+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 декабрь 2015, 21:21

Бәләбәйдә иҗат чишмәләре ургый

Русиядә һәм Башкортстанда Әдәбият елы уңаеннан республикада оештырылган Әдәби марафон Бәләбәй төбәгеннән дә узды. Әдәби бәйрәмгә башкалабыздан килгән мәртәбәле кунаклар арасында бүген шигъриятнең төп көче булган шагыйрьләр Илдус Фазлетдинов белән Мөнир Вафинның да безнең егетләр булуы, Бәләбәй районы һәм шәһәре әдәби картасының исемнәргә байлыгы күп нәрсә хакында сөйли. Бу урында берничә китап авторы, төрле жанрларда уңышлы иҗат итүче, исеме бөтен республикада яхшы билгеле каләмдәшем Камил Фазлыйны, үткен каләмле сатирик Габдулла Вафинны, инде арабыздан киткән талантлы шагыйрь Азат Әхмәтне дә телгә алырга кирәк.

Әдәбият көне чараларга бай булды. Башта балаларның урысча язган иҗади эшләренә тирән анализ ясалды, илһам канатларын ныгытырлык җы­лы сүзләр әйтелде. Әдәби сукмак яручылар арасында татар һәм башкорт телләрендә язучы яшь авторларның булмавы, әлбәттә, җанны әрнетә. Авыл мәктәпләренең ябылуы, туган телләрне укытуга сәгатьләрнең елдан-ел азрак бирелүенең күңелсез нәтиҗәсе бу.

Аннары Бәләбәйнең урыс, татар, чуваш телләрендә иҗат итүче каләм осталары Уфа кунаклары белән бергә Үзәк китапханәгә “түгәрәк өстәл”гә җыелды. Кунакларны Бәләбәй районы хакимиятенең социаль үсеш идарәсе начальнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Олег Данилин сәламләде.

– Әдәбият елында Бәләбәй районында өч меңгә якын чара уздырылды, шулардан иң әһәмиятлеләре күренекле классиклар Сергей Аксаков, Константин Иванов, Яков Ухсай, Марина Цветаевага багышланды. Яшь каләм тиб­рәтүчеләр катнашлыгында “Әдәби сукмак” фестивален уздыруны да шушы бәйрәмнәр кебек матур традициягә әй­ләндерәсе иде, – дип бил­геләде Олег Васильевич.

“Бәләбәй хәбәрләре” гәзите баш мөхәррире Любовь Иванова алып барган әлеге чарада бүгенге проза, шигърият, драматургия, балалар әдәбия­ты, тәрҗемә турында сүз барды. Язучылар берлегенең та­тар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина урындагы һәвәскәр язучыларның иҗатына анализ ясау өчен сүзне Илдус Фазлетдинов белән Мөнир Вафинга бирде. “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, гомерләре буе иҗат каләменә тугры авторлар Хаҗи Әхмәт­җанов, Фәүзия Мәхмүдова, Хәмит Тәүхетдинов, Мансур Гыйбаев, Илгизәр Гыйззәтул­лин иҗатына алар югары бәя бирде. Фәния Равил кызының да җылы сүзләре һәм тәнкыйте урынлы булды.
Бу чарада тагын бер талантлы язучы Рөстәм Заманов искә алынды. Нәкъ аның туган көне булганлыктан, ел саен юмор өлкәсендә уңышлы иҗат итүчегә бирелә торган аның исемендәге премия бу юлы урыс телендә иҗат итүче язучы Казбек Исмәгыйловка тапшырылды.

Кичке якта Мәдәният сараенда зур әдәби-музыкаль кичә узды. Катнашучыларны һәм кунакларны сәхнәдән Бәләбәй районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Азат Сәхәбиев сәламләде (24 ноябрьдә ул башлык вазыйфасына тәгаенләнде. – Ред.).

– Әдәби кичә бүген елга йомгак ясый, – диде ул. – Әйтергә кирәк, Бәләбәй хаклы рәвештә шигъри сүз үзәге булып исәпләнә. Ел дәвамында “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале, чуваш классигы К. Ивановның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү, Халыкара Аксаков фестивале, “Цветаева учагы” музыка-шигырь бәйрәме, “Театр төне” һәм “Сәнгатьләр төне”, “Әдәби сукмак” конкурсы кебек әһә­миятле мәдәни чаралар үткә­релде. Быел без үзебез өчен эшләү һәм ял итүнең яңа төрләрен ачтык, алар яшь буынга күп фәһем алырга һәм туган телләрнең гаҗәеп мөмкинлекләрен бәһаләргә ярдәм итте.

Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән шагыйрьләр Фәния Габидуллина, Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин, Кристина Андриянова, язучы-сатирик Марсель Сәлимов бәләбәйле­ләргә тирән ихтирамнарын белдерде һәм тамашачыларга шигъри күчтәнәчләрен бүләк итте.

– Бәләбәй җиренә аяк басканда аеруча дулкынлану кичерәсең, чөнки ул – күре­некле шәхесләр Сергей Аксаков, Фатих Кәрим, чуваш әдәбияты классиклары Константин Иванов һәм Яков Ухсайның туган төбәге, – диде Илдус Камил улы. – Бүген дә Бәләбәй тулыканлы әдәби тормыш белән яши. Монда шагыйрь-сатирик, язучы, әтием Камил Фазлый, нечкә лирик шагыйрә Зәйфә Салихова, үзенчәлекле шагыйрь Валерий Рәхмәтуллин иҗат итәләр. Һәвәскәр авторларның да каләме өметле күренә.

Балалар иҗатына зур урын бирелгән кичә ахырында Әдәби марафон символы булган Китапны Азат Альверт улы кулыннан Бишбүләк районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Валерий Семенов кабул итте.
Читайте нас: