“Шагыйрь күңелендә кыш булмый” дип аталган әдәби-музыкаль кичәне Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак районы башкарма комитеты җитәкчесе Әхәт Баһаветдинов башлангычы белән авыл хакимияте, урта мәктәп, яшьләр мәдәни үзәге уртак көч белән оештырганнар, күрше авыллардагы коллегаларын, байтак кунаклар чакырганнар. Кичәдә Стәрлетамак районы Советы рәисе Мидхәт Мусакаев, секретаре Люция Шәяхмәтова, район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Ибәтуллина, язучы Кәбир Акбашев катнаштылар. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, БДУның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров – кичәнең абруйлы кунаклары иде. Алар үз һөнәренең остасы булган укытучыларга, җәмәгать эшлеклеләренә Башкортстан татарлары конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.
Әдәбият бәйрәме якташ иҗатчылар Әхмәт Әһлиуллин һәм Рафаэль Ждановның гомер һәм иҗат юлына багышланды.
Әхмәт Әһлиуллин – соклангыч шәхес була, Талачта мәктәп бинасын салдыру, балаларга белем бирү эшен камилләштерү өчен бөтен көчен бирә. Ул – җиде китап авторы. Китапларында туган төбәк тарихы, аның уңган-булган шәхесләре гәүдәләнә, балалар өчен әсәрләре дә бар. Язучының “Стәрле” романы Гали Ибраһимов исемендәге бүләккә лаек була. Авылдашлары язучыга авыл тарихын чагылдырган “Талач” китабы өчен рәхмәтле.
Рафаэль Жданов Бүреказган авылы советы рәисе, районның салым инспекциясе җитәкчесе булып эшләгән. Бүреказган авылында мәчет салдырган. “Гомер” шигырьләр җыентыгы исә аның нечкә, шигъри күңелле булуы турында сөйли.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хуҗалыкның элекке рәисе Вәрис Хәйретдиновның чыгышында яңгыраган фикерләр аеруча фәһемле булды. Аның уенча, якташ язучыларның иҗатын, авыл тарихын мәктәптә мотлак өйрәнергә кирәк. Өч ел элек республика Башлыгы белән очрашуда Талачта мәдәният йорты салуга рөхсәт булуын, ләкин бу эшнең һаман башланмавын да әйтеп үтте хезмәт ветераны.
Бәйрәм хөрмәтенә эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Сәнгать осталарының, укучы балаларның чыгышын күреп, артистлардан ким түгелләр бит, рәхмәт төшкерләре, дип уйлап куясың. Әзербайҗан кызы Вәсилә Мамедованың татарча сөйләшүен тыңлап, тел һәм әдәбият укытучыларының эшенә сокланасың. Усылы авылыннан ветеран укытучы Гөлзадә Вахитованың чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. “Безне бәләкәй чакта әти җырлар җырлап йоклата иде”, – диде ул. Аның башкаруындагы борынгы башкорт халык җыры безне гүя тарих төпкеленә алып кереп китте, уйларга салды.
Аягына кигән
читегеңнең
Тузган икән әллә
олтаны;
Утта гына янмый,
суда батмый
Ир-егеткәйләрнең
солтаны...
Әйе, изгелек белән яманлык бер түгел, ди халык. Туган төбәк, авылдашлар хакына башкарылган игелекле эшләр онытылмый, игелекле шәхесләрнең истәлеге тарих чоңгылында югалып калмый, ил хәтерендә озак саклана.