Сәйфи Кудаш китабының аерым өлешләре бер төркем башкорт язучыларының, шул исәптән минем, Казанга сәяхәте алдыннан искә төште. Мөгаен, делегация җитәкчесе, күренекле драматург, Башкортстан Язучылар берлегенең идарә рәисе Наил Гаетбай белән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов та, прозаик, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Камал да ике тугандаш халык әдипләренең рухи-иҗади бәйләнешләрен исләренә төшереп, шундый ук тойгылар кичергәннәрдер.
Чынлап та, бер-берсе белән аралашканда да, милли әдәбият үрнәкләре белән танышканда да тәрҗемәчегә мохтаҗлык кичермәгән башкорт һәм татар халыкларының гади вәкилләре булсынмы, зыялылары булсынмы, яки сәнгать әһелләре белән язучылары булсынмы — борын-борыннан кадер-хөрмәт күрсәтешеп, җыр-моң, лөгать алмашып яшәүне гадәт иткән. Шулай булмавы мөмкин дә түгел, чөнки ике кардәш халыкны тарихи, сәяси-социаль шартлар берлеге, рухи-мәдәни казанышлар уртаклыгы аерылгысыз итә. Аларга дини бердәмлекне дә өстәсәң, бу кардәшлекнең тамырлары тагы да тирәнәя.
Тарих төпкеленә үтә тирәнгә китми генә сүзне Мифтахетдин Акмулладан башлыйк. Башкорт илен айкап, казах даласын байкап, хәтта төрекмән чүллекләренә барып чыгып, төрки халыкларының хәл-әхвәлен шигырь юлларына салган күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган мәрсиясендә аңа дан җырлый, мәгърифәтченең көнчел дошманнарын фашлый. Кыскасы, рух дәрәҗәсендә (бу билгеләмә мәрхүм Наҗар Нәҗминеке) аның шәхесенә һәм тәгълиматына теләктәшлек белдерә, тар маңгайлы, консерватив карашлы оппонентларга Мәрҗанинең хаклыгын исбатлый, шәхеснең бөеклеген дәлилли.
Мөгаен, күренекле Тукай да Октябрь революциясеннән алда ук Уфага, Мәҗит Гафури янына килгәндә, рухи таяныч эзләгәндер, урындагы башкорт, татар зыялылары белән очрашып, уртак мәсьәләләр турында сөйләшеп, яралы күңелен дәвалагандыр. Алардан соң Галимҗан Ибраһимовлар, Даут Юлтыйлар белән Әмирхан Еникиләр буыны, Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбайлар белән Хәсән Туфаннар буыны, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабайлар белән очрашып Илдар Юзеевлар, Равил Бикбайлар белән тыгыз аралашкан Рәдиф Гаташлар буыны килә. Уйлавымча, аларны да бер-берсе белән аралашырга затлары белән түгел, ә иҗатлары белән кызыксыну мәҗбүр иткәндер. Мәгълүм ки, туганнар һәм дуслар белән очрашу иҗади процесска уңай йогынты ясый, уй-фикерләрне тирәнәйтә, офыкларны киңәйтә. Мостай Кәрим үзенең: “...Җыр, акыл һәм дуслык бүлешкәннән арта гына”, — дигән канатлы сүзләрен нәкъ шундый рухи-мәдәни бәйләнешләрне күз уңында тотып язгандыр да.
Моннан чирек гасыр элек Наҗар ага Нәҗминең ике республика шагыйрьләренең иҗатларына байкау ясап матбугатта чыгыш ясаганын бүген инде олы буын эшелонын тәшкил иткән әдипләр яхшы хәтерлидер. Мондый конкрет эшчәнлекнең тугандаш халыклар әдәбиятын якынайтудагы, бер-берсен тулыландырудагы, сәламәт чәм һәм иҗади дәрт уятудагы роле бәяләп бетергесез.
Безнең сәфәрнең максатына килгәндә исә, ул мәшһүр татар драматургы Туфан Миңнуллинның 80 еллык юбилеена багышланган тантаналарда катнашудан гыйбарәт иде. Шулай да безгә барган көннең кичендә үк Татарстан Язучылар берлегендә билгеле җырчы Радик Динәхмәтов төзегән “Кеше...” дигән үзенчәлекле китапның исем туена карата оештырылган бәйрәмдә катнашу бәхете тиде. Анда ике тугандаш халыкларның әдәбиятлары, аларның киләчәге турында сүз барды, татар һәм башкорт шагыйрьләренең әсәрләре тупланган әлеге җыентыкка карата фикерләр, файдалы киңәшләр әйтелде. Эшлекле һәм ихлас шартларда узган бу чарада Башкортстан вәкилләре белән күрешергә килеп җиткән, бәяле сүзләрен әйткән якташ шагыйрьләребездән Фирдәвес Бәшировның, Рәдиф Гаташның, Роберт Миңнуллинның катнашуы бәйрәмгә мәртәбә, җылылык өстәде.
Иртәгәсе көн Муса Җәлил белән аның көрәштәшләре җәзалап үтерелү датасына багышланган моңсу тантанадан башланып китте. Театрлаштырылган тамаша барышында без каһарман шагыйрьнең кичерешләрен йөрәк аша үткәрдек. Янә миллионлаган корбаннар белән түләнгән мондый афәтнең илебездә кабатланмавын бергәләп теләдек. Уртаклашканнан кайгы-хәсрәт кими, диләр. Әгәр шулай булса, без канәгать. Мөгаен, митингка җыелган Казан халкы да шундый ук тойгы кичергәндер.
Төп тантаналарның сәбәпчесе булган мәрхүм Туфан Миңнуллинга килгәндә, ул, делегация җитәкчесе Наил Гаетбай сүзләре белән әйткәндә, күптән башкорт драматургы булып танылган олы шәхесләрнең берсе. Югарыда әйткәнебезчә, заты буенча түгел, ә мәртәбәле иҗаты буенча. Моның сәбәбе Туфан Миңнуллин пьесаларының Башкортстан театрлары сәхнәләрендә даими куелуында, тамашачыларның ихлас сөюен яулауда.
Олы шәхескә хөрмәтнең дә олысын күрсәтте татар дуслар. Без моны нәкъ шул көндә 80 яше туларга тиеш булган драматургның каберенә чәчәкләр салу, аның рухы алдында баш ию мәрәсимендә ачык тойдык. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китәргә кирәк. Казан зиратларының берсе милләт өчен янып яшәгән, даннары илгә таралган олуг шәхесләр җирләнгән үзенчәлекле пантеонга әверелдерелгән.
Туфан Миңнуллинны искә алу һәм аның исемен мәңгеләштерү тантаналары драматург туып-үскән Кама тамагы районының үзәгендә аңа бюст ачу митингы белән тәмамланды. Монда да без мәшһүр драматургка карата халыкның ихлас сөюен тоеп сокландык, кардәш каләмдәшләр белән бергә горурландык. Бу тойгы Туфан Миңнуллинга багышлап төзелгән махсус музейны караганда тагын да көчәя төште, күрше республика зыялыларына, аларны һәр яклап олыларга тырышкан төрле дәрәҗә җитәкчеләргә хөрмәтебез артты.
Кайтасы көннең тәүге яртысын без Казанның горурлыгы булган Кремльне тамаша кылуга багышладык, андагы төзеклеккә, тазалыкка сокландык. Сөембикә манарасына баш терәп, бакыйлыкка күчкән ханнар мазарын зиярәт кылып, моңсу уйларга бирелдек, исемнәре тарих битләреннән урын алган шанлы падишаһлар рухына аятьләр багышладык.
Татарстанга кылган сәфәребез барышында бик күп ихлас сүзләр, изге теләкләр әйтелде. Ул хәбәрләрнең барысы ла дигәндәй, бер төшенчә тирәли уралды. Ул – дуслык. Шуңа күрә, Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышланган бу зур чараны оештыруга зур көч салган Татарстан җитәкчелегенә, Язучылар берлегенең идарә рәисе Рәфис Корбановка, шулай ук, безгә һәрьяклап кадер-хөрмәт күрсәткән Роберт Миңнуллинга, Рәдиф Гаташка, яңа дусларыбыз Данил Салиховка, Гафур Каюмовка, Ркаил Зәйдуллага, Рифат Җамалга олы рәхмәтебезне белдереп, сүзне үземнең бер шигырем белән тәмамларга булдым:
Дуслар кадерен белик:
Гомерләр үткән саен,
Ир язмышын уртаклашыр
Дуслар табуы кыен.
Дуслык кадерен белик:
Дәверләр үткән саен,
Җир язмышын уртаклашыр
Дуслар табуы кыен. Мәүлит Ямалетдин.