Конкурста район хакимияте башлыгы Рәфыйк Харисов, мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Һадиев, “Безнең Кыйгы” гәзите мөхәррире Гөлназ Галиуллина, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Аетбай Фәйзуллин, Еланлы авыл хакимияте башлыгы Зөлфия Ямалтдинова һәм Рафаэль Сафинның туганы Лилия Галиуллина катнаштылар.
Кунаклар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда авылдан чыккан күренекле шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын чагылдырган, шулай ук, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар турында бик күп материаллар тупланган. Кунаклар шагыйрьнең шәхси әйберләрен карады, мәктәп буйлап экскурсия ясады.
Конкурс авыл мәдәният йортында үтте. Аны район хакимияте башлыгы Рәфыйк Хафиз улы ачты. Бәйгедә катнашучылар “Сәнгатьле сөйләү”, “Шагыйрь турында шигырь”, “Рафаэль Сафин — драматург”, “Шагыйрь иҗаты буенча эзләнү эше” номинацияләрендә көч сынашты. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Яшь талантлар Рафаэль Сафин иҗат иткән һәм үзләре шагыйрьгә багышлап язган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды, күренекле әдипнең драма әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерде. Алар, шулай ук, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗат үзенчәлекләрен тикшерде, истәлекләр белән уртаклашты. “Кыр казлары” драмасы буенча Кыйгы районы Иске Мөхәммәт урта мәктәбе укучылары сәхнәләштергән күренеш барысының да күңеленә хуш килде. Тамашачылар авылның үзешчән артистлары башкаруында Р. Сафин сүзләренә язылган җырлар тыңлады, укучылар башкаруында татар-башкорт биюләрен карады.
Җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Алар арасында күрше районнардан килгән И. Галимова (Дуван районы Мәсәгуть авылы гимназиясе), Н. Вәкилова һәм И. Мөхәмәтҗанова да (Салават районы Лагыр урта мәктәбе) бар иде. Еланлы урта мәктәбе укучысы Илзидә Сафина иң яхшы чыгыш ясаучы дип табылды һәм Гран-прига лаек булды.
— Безнең якның табигате горур таулары, серле урманнары, чәчәкле болыннары, балыклы елга-күлләре белән гүзәл. Төбәгебез илаһи моңга төрелгән. Бәлки шуңадыр да Рафаэль Сафинның шигърияте тирән моң белән сугарылган. Ул моң, шагыйрьнең аң-акылына уелып, йөрәк төпкелендә урын алып, тирән кичерешле хис-тойгыларында, ялкынлы иҗатында чагыла. Ямьле Әй буйларын, туган ягының урманнары шаулавын, чишмәләре челтерәвен, кошлар сайравын, күк күкрәвен — барлык табигать авазларын, кешеләр күңелендәге сагыш-зарларны үзенә сеңдергән моң ул, — диде, конкурсны йомгаклап, район мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Сафиулла улы. Аны фәһемле, тирән эчтәлекле итеп үткәрүче Еланлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучыларына, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә, шулай ук, конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде. Чараны тамаша кылган һәркем тетрәндерерлек шигырь-драмалар иҗат иткән Рафаэль Сафинның киң күңелле, бай рухлы, олы йөрәкле, күпкырлы сәләткә ия талантлы әдип, хөрмәткә һәм мактауга лаек олы шәхес булуына тагын бер тапкыр инанды. Шулай итеп, авылдашлары аның үзен һәм иҗатын онытмавын, яратуын һәм хөрмәт итүен белдерде.
Гөлназ ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Кыйгы районы Еланлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.