2010 елның 6 октябре.
Кичен эштән соң Фәридә апа янына бардым. Ул фирүзә төстә йомшак йон күлмәктән иде. Яшькелт-зәңгәр – аның яраткан төсе. Бу киемдә аны беренче күрүем. Сагынып табып кигән, ахры. Ап-ак челтәр шәлне сулъяк иңбашы аша үткәреп бәйләгән: арка-күкрәген, йөрәген!.. җылытып куйган.
Фәридә апага чәчәгемне суздым. Рәхмәт әйтеп алды да мине кухняга чакырды.
— Кулымны гына чайкыйм, — дим, ваннага атлап.
— Чайкама, сабынлап ю, — ди Фәридә апа.
Кухняга узып, Әлфия һәм Рим Ханнановларның Өлкәннәр көне уңаеннан җибәргән чәкчәген тапшырдым. Күчтәнәчне бик хөрмәтләп алды.
Күңеле күтәренке иде Фәридә апаның. Шул арада кухняда торган “Кристальная” су савытына үрелде:
— Зөһрә Габдулловна белән Миңнерәис Мәрванович (Усмановлар — Фәридә апаның якын дуслары – авт.) хәстәре инде бу. Менә бит, помпасына кадәр китерделәр, бик тә унайлы, — диде ул шат тавыш белән. Мин су агыздым. Фәридә апа чәй куйды.
Кухня өстәле янында кара-каршы утырабыз. Фәридә апаның йөзе матур, йөз чалымнары дөрес. Кич булуга карамастан, аңарда арыганлыкның эзе дә юк. Күзләре якты, карашы ачык. Прическасы килешеп тора. Соңгы вакытта ул чәчен шома итеп тарап, артка җыеп куя башлады. Өйдә яланбаш йөри, йә яулык чөеп куя. Кеше арасына чыкканда чәчләрен берет я эшләпә астына яшерә. Чын княгиня инде менә!
— Фәридә апа, бүген арымагансыз, бик матур күренәсез.
Ул, килешеп, баш какты.
— Йокым килгәндә йоклыйм мин хәзер, — дип өстәде.
— Ә Президент минем юбилей хакында белә микән? — дип, көтмәгәндә күңелендәге шөбhәсен ярып салды Фәридә апа.
— Һичшиксез, белә.
— Ә кайчан булачагын белә микән?
— Белә дип уйлыйм, Фәридә апа, чөнки Сезнең кебек күренекле шәхесләрнең юбилее хөкүмәт карары нигезендә үткәрелә.
— Филармониядән Фәйрүзә (Ф. Шәйдуллина — филармониянең сәнгать җитәкчесе — авт.) килгән иде. Аның белән дә юбилей турында сөйләштек. Юбилеемны опера һәм балет театрында үткәрергә кирәклеген катгый әйттем: анда булмаса, миннән башка үзегез үткәрерсез, — дидем.
Фәридә апа тукталып калды. Ә өстәлдә күгәрчен сөте генә юк: ул кипкән җимеш, ул яшелчә, ит, балык, эремчек, бал, камыр ризыклары, мүк җиләкле француз ватрушкасына кадәр бар иде.
— Чишмәдән менә вак бәлешләр китерделәр. Флүр Зиннурович (Ф. З. Уразмәтов — Чишмә районы хакимияте башлыгы — авт.): “Ни ашыйсың килә, Фәридә апа, әйт, әзерләп китерербез”, — дип кенә тора.
Фәридә апа үзе пешергән “фирменный” карлыган пирогын кисеп куйды да инде ничәнче тапкыр Мәскәүдәге турунын искә алды:
— “Бабушка, за такой вкусный пирог ты в рай попадешь”, — дигән иде Миша.
Фәридә апаның татлы пирог пешергәнен күргәнем бар. Ул үзе бер осталык. Табаны каз канаты белән майлый. Күпереп торган камырны иркәләп җәя. Таба читенә тастымал каплап, камырны урнаштыра, камыр чите йомшак тастымалга ята, киселми. Карлыган булсын, алма булсын — эчлек җимешен берәмтекләп тезә, чамалап шикәр комы сибә. Тастымалны алып куя да пирогның читләрен ипләп кенә ябыштыра. Сул кулы һәм уң кулындагы пычак белән пирог читен каз тешедәй вак һәм тигез итеп сырлый. Уртасын тишеп, һавасын иреннәре белән суырып ала да, юка чүпрәк астында кабартып, җылы мичкә тыга.
Ул бик тәмле булып пешә. Әйбәт әзерләнгән ризык озак саклана. Бик тә сакчыл Фәридә апа — ризыкны әрәм-шәрәм итмичә, ашап бетерү ягында.
Киемгә карата да аерата сак. Әнә бит затлы күлмәген ничек кадерли: чистартып, җиңелчә генә хушбуй сибеп, агач иңсәгә элгән, тузаннан саклар өчен өстенә иске чиста кофта каплап куйган.
Миниатюр туфлиләренең һәрберсен, барлык шартын китереп, баулы тукыма янчыкка салган. Яшь чакта сәхнәдә кигәннәрен дә, оныгы Славяна бүләк иткән “модный”ларын да.
Коеп куя ул тотынган эшен. Шул ягы белән ул миңа әнкәемне хәтерләтә. Кем эшләгән дигәндә, Фәридә эшләгән диярлек итеп эшли. Шуңа күрә һәр эше аңа канәгатьлек бирә, җан рәхәте, күңел тынычлыгы өсти. Хатын-кыз буларак, күпме вак-төяккә кинәнеп үтә аның гомере.
Талантына карата да ул үтә таләпчән һәм сакчыл. Кабатланмас мөкатдәс илаһи моң иясе булуын яшьтән аңлаган тирән акыллы кеше ул. Ходай аңа шул талантны саклар өчен көчле ихтыяр, ныклы характер, югары интеллект, тәүфыйк, затлылык, зыялылык, нечкә зәвык һәм сиземләү биргән. Ата-анасы, нәселе тәрбия кылган, туган табигате илһам иңдергән.
Язмышы төрле шартлар, авырлыклар аша сыный-сыный, хезмәт сөяргә өйрәткән. Фәридә апаның алтын сыйфаты — иренмәү. Һәр эшне җиренә җиткереп оста башкару җирлегендә чәчәк аткан аның иҗат гөлләре. Хезмәт җимешләрен дә, үзен дә юкка сарыф итмәгән Фәридә апа. Гомерен тулысы белән илһамлы да, газаплы да олуг хезмәткә багышлаган. Табигый сәләтең белән бирелгән вазыйфаңны үтәп, күңелең тартканны эшләп, кинәнеп яшәүгә ни җитә?!
Үзе генә түгел, якыннары, дуслары да бу талантның милләт һәм халыклар байлыгы икәнен аңлап, аны саклауга өлеш керткән. Аларны ул сайлый һәм юнәлтә белгән.
Фәридә апа тормышының һәр мизгелен хәтерли, төсләр, детальләр белән сөйли. Ул үзен талант иясе буларак ярата, шәхес буларак кадерли. Үзенең шәхси үрнәге белән ул бу дөньяга барыбызның да яратырга өйрәнергә килгәнебезне искәртә, үзебезне, ата-аналарыбызны, балаларыбызны, якыннарыбызны, Ватаныбызны, эшебезне, җырыбызны яратырга килгәнлегебезне исбатлый.
Аны кешеләр хөрмәт итә, ярата. Җырын ярата. “Мин халык мәхәббәтен тоеп яшәдем”, — ди гомере тиңдәшсез хезмәттә үткән Фәридә апа Кудашева. Халкың белән үзара мондый мөнәсәбәт — үзе сәгадәт!..
— Әнә шуннан тәлинкәләр алып бир әле, — диюгә мин Фәридә апага ике тәлинкә суздым.
— Боларын түгел, әнә теге матурракларын бир.
Фәридә апа тәлинкәләргә шулпа, пешкән ит, бәрәңге, кишер, кәбестә салды, бер теш сарымсак өстәп бирде. Болар — аның яраткан көндәлек ашлары.
— Тамак тәмугка кертә, диләр, тамак хәстәре белән көнем үтә дә китә. Бүген әле кер дә юдым, — дип, кер эленеп торган балконга ишарәләде. — Кер юу машинасын самолетка да алыштырмыйм, эшләсен генә.
Фәридә апа ашыкмый гына ризык каба. Үзе әкрен генә сөйли: “Бәләкәйдән шулаймын: ботканы берәмтекләп чүпләп утырма сәрхүш кебек, ди торган иде әнкәй мин ашаганда”. Уйлап баксаң, кабаланмый гына күпме эшләр башкарып өлгергән Фәридә апа. Ике гомер җитмәс бу гамәлләргә! “Тормышны аңлаган кеше ашыкмый”, диюләре хактыр. Әле дә ыгы-зыгысыз, бертуктаусыз дөнья хәстәрендә. Бәлки, шул зирәк салмаклыгы аны ялгышлардан саклагандыр. Шул төплелеге, табигый акыл-зиһенен тирәнәйтеп, тормышның асылын, чын кыйммәтләрен ачып биргәндер.
— Хәзер әткәй-әнкәйне бигрәк жәллим, сагынам. Иртә киттеләр. Әнкәй — Югары Кыйгыда, әткәй Чакмагышта җирләнгән. Унөч яшемдә әнкәйсез калдым. Кырык өч яшендә өч бала белән тол калган әткәй ни рәхәт күргән инде? Кеше гомере — мизгел... Бер дә китәсе килми бит әле...
Фәридә апа, бер төймәне дүрткә бүлеп, карабодай ярмасы кадәр дару капты.