+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 июнь 2015, 00:58

Гомере буе рухи сәламәтлек сагында

35 ел стажлы китапханәче Саҗидә Вәлитова хакында, һичшиксез, шулай дияргә мөмкин.Федоровка районында рухи-мәдәни тормыш та кайнап тора. Бу, беренче чиратта, әлеге өлкәгә районда дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелү нәтиҗәсе булса, икенчедән, тармакта Юрматы авылы китапханәсе мөдире Саҗидә Вәлитова кебек чын-чынлап үз эшен белеп һәм яратып башкаручы фидакарьләр хезмәт сала.

Әйтик, без килгәндә Саҗидә Биктимер кызы белән урындагы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Аделина Максютова “Бөек Ватан сугышы Табаевлар гаиләсе тарихында” дигән гыйльми-тикшеренү эше белән шөгыльләнәләр иде. Укучы әлеге эш белән район күләмендә үткән бәйгедә 2нче урын яулаган, хәзер аны республика дәрәҗәсендәге конкурска чыгармакчылар. Аделинага әлеге мөһим эшне башкаруда әнисе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзинә Максютова һәм тарих укытучысы Ирина Халитова зур ярдәм кулы сузсалар, китапханәче Саҗидә Вәлитова Табаевларның озын һәм үрнәкле фронт юлы турында барлык кирәкле мәгълүматларны табарга булышкан.
— Гомумән, китапханә мәктәп белән тыгыз бәйләнештә эшли. Барлык мөһим чараларны да берлектә оештырабыз, — ди бу җәһәттән Саҗидә Биктимер кызы.
Хәер, бу табигый дә. Беренчедән, мәктәп белән китапханәне бер-берсеннән берничек тә аерып карап булмаса, заманында Саҗидә Вәлитова берничә ел үзе дә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан. Аңлашыла, шушы рәвешле ул укытучы буларак та балаларны китапханәгә, нәфис әдәбиятка җәлеп итүгә зур көч салган. Ә инде аның китапханәче стажы 35 елдан артып китә. 1980 елда китапханә техникумын тәмамлаганнан башлап авылдашларының рухи сәламәтлеге сагында тора ул. Бу җәһәттән алдынгы китапханәче килгән кешегә китап бирү белән генә чикләнми, ә авылда оештырылучы һәр мәдәни чараның уртасында кайный. Күп очракта исә ул үзе дә мондый чараларның төп оештыручысы булып тора. Бу юнәлештә китапханәдә тематик кичәләр, бөек әдипләрнең һәм якташ каләм әһелләренең юбилейларына багышланган тантаналар, башка шундый чаралар әледән-әле үтә. Китапханәдә булдырылган күпсанлы стендлар, туган як тарихы, әдәби мохит үсеше турында дидактик материаллар белән баетылган журналлар, китапханәче төзегән башка тупланма әсбаплар да Саҗидә Биктимер кызының чын-чынлап эшне яратып һәм аңа барлык күңелен салып башкаруы турында сөйли. Аның фидакарь эшчәнлеге район һәм республика күләмендә дә танылу алган. Ул районда уздырылучы бәйгедә ике тапкыр “Һөнәре буенча иң яхшы” дип табылган, Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
— Бездә эшләве җиңел. Беренчедән, район җитәкчелеге рухи өлкәгә зур игътибар бирсә, икенчедән, авылда барлык социаль институтлар да нәтиҗәле үсешкән. Без — авыл хакимияте, мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, Хатын-кызлар һәм Ветераннар советлары — һәрвакыт бергә һәм бердәм эшлибез. Шуңа күрә күркәм нәтиҗәләребез дә бар. Аларның иң мөһиме — халык бездә рухи яктан елдан-ел сәламәтләнә бара, кире күренешләргә юл куелмый, — ди зур канәгатьлек белән Саҗидә Биктимер кызы.
Бу җәһәттән май ае китапханә эшчәнлегендә һәм авыл тормышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күләмле чаралар белән билгеләнсә, бүген Саҗидә Вәлитова укучыларның җәйге каникулы күңелле һәм файдалы үтсен өчен бай программа әзерли. Бер сүз белән әйткәндә, зур стажлы һәм бай тәҗрибәле китапханәче бүген дә халыкның рухи сәламәтлеге сагында тора. Әлеге мөһим эштә сабырлык, түземлек һәм яңадан-яңа уңышлар юлдаш булуын телик аңа!
Читайте нас: