+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 ноябрь 2015, 21:56

Олысы да, кечесе дә монда җыр-моң ярата...

Аскын районында Әдәбият елына багышланган чаралар әледән-әле үтеп тора. Күптән түгел Карткисәк авылында бай эчтәлекле матур кичә узды. Аны китапханәче Динара Нурмөхәммәтова, тәҗрибәле укытучы Фәнирә Нәбиуллина һәм мәдәният йорты методисты Кадрия Адыева оештырды.

Чараны Карткисәк авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Миңнемө­хәммәтов ачты.

— Районыбызга язучылар килеп, матур чаралар оештырылуы урындагы каләм тибрәтүчеләргә дәрт-дәрман, иҗат очкыны өстәде. Төягебез, төбәгебез турында шундый матур җырлар, шигырьләр иҗат итәбез икән, алар яңгырарга, халыкка җиткерелергә тиеш, — дип билгеләде чараны алып баручы, үзе дә шигырь остасы булган укытучы Фәнирә Нәбиуллина.

Авылдашлары белән очрашуга башкалабыздан Фәүкыйнур апа Шәрипова кайткан иде. Ул Карткисәк авылында туган. Хезмәт юлын Ленинградта “Торф” предприятиесендә башлый, авылда клуб мөдире булып эшли. 1955 елда Радмир Гафур улына кияүгә чыгып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Радмир Шәрипов хәрби кеше булганлыктан, гаилә төрле тарафларга күченеп йөрергә мәҗбүр була. Хәтта берничә ел Германиядә дә яшиләр. Кайда гына яшәсә дә, Фәүкыйнур апа туган авылын онытмый. Аңа тормышта бик күп кайгы кичерергә туры килә. Яшьли тормыш иптәше гүр иясе була. Нәкъ шул чакта түзеп булмаслык сагышлардан кулына каләм ала. Шулай аның күңеле тынычлык таба, сәләте ачыла. Кызганычка каршы, көчле рухлы апаны тормыш тагын сыный: ике улын югалта. Фәүкыйнур Әлтәф кызына кайгыларын басарга, туган илен сөюе, туган-тумачалары белән тыгыз аралашуы, һәм, әлбәттә, иҗаты ярдәм итә. Аның “Яралы йөрәк”, “Узган гомер” һәм “Шигырьләрдән яшәргә көч алам” дигән җыентыклары дөнья күрде. Шунысы да хуплауга лаек, Фәүкыйнур апаның беренче китабында Карткисәкнең җир-су атамаларына бәйле легендалар, риваятьләр дә зур урын алган. Кичәдә Фәүкыйнур Әлтәф кызы туган төякнең гүзәллеген мактаган, кадерен белергә чакырган шигырьләрен укыды. 81 яшендә дә иҗат утында янучы апаның шигырьләрен авылдашлар сокланып тыңлады.

“Кыңгыраулы гармун” китабы авторы, сатирик каләм остасы булып танылган Альфред Хаҗимуллин белән: “Салават Юлаев кебек шагыйрь-импровизатор, Әнгам Атнабаев кебек үткен телле, күпкырлы шагыйрь” — дип зурлап таныштырдылар. Альфред Зәүкәт улы бик күп сатирик шигырьләр иҗат иткән. Аларда авыл кешесенең гадилегенә, киң күңеллелегенә, тырышлыгына ишарә бар, автор авыл җиренең газизлеген сызык өстенә ала. Менә шуның өчен ярата да инде халык аның иҗатын! Аның шигырьләрен бәйрәмдә катнашучылар алкышларга күмде. Альфред Зәүкәт улы өзә басып биеп тә күрсәтте.

Ветеран укытучы Галиулла Хуҗиәхмәтов та чараның кадерле кунагы булды. 37 ел гомерен мәгарифкә багышлаган Галиулла абзыйның шигырьләре җитди, тормышчан, фәһемле булуы белән аерылып тора. Бәйрәмдә Галиулла Хуҗиәхмәт улы туган җиргә сөю белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерде.

Карткисәк авылында яшәп иҗат итүче Рәфия Ахунованың да исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Хис-тойгыга бай шигырьләр иҗат итүче автор бу юлы туган табигатьне мактаган, мәхәббәтне зурлаган иҗат җимешләреннән авыз иттереп кенә калмады, такмакларын да укып ишеттерде.

Зилә Нурлыева да матур шигырьләрен укыды. Шагыйрьләрнең чыгышлары җыр-моң белән үрелеп барды. Нурихан Гаделнең “Аскын” (Альмира Шакирова көе), Марат Шәйбәковның “Аскыным” җырлары районыбыз гимны булып яңгырап, күңелләрдә горурлык хисе уятты.

Альфред Хаҗимуллин чара барышында шигырь язган. Аны “Кызыл таң” укучыларына тәкъдим итәбез.

Һич кенә дә дөрес булмас иде:
“Башкортларга мишәр ят!” — дисәк.
Мине ничек җылы каршы алды
Моң сөюче гүзәл Карткисәк.

Олысы да, кечесе дә монда
Җыр ярата, шигырь ярата.
Ераклардан шигырь төяп кайткан
Җырлы-моңлы Фәүкыйнур апа.

Барысы да шагыйрь Карткисәктә,
Ышанмасагыз, барып карагыз —
Шигырьләрен укый күкрәк киереп,
Әнә, Галиулла бабагыз!

Матур яши авыл, тату яши,
Сокланмыйдыр моңа кем генә?
Барысын да бергә җыя белгән
Шигырьләргә гашыйк Фәнирә.

Чәчкә атар әле безнең Аскын
Киләчәктә тагын, тагын да.
Ничек сүнсен инде моңнар, җырлар
Шундый иҗатчылар барында


Чулпан Гыйльметдинова
Читайте нас: