+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 Май 2015, 23:15

Күзләр – күңел көзгесе

“Чыршыкай” балалар бакчасында күрү сәләте зәгыйфь сабыйларны сәламәтләндерү юнәлешендә зур эш алып барыла.Үзебезне уратып алган дөньяви мәгълүматның 80 процентын күзләр аша кабул итәбез. Күрү сәләте яхшы булган кешенең һөнәри, иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә потенциаль көче күбрәк була. Ә инде сабыйның күзләре тумыштан ук зәгыйфьрәк икән, әти-әнисе ни эшләргә тиеш? Әлбәттә, сәламәтлектәге әлеге кимчелек ачыклану белән, кичекмәстән дәвалый башлау зарур. Уңай нәтиҗәгә ирешергә теләүче әти-әни табиб киңәшләрен төгәл үтәргә тиеш, мөмкинлек булса, сабыйны, яше җиткәч, махсус балалар бакчасына урнаштыру чарасын күрү дә кирәк. Күрү сәләтендә кимчелеге булган нәниләр өчен республикабызда дистәдән артык балалар бакчасы исәпләнә. Шуларның берсе Дүртөйле шәһәрендә урнашкан. Бүген без аның мөдире, 33 ел педагогик стажы булган, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, “Русия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек Рәмзия ИБРАҺИМОВА белән әңгәмәләшәбез.

Читайте нас: