+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 сентябрь 2015, 21:50

“Төньяк капка”лар ачылды

Яңавыл районында узган очрашулар истәлекле дә, фәһемле дә булды.Биредә ул үзенең кырыгынчы тукталышын ясады һәм данлыклы Тәтешле районыннан эстафетаны кабул итеп алды. Яңавыл — талантларга бай төбәк. Биредә билгеле шагыйрьләр һәм язучылар Гайнан Әмири, агалы-энеле Нил һәм Илдар Юзеевлар, шагыйрь Әдип Маликов, Мари Республикасының беренче телче галиме, профессор Валериан Васильев, удмурт галиме, шагыйрь Риф Насыйбуллин, Рәдиф Тимершин, Кәүсәрия Шафикова, Фәрит Суфияров һәм башкалар туып-үскән.

Яңавылда бүген дә каләм тибрәтүчеләр байтак. Алар Фәрит Суфияров җитәкләгән “Замандаш” әдәби берләшмәсендә бик актив эшләп килә. Әдәби марафонда башкаладан килгән делегация —Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, республиканың Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Фәния Габидуллина, Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты, прозаик Рәшит Низамов, Милли әдәбият музееның өлкән гыйльми хезмәткәре Регина Фазылова — нәкъ шул иҗат кешеләре белән очрашты да инде.
Яңавыл районы чигендә кунакларны җыр-моң белән каршы алдылар, халкы­бызның милли ризыклары, кымыздан авыз иттерделәр. Үзәк китапханәдә әдипләр әдәбият сөючеләр белән очрашты. Биредә алар зур кызыксыну белән “Яңавыл районының әдәби картасы”н карады, китапханәдә заманча итеп, зәвык белән җиһазландырылган әдәби үзәкне тантаналы ачуда катнашты. Һәркем, сокланып һәм шатланып, Яңавылдан чыккан шагыйрь һәм язучыларның иҗатына багышланган бай күргәзмәне карады. Бәйрәмгә, шулай ук, “Замандаш” әгъзалары, район авыл­ларының китапханә, мәдәният хезмәт­кәрләре, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр җыелган иде.
Әдәбият елына багышланган “Ша­гыйрь­ләр һәм халкымның моңы” дип аталган “түгәрәк өстәл” артында фикер алышу барысы өчен дә файдалы, фәһемле булды. Аны китапханә хезмәткәре Диләрия Хәйдәршина, Фәрит Суфияров бик оста, җанлы итеп алып бардылар. Биредә каләм тибрәтүчеләр Гөлчәчәк Тимершина, Инсур Шәңгәрәев, Рәфыйк Мәрданов, Вәкил Билалов, Нәҗибә Мөхәммәтшина, Гомәр Фазлетдиновның кулъязмалары тикшерелде, аларга файдалы киңәшләр бирелде. “Әдәби нәкыш” марафоны үз алдына район һәм шәһәрләрдә яшь иҗатчыларны табу, аларга ярдәм күрсәтүне бурыч итеп куя. Очрашуда катнашкан шагыйрьләр, язучылар шактый тәҗрибәле булсалар да, мондый саллы фикерләргә мохтаҗ булуларын әйтте.
— Бик файдалы һәм бик кирәкле чара. Мин шигырьләр, хикәяләр, документаль әсәрләр язам. Шактый гына китаплар да чыгардым. Махсус белемем юк, филолог та түгелмен. Шуңа да танылган әдип­ләрнең, шагыйрьләрнең киңәше, бәясе безгә бик кирәк. Без бит көндәлек тормышта урманчылар, хәрбиләр, сатучылар, электриклар, пешекчеләр. Ә күңелебез шигъ­рияткә гашыйк, шуңа да буш вакытларда җиң сызганып иҗат итәбез. Кемдер ярдәм кулы сузса, кулъязмаларны карап чыкса, киңәшләрен бирсә, бу файдага гына. Мондый чаралар Әдәбият елы тәмамлану белән бетмәсен, дәвам итсен иде, — диде Вәкил Билалов. Бу фикерне башкалар да хуплады.
Кичәнең икенче өлеше Яшьләр сараенда дәвам итте. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Тантаналы шартларда Тәтешле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәлиф Рәхимов Әдәбият елы һәм әлеге марафонның символы булган Китапны Яңавыл районы хакимияте башлыгы урынбасары Гәүһәр Миндияровага тапшырды. Нефтекама шәһәренә күчкәнче, Китап Яңавылда булачак, районның ки­тапханәләре һәм мәктәп­ләренә юл алачак.
Ике районның артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт искиткеч ямьле килеп чыкты, әдипләр сәхнәдән үзләренең әсәрләрен укып ишеттерде, залда утыручыларга иҗат уңышлары теләде.
Читайте нас: