Язучылар берлегендә 16 татар һәм 16 башкорт шагыйренең кеше турындагы шигырьләрен туплаган җыентык белән танышу ике республика халкының дуслык кичәсе төсен алды. Аны Башкортстанның күренекле әдибе Мәүлит Ямалетдинов курай моңы белән башлап җибәрде. Килгән кунакларны ике республиканың Язучылар берлеге рәисләре Рәфис Корбан һәм Наил Гаетбай сәламләде. Шушы урында Радик Динәхмәтовның “Күрше хакы — тәңре хакы” җырын башкарып, җитәкчеләргә башкорт балын тапшыруы да әлеге дуслык кичәсенең матур символы булды.
Кичәне алып баручы Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров игътибарны экранга юнәлтте. Аннан “Кеше” китабының мөхәррире, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның видеосәламе һәм әлеге китап турындагы уй-фикерләре яңгырады.
Илдар Гомәров китапка кергән “Уйлан, бала!” шигырен укыды:
Уйлан, ана, уйлан, ата,
уйлан, бала, —
Туган телең — очкыр
уктай, татлы балдай,
Язмышкае киләчәктә кем
кулына
Торып кала – бүген каты
уйга сала...
Уйлан, бала!...
Китап туенда якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташны күрү, аны тыңлау үзе бер мәртәбә булды. Бу басмада үзенең шигыре кермәүгә шагыйранә чәмләнү, шаян шелтә белдерсә дә, китапның идеясен, концепциясен нигезле хуплады ул.
Китаптагы шигырьләрнең сәнгатькәр зәвыгы белән сайлануы да игътибардан читтә калмады. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, хәзер күп җырчылар шигырь укымый, эстрадада яңгыраган җырларда шигырь табуы авыр. Шигъриятне нечкә аңлаучы Радик Динәхмәтовның бихисап китаплар укып, тирән эчтәлекле шигырьләр сайлап алуы сөенечле. Классик шагыйрьләр, халык шагыйрьләре һәм исеме киң таралырга өлгермәгән каләм ияләре... Күңелгә тирән үтеп керердәйләрен, тетрәндерә торганнарын, тирән мәгънәлеләрен, авторларның исеменә дә игътибар итмичә, сайлап алган төзүче. Китап шуның белән уникаль да!
Халык шагыйре Марат Кәримов “Кеше” китабын татар һәм башкорт милләтләре арасында дуслык күперен салучы китап дип атады. Г. Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев китапның өстән бирелгән күрсәтмәләр буенча язылмавына игътибар итте. Автор үзенә ни ошаган, шагыйрьләрнең исем-дәрәҗәләренә дә карамый, шуны сайлап алуы белән кыю адым ясаган, диде ул.
“Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов сүз ала һәм чыгышын түбәндәге юллар белән дәвам итә:
Без туфрактан
яралганбыз,
Үләннәр, гөлләр кебек.
Гомерләр үрмәгөл кебек,
Димәк, яшәү мәңгелек.
“Бәй, бу бит минем мөнәҗәтләр дискындагы Мөхәммәт Мирза дигән шагыйрьнең сүзләренә язылган җыр!” — дигән гаҗәпләнү ярып үтә Радик Динәхмәтов күңелен.
Без кояштан яралганбыз,
Илаһының нурыннан.
Нур очында — мәңгелек сер,
Без — мәңгелек юлында, — дип дәвам итә шагыйрь. Кемдер: “Булдырдың, Мөхәммәт Мирза!” — дигәнгә Радик сискәнеп китә.
Менә, ичмасам, җырчының автор белән очрашуы бу!
Якташыбыз, күренекле шагыйрь Галимҗан Гыйльманов авылдашы Радик Динәхмәтовның уңышына чиксез куануын, әсәнлеләрдә Бабич рухы һәрвакыт көчле булуына, сәнгатькәрләрне шигъри гамь биләвенә шатлык һәм горурлык хисләрен белдерде.
— Җырчылар нечкә тоемлы була, алар шигъриятне яхшырак тоя, аның эчке моңын ишетә белә, — диде язучы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин. — Авторның китапханәләрдәге меңләгән шигырь арасыннан Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигырен үз җыентыгына кертүе үк аның нечкә әдәби зәвыгы турында сөйли. Кеше булып тууның, яшәүнең тулы бер программасы сыйган шигырь бит бу.
Г. Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров та Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабына һәм, гомумән, аның идеясенә зур хуплау белдерде. “Язучылар һәм галимнәр өчен уникаль үрнәк, уңышлы эксперимент, халыкны китап укырга тарту чарасы”, — дип атады ул аны.
“Кеше” китабының исем туенда танылган татар һәм башкорт шагыйрәләре Эльмира Шәрифуллина, Флера Тарханова, Фирдәвес Бәширова да үзләренең хуплау сүзләрен әйтте, мондый матур башлангычка хәер-фатыйха бирде.
Кичә ахырында җырчы-музыкант Радик Динәхмәтов үзен олы сәнгать юлына алып чыккан, халыкка таныткан “Әл дә син бар әле дөньяда” җырын яңгыратты. Сәхнә остасы үз чыгышын Роберт Миңнуллинның “Яхшылык” шигыре белән тәмамлады.
Барыбыз да яхшылыкка
мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел
түгел,
Ә эшләргә кирәк.
Барыбыз өчен дә яхшы гамәл булды сәнгатькәр Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабын төзүе, нәшер итүе, ике милләтнең йөзек кашы булырдай язучыларын чакырып китапның исем туен уздыруы. “Мәшһүр Казан шәһәрендә, Язучылар берлегенә Китап бәйрәменә килгән шундый олы шәхесләрне күреп, берчә каушап калдым. “Минме бу? Радик нишләвең бу?” дигән сораулар калебемне үтәли телеп үтте”, — дип үз тәэссоратлары белән бүлеште җырчы.
Чыннан да, Радик Динәхмәтовның Казанда китап туе үткәрүе – кыю адым. Шигърият белән җенләнгән җырчының еллар буена китапханәләрдә казынып, үз күңеленә якын булган шигырьләрне эзләп табуы — ком-таш арасыннан алтын бөртекләрен җыю белән тиң. Бүгенге көндә һәр иҗатчы үз шигырьләрен нәшер итәргә, үз җырларын, рәсемнәрен, эшләнмәләрен халыкка чыгарырга омтылганда, Радикның татар-башкорт шигъриятен үзенчә бәяләп, үз йөрәгенә үтеп кергән шигырьләрне сөзеп алуы — башкалар иҗатын пропагандалавы — гаҗәеп үрнәк, матур гамәл, кыю башлангыч дип бәяләнергә хаклы. Китап төзүче шигъриятнең каймагын җыеп укучыга авыз иттерергә ниятли. Укучыны
берьюлы күп авторларның иҗат ядкәрләре белән таныштыра. Нечкә күңелле, югары зәвыклы сәнгатькәр моның белән тынып калмас, шигърият диңгезеннән әле бик күп энҗе-мәрҗәннәр чүпләр һәм аны үзенең матур тавышы белән халкыбыз күңеленә юллар, дип ышанабыз.