+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 октябрь 2015, 21:20

Мәхәббәтне маяк итеп яшәргә чакырды

Күренекле драматургның әсәрләре кайсы заманда да актуальлеген югалтмый.Туфан Миңнуллин – пьесалары илнең сәхнәләреннән төшмәгән, тамашачы тарафыннан көтеп алынган драматургларның берсе. Аның әсәрләре иркәләп үткән дулкын кебек мәхәббәтле, нурлы, ялкынлы. Быел октябрьдә ике тугандаш республикага – Татарстан һәм Башкортстанга шушы илаһи дулкын канатларында тирбәлү бәхете тиде. Ике төбәк әдәбияты һәм театр сәнгате елъязмасына бу көннәр мәшһүр драматургның тууына 80 ел тулуны киң билгеләгән вакыйга булып уелып калачак. Ә моңа кадәр 5-11 октябрьдә Казанда Г. Камал һәм К. Тинчурин исемендәге театрларда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган декада үтте. Башкорт дәүләт академия драма театры анда “Мин – хатын-кыз” (режиссеры – Илсур Казакбаев) спектакле белән чыгыш ясады. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе уздырылды.

Читайте нас: