+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 Май 2015, 23:38

Язучылар якташларына бага

Караиделлеләр үзләрендә туып-үскән талант ияләрен кадерли, хөрмәтли, алар белән горурлана һәм яшь буынны да данлы якташлары үрнәгендә тәрбияли белә. Районда юбилей һәм иҗат кичәләре гөрләп үтүе дә шул хакта сөйли.

Район Мәдәният сарае каршындагы баннерда өч күре­некле язучының фотопортретлары урнаштырылган. Кемнәр алар?
Гаян Локманов 1944 елда 21 яшендә сугыштан икенче группа инвалид булып кайта, мәктәптә балалар укыта, сәламәтлеге начарлангач, китапханәдә эшли. Республикада киң билгеле прозаик булып таныла, СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Әдип 1988 елда арабыздан китте, 2006 елда район хакимияте аның исемендәге премия булдырды.
Рәис Риянов бик яшьли колхозда һәм сал агызу конторасында эшли, мәкаләләр һәм шигырьләр язуга да иртә тотына. Аның гомеренең күп өлеше журналистикага багышлана, җитмешенче елларда “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе дә була. Без Караиделдә йөргәндә, аның сәламәтлеге нык какшаганын ишетеп, кереп хәлен белештек. Ун көннән аның вафаты турында хәбәр килеп иреште. Аңа 81 яшь иде.
Мөхәммәт Закиров белән кайчан гына әле “Кызыл таң”да гөрләшеп эшләп йөри идек! Ходай биргән иҗат таланты белән генә түгел, холкы-фигыле, бар булмышы белән шагыйрь иде ул. Башкорт һәм татар телләрендә берничә шигъри җыентык чыгарды. Зур планнар белән ялкынланып иҗат итеп яшәгәндә каләмдәшебез үткән елның ноябрь ахырында, 64 яше туларга бер көн калганда бакыйлыкка күчте. Ул да, Рәис Риянов кебек үк, Гаян Локманов исемендәге премия лауреаты иде.
Читайте нас: