+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 сентябрь 2015, 22:18

“Келәмнәр патшабикәсе”

Малтабар Әминә Гыйззәтова хакында якташлары шулай ди.Әминә ханымны шәһәрдә үткән төрле чараларда бик еш күрергә була. Әле аңа актив иганәче булуына рәхмәт белдереп, Мактау грамотасы тапшыралар, әле ул үзе сәхнәгә күтәрелеп, чараларда катнашучыларны бүләкли. Хатын-кызлар съездында катнаша, Бөтенрусия аналар форумында республикадан делегат була, эшкуарлар җыелышында мөһим мәсьәләләр күтәрә, якташларына шатлык бүләк итеп, туган авылында Сабантуй үткәрә...

Менә шундый тынгысыз җан ул Әминә Гыйззәтова. Хәер, тынгысыз булмаса, шундый уңышларга ирешә алыр идемени? Аның офисының диварлары төрле дәрәҗә Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән тулган. Шәһәрдә эшкуарлар бик күп. Әмма һәркайсы чараларны үткәрүдә булышырга ашкынып тормый. Шуңа да мин Әминә Закирҗан кызына бу турыда сорау юлладым.
— Кеше белән бүлешмәгәч, тапка­ныңны үзең генә кулла­нуның ни кызыгы бар? Дин кануннары буенча да тапкан малның бер өлешен бүлешер­гә кирәк, — ди ул. Халык арасында исеме яңгы­рап торса да, үзе бик гади, кешелекле, кечелекле, ихлас булып кала Әминә ханым.
— Һәркем үзеннән җавап­лылыкны төшереп, хәзер дөньясы шундый, дип теләсә нәрсә кылса, кая барып төртелербез? Дөньяның нинди булуы бездән тора, нинди хәлдә дә кеше булып калырга кирәк, — ди ул.
Әминә ханым эшкуарлыкка ил өчен гаять авыр, катлаулы булган 90нчы елларда килә. Бөре кооператив училищесын тәмамлап, сәүдә өлкәсендә, гомум туклану тармагында вазыйфалы урыннарда эшләп шактый гына тәҗрибә туплый. Әмма үз эшеңне алып бару бөтенләй башка төрле авырлыклар белән йөзгә-йөз очраштыра. Базар әле “кыргый”, халык арасында акча өчен на­мусын да сатарга әзер бәндәләр шактый, кыскасы, авырлыклар да, киртәләр дә җитәрлек була.
— Гомергә вак-төяк белән эш итәргә яратмадым, шуңа келәмнәрдән башлаганмындыр инде, — дип көлә Әминә ханым. Әйе, барысы да шул ике келәм­нән башлана да инде. Булган акчаларын туплап, Мәскәүдән сатуга дип ике келәм алып кайта ул. Әле тәҗрибәсе дә булмаган килеш ерак юлга чыгып китүе, бу олы йөкне нинди маҗаралар белән алып кайтып җиткерүен әле булса искә ала Әминә ханым.
Еллар үтә, ике атна саен Мәскәү юлын таптаган эшкуар үз кибете, халыкны җылыда, уңайлы шартларда хезмәт­ләндерү турында хыяллана. Ленин урамында беренче катында кибетләр урнашачак күпфатирлы йорт төзеләчәген ишеткәч, анда өлешләтә катнаша. Шулай итеп, аның теләге тормышка аша — “Келәмнәр дөньясы” дигән үз кибете барлыкка килә. Хәзер инде товарны алып кайту, сатудан тыш, бинаны тәр­типтә тоту хәстәре дә өстәлә. Шәһәрдә бер булган мондый зур кибет ачкач, аның исеменә җисеме туры килсен өчен тырыша Әминә ханым. Русиядә һәм чит илдә җитештерелгән затлы келәмнәр, идән япмалары кайтарта, эшкуарлык даирәсен киңәйтеп, товар җитештерүче җиңел сәнәгать предприя­тиеләре белән хезмәттәш­лек итә башлый. Эшләр бер карасаң җиңелләшә кебек, икенче карасаң, арта гына. Һәрхәлдә, акчаның бер генә тиене дә хәләл тиреңне түкмичә килеп керми. Бары тик тырышлык белән генә икенче, өченче кибетләрен салуга ирешә эшкуар. Тынгысыз, тырыш, максатчан булуы аңа сату белән беррәттән төзелеш эшләрен дә алып барырга ярдәм итә. Кирәк чакта прораб та, архитектор да, проектлаучы да, сатучы да, директор да булырга туры килә аңа. Ир- ат­лар­ның да күбесе күтәрә алмаслык авырлыкларны җиңеп чыга ул. Аның каравы, шәһәр­дә генә түгел, республи­каның төньяк-көнбатыш төбә­гендә иң зур келәм кибете ача. Хуҗа­бикә­нең югары зәвыгы кибет­нең бизә­лешендә, эшендә чагыла. Шуңа да бире­гә күрше шәһәр-районнардан гына түгел, Уфадан, Татарстаннан, күрше Пермь краеннан, Удмурт республикасыннан да сатып алучылар агыла. Әми­нә ханымны халык телендә “Келәмнәр пат­шабикәсе” дип атый башлыйлар, бу исем­не ул көлеп һәм яратып кабул итә.
Улы Булат та үсеп җитә. Тормыш кора һәм әнисе кебек баш-аягы белән эшкә чума. Алма агачыннан ерак төшми диләр, шәһәрдә һәм Краснокама районнарында үткән чараларның иганәче­ләрен атаганда, еш кына яшь эшкуар Булат Гыйззәтовның да исеме еш яңгырый. Димәк, тапканын үз учларында гына кысып тотучы саран итеп түгел, ә киң күңелле, башкалар белән дә уртаклашырга сәләтле, изге башлангычларда ярдәм кулы сузардай игелекле кеше итеп тәрбияли алган улын Әминә ханым. Ана өчен моннан да зуррак шатлык бармы?! Килене, оныгы Әмир, өчен җан атып тора ул. “Тор­мышымның бар яме алар”, — ди.
Булатның шундый булуы­ның сере һаман да шул Әминә апаның үзендә, минемчә. Чөн­ки ул үз эшчәнлеген һәр-вакыт социаль юнәлештә алып барды. Сәүдә нокталарында истәлекле вакыйгалар уңаеннан төрле акцияләр үткәрә, дисконт карталары булдырган, пенсионерларга һәм мөмкин­лекләре чиклән­гән кешеләргә ташламалар бирә. Шәһәр­дә һәм районда үткән чара­лар­ның иганәчесе дә ул, мәчеткә ярдәм кулы сузарга да, авылларында балалар Сабантуе үткәрергә дә җаен таба. Нефтекама шәһәре хакимияте тарафыннан бирелгән дистә­дән артык Рәхмәт хаты, Мактау кәгазь­ләре моңа дәлил. Шунда ук — Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт коми­тетының, Башкортстан хатын-кызлары берлег­енең Почет грамоталары, Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “Үзгәрүчән дөньяда социаль интеграция” халыкара форумында тапшырылган диплом. Болар барысы да Әминә Закирҗан кызының тормышы никадәр бай, күпкырлы булуы турында сөйли.
Менә шундый ул Нефтекама шәһә­ренең актив эшкуары, иганәче Әминә Гыйззәтова.
Читайте нас: