+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 февраль 2016, 02:00

Сәйяр җанлы гайярь татарыбыз

Галим Гриф Хәйруллин язмышында милләтебез язмышы чагыла.Татарлар, барыбызга да мәгълүм, яһүдләрдән кала, дөньядагы иң күчмә халыкларның берсе. Аларның иксез-чиксез Евразияне иңләгән бөек тарихы шул хакта сөйли. Бөек күченеш чорлары күптән ерак тарихта калган, инде акрын-акрын гына ХХI гасырны да ваклап барабыз. Югыйсә, тынычланырга, утрак тормышка күнегергә да вакыттыр. Әмма юк шул, сәйяр җанлы милләттәшлә­ребездә әле һаман да шанлы-данлы чорларда дөньяны тетрәтеп яу чапкан, батырларча көрәшкән һәм җиңгән каһарман бабаларыбызның каны уйный, аларның күңелен һаман да яңа җирләр, яңа кыйтгалар тартып тора. Моның ачык бер мисалы — милләттәшебез Гриф Хәй­руллинның хәл-вакыйгалар, табышлар һәм югалтулар белән тулы гыйбрәтле дә, сокланырлык та язмышы.

Бер караганда, болар барысы да — Гриф Тимерзаһит улының беркемне дә кабатламаган үз гомере, үз яшәеше. Икенче караганда, бу язмыш — татарыбызга гына хас милләт язмышы да. Татарның сәйярлеге, тиктормаслыгы, тынгысызлыгы ерак тарихларга барып тоташа: патшалар заманында да шулай булган, совет чорында да шушы ук күренеш иде. Шушы вәзгыять әле дә дәвам итә. Бу — милләт фаҗигасеме? Әллә инде милләтне төрле кысрык­лаулардан, төрле афәт­ләрдән коткарып калучы бер күренешме? Ул кадәресен кем белсен инде... Без моңа “татарлык” дип кенә бәя бирик. Грифны язмышы шулай йөрткәнме, әллә инде совет системасы аркасында шулай килеп чыкканмы? Авылында гына калса ниләр булыр иде... Дөнья гизеп гомер кичерүләре акланганмы? Югал­тулары күпме дә, табышлары ни дәрәҗәдә?.. Болар ха­кында хәзер инде ул үзе дә еш уй­ланадыр, мөгаен. Әйдәгез, без дә күздән кичерик әле...
Читайте нас: