+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 сентябрь 2015, 12:06

Ерактагы туганнар шулкадәр якын икән!

Кемерово өлкәсеннән газиз кешеләрем, милләттәшләрем өчен сөенеп, кайнар сәлам һәм зур рәхмәтләр алып кайттым.

Әхмәт Ерикәй “Юллар” шигырен язганнан соң бик күп кеше: “Бизмәгәндә яшәү бәхетеннән, юл йөрүдән мәңге бизмәм мин”, дип кабатлагандыр. Яңа җирләр, яңа илләр күрергә ерак юлларга чыгып киткәндә дә, сагынып, җирсеп, туган ягына әйләнеп кайтканда да кабатлаганнардыр бу юлларны.
Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар...
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.
Хәтта, юл газабы — гүр газабы, башкача ерак юлга чыкмам, дип кайтканда да аның газапларын онытып, яңадан юлларга чыгып китәсе, яңа кешеләр, яңа урыннар белән танышасы килү теләге күңелләрен биләп алгандыр да, әлеге сихри юлларны кабатлаганнардыр.
...Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем.
Мин дә кабатлыйм.
Юлыбыз ерак Себердәге Кемерово шәһәренә илтә. Максатым — әнә шул ерак шәһәрдә яшәүче абыйларымның хәлен белеп кайту, улыма абыйларым яшәгән якларны, андагы кешеләрне, тормышны һәм туганнарымның балаларын, оныкларын күрсәтү.
Поезд алга чаба. Аның тәгәр­мәчләренең тигез текелдәве күңелләрне җилкетә. Алар да “Юллар, юллар, алга таба дәшә”, дип кабатлый.
Кемерово шәһәре — Кемерово өлкәсенең административ үзәге. Хәзерге вакытта Русия шәһәрләре арасында халык саны буенча — утыз беренче, мәйданы буенча илленче урында тора. Себернең көньяк-көнбатышында, Том һәм Искитим елгалары арасында, Кузбасс күмер бассейнының төньяк өлешенә урнашкан.
ХХ гасыр башыннан шәһәрдә күмер сәнәгате предприятиеләре эшли, шулай ук химия, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре бар.
Кемерово атамасы төрекчә “кемер” — каеш, билбау, тау итәге, яр буе, тау дигәнне аңлата. Кемер төрекчә күмер дигән сүз.
Без башта Әлмәттән Уфага кадәр машинада бардык. Яхшы матросның порт саен берәр танышы булыр, дигән әйтем бар. Мин үземне әнә шул бәхетле, яхшы матрос кебек хис иттем. Уфада безне ике улы белән шагыйрә Ләйсән Кәшфи каршы алды. Патшаларны каршылагандай каршылап, патшабикәне сыйлагандай сыйлап, уллары белән поездга кадәр илтеп, озатып калдылар.
Уфадан поездда “Топки” дигән станциягә кадәр 36 сәгать барасы. Топкида безне янә каршы алдылар. Топкидан Кемеровога кадәр машинада тагын ярты сәгатьлек юл әле. Хикәя генә тиз сөйләнә ул. Өйдән чыгып киткәнгә ике тәүлек дигәндә Кемерово шәһәренә барып җиттек.
Урыннарыбыз барганда да кайтканда да вагонның ян ягындагы өске киш­тәләрдә булса да, юлдашларыбыз бик күңелле, яхшы кешеләр булгач, юл авырлыгы алай бик сизелмәде. Барганда Александр исемле бер абзый 36 сәгать буе диярлек мәзәкләр, үзе белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп барды.
Тавышы көр Александрның, торбадан чыккан кебек. Теле дә арымый, үзе дә, рәхмәт яугыры. Колаклар тонса да, аның сөйләгән мәзәкләреннән көлә-көлә авызлар арып бетте.
Кемерово шәһәренә минем инде алтынчы тапкыр баруым. Баштагы дүрт тапкыры әткәйгә, абыйларга ияреп, бәләкәй чакта булса, соңгысы — 2008 елда булган иде. Ул вакытта озаграк тордым, шәһәрне бик ныклап, җентекләп карап йөрдем. Яңа гына төзелеп бетеп эшли башлаган “Мөнирә” мәчетендә дә булдым. Бу юлы, вакыт аз булу сәбәпле, нибары дүрт кенә көн булдык, мәчеткә кереп тормадым, яныннан гына үтеп киттем. Ләкин мәчет һәм анда эшләүче якташларым турында күңелемдә бүген дә бик җылы хисләр саклана. Мәчетнең имам-хатыйбы — Рубин хәзрәт Мөниров, мөәзине — мәчетнең беренче көннәреннән үк эшләүче Әбделхәмит Гардиев. Әбделхәмит хәзрәт — Татарстан егете, узган баруымда мин аның белән бик озак сөйләшеп утырган идем, китапларымны алып барган идем, бүләк итеп калдырдым. Ул аңа ихластан бик шатланган иде. Хәзрәт миңа намазлык бүләк итте.
“Мөнирә” мәчете 2008 елның 21 октябрендә ачылган. Баш архитекторы — Александр Кривомазов. Биеклеге 30 метр, 48 метрлы ике манаралы. Мәчетнең гомум мәйданы — 11 мең квадрат метр, 400 кешегә исәпләнгән. Мәчетнең никах уку залы, конференцияләр залы, хатын-кызлар өчен балконы, китапханәсе, хәләл ризыклар сатылучы кибете бар. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә теләге булганнар өчен гарәп теле дәресләре алып барыла. Укырга йөриләр. Төркемнәрдә йөзәр кешедән дә ким булмый икән.
“Мөнирә” мәчетеннән тыш, Кузбасста тагын 6 мәчет бар. Җомга намазларында, Гает бәйрәмнәрендә мәчет тулып тора икән.
“Мөнирә” мәчете Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевның әнисе Мөнирә ханым хөрмәтенә аталган. Мөселман гореф-гадәтләрен саклаучы Мөнирә ханым 2001 елда вафат булган.
Кемерово шәһәрендә минем өч абыем яши иде. 1939 елда туган абыем күптән түгел вафат булды. Шөкер, икесе исән-имин. Балаларын үстереп, инде оныклар карашалар.
Заманында әткәйнең апасы ире белән шул якларга бәхет эзләп киткәннәр дә, абыйларымны да кайткан саен, җиде сыйныфны тәмамлаган берсен үзләре белән алып китә торганнар. Олы абый белән өченче абый гаиләләрен шунда кордылар. Кемерово өлкәсендә дә татар кызлары таба алган иде алар. Икенче абый исә Татарстанда өйләнеп, гаилә коргач кына шул якларга китте. Еракта яшәсәләр дә, телне онытмыйлар. Балаларына килгәндә, бездәге кебек. Кай­берләренең исемнәре генә татарча. Кайберләре, өйләрендә татарча сөйләш­кәннәренеке татарча аңлый, сөйләшә генә белми яки вата-җимерә булса да сөйләшә.
Кемеровода урамнар чиста, тигез, чокыр-чакырлары юк, бөтен урамнары да яшеллеккә күмелгән. Кайсы гына урамга килеп чыксаң да ике яклап юкә агачлары үсеп утыра. Яз көннәрендә урамнар бал исенә һәм чәчәккә күмелә. Юллары бик яхшы, машина җырлап кына бара.
Күңелемә иң хуш килгән нәрсәләрдән — урындагы халыкның саф татарча сөйләшүе. Безнең абыйлар, шулай ук Татарстаннан, Башкортстаннан килгән башка кешеләрнең туган якларын, туган җир­ләрен сагынуы, телне саклавы аңлашыла. Ә менә Кемерово өлкәсендә туып-үскәннәре дә саф татарча сөйләшәләр бит. Әйтик, җиңгиләр Кемерово шәһәре янындагы авыллардан. Җиңгиләр дә, аларның туганнары да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Татар язучыларын, җырчыларын беләләр.
ТНВ каналыннан иртән “Манзара”дан башлап, ял көннәрендә генә була торган “Сиңа миннән сәлам” тапшыруына кадәр карап баралар. Бигрәк тә музыкаль тапшыруларны яратып карыйлар, артистларыбызны яхшы белүләре шуннан икән.
Барган бер җирдә (анда да татар халкының яхшы гадәте сакланган) килгән кунакны өйдән-өйгә ашка, кунакка йөртәләр. Вакыт арасы кыска булгач, авыргарак туры килде, көненә икешәр, өчәр гаиләгә кунакка бардык. Муллалар түзгәнне, без дә андый гына авырлыкларга түздек.
— Кайткач, ТНВ да эшләүчеләргә рәхмәт җиткер әле, — диделәр. Җиткерәм, кабул итеп алыгыз!
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын...

Илүсә НӘБИУЛЛИНА
Әлмәт шәһәре.
Читайте нас: