+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 февраль 2016, 02:00

Андый очрашулар онытылмый

Мостай Кәрим һәрчак халык арасында, халык белән булды.Күңелдә мәңге онытылмас тәэссоратлар калдырган очрашулар була. Моннан 40-41 ел элек студент чагымда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримне күрүем, тыңлавым, хәтта аның белән аралашуым яшьлек таңымдагы якты сәхифәләр булып калган. Ул очрашуларның берсен мәңгеләштергән фоторәсемне кадерле истәлек итеп саклыйм.

1974 елның октябрь көннәренең берсендә Башкортстан дәүләт университе­тының “Шоңкар” әдәби берләшмәсенә кунакка язучылар һәм шагыйрьләр килде. Мостай ага күп сөйләмәде, әмма аз сүзләре белән дә сәләтле яшьләрне иҗади уңышларга канатландырды. Берничә шигырен дә укыды. Алар арасыннан миңа аеруча “Кошлар очырам!” шигыре ошады. Автор үзе әйтүенчә, моны ул күптән түгел генә язып бетергән, димәк, шигырьнең премьерасы студентлар алдында булды. Шагыйрь әсәрендә тирә-ягындагы һәр кешегә мөнәсәбәтен белдергән. Һәркемгә аерым бер кош образы тәгаенләгән. Гаделлек өчен көрәшүчеләргә — азатлык символы булган каракош, сырхауларга — озын гомер юраучы кәккүк, яхшы хәбәр көтеп зарыкканнарга — томшыгына хат кисәге кыстырган ак күгәрчен, юлдагыларга — торна, гашыйкларга — сандугач... Бөтен нәрсәгә битараф булганнар белән генә ша­гыйрь­нең эш итәсе килми. Алар өчен аның бер кошы да юк. Бу шигъри юлларда — зур фәлсәфә һәм педагогика. Бу очрашуда Мостай Кәрим миңа автограф язып “Кара сулар” китабын бүләк итте.

1975 елның 1 ноябрендә Киров урамының 15нче йортында (хәзер анда “Гыйлем” нәшрияты урнашкан) китап күргәзмәсе ачылды. Анда танылган әдәбият, сәнгать эшлеклеләре, спортчылар да катнашты. Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң әдипләр Мостай Кәрим, Ибраһим Абдуллин, Азат Магазов, Роберт Паль, мотоциклда бозда узышу буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйров яшьләр белән очрашты. Сорауларга җавап бирделәр, шигырь сөйләделәр, яңа гына нәшер ителгән әсәрләр һәм киләчәккә планнары белән таныштырдылар.

Шулчак Мостай Кәрим янәшәсендәге Мәгафүр Хисмә­туллинга хәйләкәр генә карап куеп, залга ымлады да: “Без монда китап бәйрәмендә кунактабыз. Ә мәҗлестә сөйләшеп кенә утырмыйлар, җырлыйлар да. Нигә әле сандугачыбызның тавышы чыкмый?” — дип сорады. “Мин каршы түгел, ләкин аккомпаниатор юк бит”, — дип җаваплады җырчы. “Хөрмәтле Мәгафүр! Тыйнаклыгыңны читкәрәк куеп тор. Баянсыз да синең тавышның искиткеч яхшы икәнлеген бөтен кеше белә!” Зал дәррәү килеп кул чапты. Мәгафүр ага башкорт халык җыры “Сандугач”ны яңгыратып җибәрде. Аның тавышы бүген ерак үткәннәр аша ишетелеп торгандай. Чараның ахырында истәлеккә фотога төштек.

Һәм тагын шундый берничә очрашу. Әсгать Мирзаһи­товның “Аналар көтәләр улларын” спектаклен тапшыру-кабул итү комиссиясе эшли иде. Мостай Кәрим академия театрының режиссерына һәм актерларына үзенең искәрмә­ләрен һәм киңәшләрен әйтте... Мәҗит Гафуринең 100 еллыгы билгеләнгәндә Мостай Кәрим Мәскәүдән килгән мәшһүр шагыйрь Сергей Михалковны озатып йөрде... Фәридә Куда­шеваның 70 яшьлек юбилее тантанасында аның авылдашы Мостай ага җырчыга югары бәя бирде, изге теләкләрен җиткерде...

1993 елда Таҗикстанда безнең 201нче чик буе заставасына мөҗәһидләр һөҗүм итте. Күп корбаннар арасында безнең якташлар да бар иде. Шул чакта Башкортстанның хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклау комитеты гуманитар ярдәм олавы белән Таҗикстан-Әфганстан чигенә баруны оештырды. Комитет­ның Кыйгы бүлекчәсе олавын Уфага мин алып бардым. Шунда республика комитеты рәисе Владимир Симарчук йомышын да үтәргә туры килде: ул мине, чик буенда хезмәт итүче якташларга хат-мөрәҗәгать язсын иде, дип, Мостай Кәрим­нең фатирына җибәрде. Халык шагыйренең “Солдатның солдатларга теләге” дигән хатын алып, безгә вакыт бүлгәне өчен рәхмәт белдердем. “Яшь егетләр бит. Аларга ярдәм итәргә, рухландырырга кирәк. Мин аларны аңлыйм. Үзем дә — сугыш юлларын үткән карт солдат”, — диде Мостай ага мине подъездга кадәр озатып чыкканда. Ул, шулай ук, комитет әгъзаларының эшендә уңышлар теләде.

Хатта шундый юллар бар иде: “Кайда гына тусагыз да — Агыйдел яки Җаек, Дим яки Танып, Сакмар яки Ык, Караидел яки Кызыл елгалары буйларыннанмы — сез Баш­кортстаныбызның газиз уллары. Яшь буенча сез миңа оныгым кебек. Мин сезнең хакта уйлыйм һәм борчылам. Ерак һәм якын бабала­рыгызның сугышчан тради­цияләрен дәвам итеп, биргән антыгызга тугры калып, сез хәрби бурычыгызны фидакарь үтисез. Шуның өчен сезнең белән горурланам. Кыю һәм тәвәккәл булыгыз, әмма артык чаяланмагыз, ашыгып, уйланмаган гамәлләр кылмагыз. Башкортстанда тыныч­лык һәм татулык хөкем сөрә. Монда сезнең дә өлеш бар. Сезгә булган мәхәб­бәтебез җаннары­гызны сак­ласын. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз. Сезнең Мостай Кәрим. 10. XI. 1994 ел”.

Фронтовик шагыйрьнең үз кулы белән язылган хатның төп нөсхәсен күз карасы кебек саклыйм.

2000 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның безнең Опера һәм балет театрында үткәрелгән хәтер кичәсенә без — республиканың “Мирас” татар милли-мәдәни үзәге әгъзалары да чакырылдык. Фойеда Фәридә апа Кудашева белән сөйләшеп тора идек. Мостай ага да килеп кушылды. Без дә милли-мәдәни үзәктән икәнебезне әйткәч, ул: “Сез “Кызыл таң”да даими “Мирас” бите чыгаруга ирештегез. Тематикасы актуаль, материаллар эчтәлекле, кызыклы, онытылган исемнәрне кайтарасыз. Шулай дәвам итегез, уңышлар сезгә!” — диде.

Рамил ӘСКАРОВ,
Эретеп-ябыштыру һәм сәнәгать
җитештерүе колледжының тарих

укытучысы.
Читайте нас: