+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 февраль 2016, 02:00

“Җырның булмый соңлаганы...”

Дүртөйледә шулай дип аталган җыентыкның исем туе узды.Шушы көннәрдә Дүртөйле район үзәгендә әдәби-мәдәни тамаша үтте. Әдәбиятыбызга, мәдәнияте­безгә битараф булмаган яше-карты күңелле чарага җыелды.

Күпкырлы бәйрәм программасының беренче өлеше үзәкләштерелгән район китапханәсендә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз Фәния Габидуллина авторлыгында урыс, башкорт hәм татар телләрендә басылып чыккан “Җырның булмый соңлаганы...” китабын тамашачыларга тәкъдим итү кичәсе белән башланып китте.

Бу уникаль җыентыкта башкорт hәм татар шагыйрьләренең Башкорт­станның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләре, поэмалары тупланган. Анда райо­ныбызның үзешчән шагыйрьлә­ренең әсәрләре дә урын алган.

"Наҗар Нәҗми иҗаты әле киләчәктә дә әдәбиятчылар тарафыннан өй­рәнелер, hәр буын аны үзенчә аңлый, күпкырлы серле якларын ачып, әсәрләрен аңа багышлый, чөнки бөек шагыйрьнең асылын тулысынча ачып бетерерлек түгел, ул – үзе бер дөнья", – дип тәэссоратлары белән уртаклашты шагыйрь Ирек Киньябулатов.

"Татар-башкорт әдәбиятында шул­кадәр багышлаулар язылып, аларның бер җыентыкта чыгуы бик сөенечле хәл, – дип дәвам итте халык шагыйре Кадим Аралбаев. – Бу олы хезмәте өчен авторга чиксез рәх­мәтләремне җиткерәм. Олуг шагыйрь­нең иҗаты, бөеклеге, кабатланмаслыгы турында мәдхия җырлау якташларына гына түгел, hәммәбезгә дә бик кадерле!"

Яраткан актрисабыз Илсөяр Газетдинова: "Төрле басмаларда чәчелеп яткан шигырьләрне ничек эзләп табуы, шуңа түземлеге, үҗәтлеге җитүе сокландыра. Фәния Габидуллина басманы әзерләүдә гаять зур hәм катлаулы тикшеренү эшләре башкарган", – дип ассызыклады.

Фәния Равил кызы авторларның Наҗар Нәҗми турында язган әсәрләре белән таныштыру гына түгел, аларның бөек шагыйрьнең иҗатына булган карашын, бүгенге милли әдәбиятыбызга салган бәhаләп бетергесез өлешен тагын да бер кабат билгеләп үтүне үз алдына төп максат итеп куйган. Шунлыктан әлеге хезмәтнең, әдәбият, шигърият белән кызыксынган киңкатлам укучыларга тәгаенләнеп, укучылар, укытучылар, студентлар, китапханәче­ләрнең өстәл китабына әвереләчәгенә шик юк.

Чарада катнашучылар Фәния Габидуллина әлеге җыентыгы өчен районыбызның Наҗар Нәҗми пре­миясенә лаек дигән фикер әйтте.

Күңелле чара район Мәдәният сараенда дәвам итте. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә район hәм республика әдәби бәйгеләрендә җиңү яулаган укучы яшь талантлар үзләре язган шигырьләрен укып ишеттерде.

Районыбызда күптән оештырылган "Дулкын" әдәби-иҗат берләшмәсе дә милли әдәбиятыбызга лаеклы өлеш кертә. Төрле өлкәдә хезмәт салган шагыйрьләрне, прозаикларны әдәбият­ка булган караш, мәхәббәт берләштерә. Былтыр якташларыбызның дистәгә якын китабы нәшер ителгән. Район, республика күләмендә үткәрелгән әдәби-мәдәни чараларда "дулкынчылар" уңышларга ирешә. Бүгенге чарада да алар шигырьләрен укып ишеттерде. Ел йомгаклары буенча иҗади уңышлары өчен аларга бүләкләр тапшырылды.

Район хакимияте, мәдәният хез­мәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә әзерләнгән бай, файдалы hәм фәhемле әдәби-мәдәни чара программасы әдәбият, сәнгать сөю­челәрнең күңеленә хуш килде.
Читайте нас: