Менә экранда җырчы үзе. Күкрәген тутырып сулыш алып, җыр суза. Моңы — кош очышы кебек, бернинди киртә тоймыйча, иркен итеп залга тарала. Режиссерның уңышлы табышы — концерт дәвамында экранда шулай җырлавын дәвам итте мәшһүр җырчы. Сәхнәдә чыгыш ясаучы яшьләр, әйтерсең, аның җырлавына кушылды.
Концерт Илфак Смаков яратып башкарган җырлардан төзелгән иде. “Җиз кыңгырау моңнары”, “Үз ягыма кайтсам”, “Урман кызы”, “Раушаниям-бәгърем”, “Туган авылым”, тагын да әллә күпме популяр җырлар яңгырады. Экран аша җырчының туган ягы — авыл урамнары, аның туганнары, дуслары белән таныштык. Хатыны Асия Смакова белән дә күзгә-күз карашып җырлауларына кинәндек.
Башкортстанның халык артисты Асия Смакова, әлбәттә, үзе дә чыгыш ясады. Бу бәйрәм нәкъ аның башлангычы, тырышлыгы белән оештырылды.
Шунысы сөенечле — кичәдә әле табадан гына төшкән Илфак Смаков иҗаты буенча әзерләнгән “Безнең заман моңнары” дигән китап тәкъдим ителде. Иллюстрацияләргә, замандашлары хатирәләренә бай бу китапны төзүчеләр — Асия Смакова белән Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов.
Китап Ирек Киньябулатовның Илфак Смаковка багышлап язылган “Безнең заман моңнары” дигән поэмасы белән ачыла.
...Бу илаһи тавыш
Җирдән, күктән,
Бирелгән иде сиңа Җиһаннан.
Синең тавышыңны
алыштырмас
Мең тавышны бергә
җыйсаң да...
Ирек Киньябулатов поэмадан өзек укып, истәлекләр белән уртаклашты. Җырчының исемен мәңгеләштерүдә катнашучыларга, аерым алганда — республиканың Мәдәният министрлыгына, Башкортстан “Китап” нәшриятына, филармония җитәкчелегенә һәм артистларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Илфак Смаков турында җылы сүзләр аның якташлары чыгышында яңгырады. Районнан бу истәлекле кичәгә зур делегация килгән.
— Зур дулкынлану белән килдек. Илфак Смаковның тырыш, хезмәт сөючән якташларыннан кайнар сәламнәр җиткерәбез, — дип сүз башлады Чакмагыш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев.
Җырчының моңнары туган якларында әле дә онытылмавы, һәркем күңелендә кадерләп саклануы, Илфак Смаков истәлегенә кичәләр оештырылып торуы турында сөйләде Руслан Хәдис улы. Рапатта Илфак Смаков музеен оештыру өстендә эшлиләр икән. Якташлары аны яратып: “Безнең татар-башкортның Шаляпины!” — диделәр.
Концертның тагын бер үзенчәлеге — нинди генә җыр яңгырамасын, зал да кушылып җырлый. Илфак Смаков башкарган һәр җыр халыкта таралу алган бит. Шулай җырлап, мәшһүр җырчыны сагынып, юксынып кайттык концерттан.