Без тарихта эзлебез
29 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында теркәү үтеп, кунакханәгә урнашкач, чара үтәчәк “Казан” Милли мәдәният үзәгенә килдек. Биредә Русиядә татар төбәк тарихы хакында нәшер ителгән 400дән артык китаптан торучы күргәзмә һәм “Казанның 1000 еллыгы” музее белән таныштык.
Форум кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Русия Ислам институты хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре белән берлектә “түгәрәк өстәл” утырышы үтте.
— Татарларда туган якны өйрәнү XIX гасырда – XX гасыр башында милли тарих фәне формалашкан чорда барлыкка килде. Билгеле татар тарихчылары Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Һади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдин тарих белән бер үк вакытта туган якны өйрәнү белән дә шөгыльләнгән. XIX гасырның икенче яртысында татар иҗтимагый тормышында тарих белән кызыксыну арту нәтиҗәсендә туган як тарихы белән шөгыльләнүчеләр хәрәкәте барлыкка килә. Ул 1920 елларга кадәр эшли һәм Сталин җитәкчелек иткән елларда юкка чыгарыла, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. — Төбәк тарихын өйрәнү — бик җитди һәм катлаулы мәсьәлә. Шушы форумда белгечләр, язучылар, журналистлар ачыктан-ачык фикер алышыр, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашыр дип өметләнәбез һәм алар барыбызга да файдалы булыр дигән фикердә торабыз.
Татарстанда һәм Русиянең милләттәшләребез яшәгән төбәкләрендә татар авылларының тарихына багышланган бик күп китап нәшер ителә. Башкортстанда гына да соңгы елларда шундый 500ләп китап басылып чыккан. Туган җиргә, милләткә хөрмәт белән сугарылган мондый китаплар арасында төрлесен очратырга мөмкин: чиле-пешлеләрне дә, тулыканлы фәнни хезмәт дәрәҗәсендәге тарихи-тикшеренү эшләре дә бар. Казанда беренче тапкыр оештырылган Бөтенрусия туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенының максаты — әлеге күркәм эшчәнлекнең популярлыгын һәм сыйфатын үстерүгә этәргеч бирү, татар авыллары тарихын язучыларның хезмәтләре белән якыннан танышу, язучыларны үзара таныштыру, тәҗрибә уртаклашу, галимнәр белән аралашу һәм киңәшләшү өчен мөмкинлек булдыру. Милләттәшләребез, бигрәк тә үсеп килүче яшь буын, бабаларыбыз тарихын белергә тиеш.
“Моңаймас та иде, һай, бу бала...”
Шушы ук көнне якташыбыз, билгеле галим, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыповның Чакмагыш районы татарлары тарихын яктыртучы биш китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарада район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җитәкчелегендәге Чакмагыш делегациясе катнашты.
Касыйм Йосыпов Чакмагыш районының Сыерышбаш авылыннан ундүрт яшендә чыгып китеп, гомеренең күп өлешен шәһәрдә үткәрсә дә, күңелендә туган авылына карата мәхәббәте һәрвакыт көчле була. Бу хисләр аңа туган авылы, аның кешеләре, нәселләре, Чакмагыш районы авыллары, халкыбызның зирәклегенә, җор теленә, җыр-моңына багышланган китаплар язарга этәрә. Бөтен буш вакытын ул шушы эзләнүләргә багышлый.
— Мин икътисад галиме булсам да (бу өлкәдә хезмәтләремнең саны 400гә якын), икегә бүленгәнмен: төп эшем һәм мавыгу, — диде Касыйм Йосыпов. — Узган гасырның 70нче елларыннан башлап миндә туган телемдә язу ихтыяҗы туды. Моңа әткәм-әнкәмнең тәрбиясе, туган авылымда, Кушнаренко педагогия училищесында татар телендә 11 ел белем алу да этәргеч булды. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында конкурс игълан ителгән иде. Аның шартларына ярашлы, материалларны өч телдә язарга мөмкин иде. Башыма шундый фикер килде: “Мин дә язмасам, туган телемдә кем язар соң? Күпләребез сугыш нәтиҗәсендә ярым ятим калган кебек, яуда ятып калган әткәй-абыйларның, милләттәшләремнең телләре дә ятим калачак бит!” “Әткәй, исәнме!” һәм “Сугыш ничек бетте” дигән хикәяләр белән конкурста катнаштым һәм җиңеп чыктым. Шуннан башлап мин әсәрләремне туган телемдә яза башладым. Бүген менә шул мавыгу нәтиҗәсендә язылган биш китабымны укучыларга тәкъдим итәм.
Касыйм Йосыповның “Йосыф-Сыерышбаш” китабы тугызынчы буын бабасы Йосыйф хакында. “Сыерышбаш хикмәтләре”ндә авылның рухи кыйммәтләре тупланган. “Тамырлар” китабы Сыерышбаш авылының 54 нәселенә багышланган. “Сыерышбаш исемнәрдә һәм саннарда” дигәне мәктәпләр һәм китапханәләр өчен гаять файдалы әсбап булып тора. “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабында авторның публицистик һәм әдәби әсәрләре тупланган.
— “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабында Сыерышбашның үзем кебек үк сугыш фаҗигасе нәтиҗәсендә ятим калган балаларның язмышы бәян ителә. Мин алты яшемдә әтисез дә, абыйсыз да калдым. Исән калган икенче абыем, бандеравчыларга каршы көрәшеп, 1949 елда гына туган якка кайтты. Мин Смоленск өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән әткәем һәм Белоруссиядә һәлак булган абыемның каберләрен зиярәт кылдым, аларның каберләренә туган җир туфрагын салып, күңелемә юаныч таптым, — диде Касыйм Назыйф улы.
Чакмагышның талантлы сәнгать осталарының моңлы җырлары һәм дәртле биюләре билгеле якташларының кичәсен бизәде.
Мин дә сибелгән татарның...
30 октябрьдә төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы булды.
— Форумда илнең 41 төбәгеннән 150дән артык делегат катнаша. Бу чара гаять әһәмиятле, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. — Русиядә 4300 татар авылы исәпләнә, кызганычка каршы, юкка чыккан авыллар саны да бихисап. Һәр төбәктә татарларның тарихы белән кызыксынучылар бар. Төбәк тарихын яктыртучы йөзләгән китап бастырылган. Башкортстанда, Пермь краенда туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмалары төзелде. Бүген аларның Координацион советын булдыруга ихтыяҗ туды. Әлеге җыен “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”н оештыру юнәлешендә беренче адым булып торачак.
Бу мәсьәләнең милләтебез өчен зур мәгънәгә ия булуын исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән күптомлы “Татар авыллары тарихы”н әзерләү буенча килешүгә кул куйган. Әлеге күләмле эш, Татарстан Фәннәр академиясе институтлары һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән үзара килешеп, бергәләп эшләүне таләп итә.
“Ватан тарихы” курсларында татар халкы турында мәгълүматларның аз булуын истә тотып, Русия тарихын өйрәнгәндә мәктәпләрдә өстәмә материал булып хезмәт итә алырлык төбәк тарихы буенча махсус серияләрне әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Оештыручылар киләчәктә форумны халыкара дәрәҗәдә уздыруны планлаштыра, чөнки Русиядән читтә яшәүче татарлар да үз төбәкләренең милләтебез белән бәйле тарихы турында китаплар яза, мәсәлән, Кытай, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдә чыккан шундый хезмәтләр билгеле.
Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов һәвәскәр тарихчыларны профессиональ галимнәр белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды. Энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйләҗев “Татар энциклопедиясе”н төзүдә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең зур роль уйнавын ассызыклады. Билгеле галим Дамир Исхаков төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшчәнлегендә булган проблемаларга җентекле анализ ясады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, билгеле язучы Фәүзия Бәйрәмова, галим Фәйзелхак Ислаевның чыгышлары тирән эчтәлекле булды. Гомумән, чыгыш ясаучыларның барысы да җитди проблемалар күтәрде, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, кызыклы тәкъдимнәр кертте. Барлык чыгыш ясаучыларның да төп фикере — галимнәр һәм төбәкне өйрәнүчеләрне берләштереп, татарның чын тарихын бөртекләп җыю һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Форум, биредә күтәрелгән проблемаларны тикшереп, шундый резолюция кабул итте: чараны “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”н оештыру юнәлешендә беренче адым дип санарга; урыннарда җәмгыятьнең төбәк бүлекчәләрен оештырырга, алар оешкач, оешманың съездын үткәрергә; татар һәм урыс телләрендә квартал саен чыга торган “Туган як” (“Родной край”) махсус журналын булдырырга; Татарстан академик институтлары белән берлектә күптомлы “Татар авыллары тарихы” программасының проектын әзерли башларга.
Утырыш ахырында төбәк тарихын өйрәнүдә зур уңышларга ирешүчеләр бүләкләнде. Алар арасында якташларыбыз да булуы куанычлы. Балтач һәм Аскын районнары ахуны, “Батырша” музее директоры Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров — Бөтендөнья татар конгрессы медаленә, Стәрлебаш районында яшәүче тарихчы Венер Усманов Конгрессның Рәхмәт хатына лаек булды.
Пленар утырыш эшен Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең эшлекле советын сайлау-төзү белән тәмамлады. Советка Башкортстаннан билгеле галим, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков керде.
Кешелекнең башында Ана тора...
Шушы ук көнне җыен кысаларында танылган язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Моңа кадәр шундый кичәләр Кыргызстанда һәм Яр Чаллы шәһәрендә узган.
“Ана” китабы дөньякүләм билгеле язучы Чыңгыз Айтматовның чыгышы белән Татарстанның Кукмара районыннан булган әнисе Нәгыймә ханымга багышланган. Фәүзия Бәйрәмова әлеге китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар бабалары яшәгән Кукмара районының Мәчкәрә авылында, архив материаллары белән танышу өчен Киров (Вятка) һәм Малмыж, Кыргызстанның Бишкәк һәм Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова туган Каракол шәһәрләрендә булган, аның балалары, туганнары, якыннары белән очрашкан, тарихи документлар һәм әдәбият белән танышкан. Китапта кыргыз һәм казах халыклары вәкилләре белән гаилә корып, шул якларда яшәп калган милләттәшләребезнең язмышы да ачык чагылыш таба. Китапка исем биргән Ана образы аша Фәүзия Бәйрәмова татар тормышына да анализ ясый, милләт тарихындагы табышларны һәм югалтуларны барлый, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген күрсәтә һәм искәртә.
“Кешелекнең башында
Ана тора...
Кешелекнең сагында
Ана тора...
Аналар барында дөнья да булачак…
Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана...” — дип яза автор китабында.
Фәүзия Бәйрәмова — язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе. Ул, илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә булып, кырыктан артык китап язды. Авторның “Таралып яткан Татар Иле”, “Алтын Урдам — Алтын җирем”, “Туран Иле”, “Ачылмаган татар тарихы”, “Милләтемә хезмәт итәм”, “Күчем хан”, “Баһадиршаһ”, “Батырша явы”, “Нераскрытая история татар”, “Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар”, “Кырык сырт”, “Сахалин утравы һәм татарлар”, “Дала Атлантидасы, яки эчкен татарлары” һәм башка китаплары татар тарихын өр-яңа яктан ачты. Фәүзия Бәйрәмова татар халкының тарихында һәм тормышында тирән эз калдырган шәхесләр — милли азатлык көрәшчесе Батырша хәзрәт, Себернең соңгы падишаһы Күчем хан, милләтебезнең тарихын язган Михаил Худяков, шагыйрь Һади Такташ, күренекле дин галиме, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов һәм башка билгеле шәхесләр турында фәнни хезмәтләр һәм китаплар язды.