Гастрольләр 5-7 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә узачак. Бу көннәрдә театр уфалылар игътибарына соңгы елларда дөнья күргән, тамашачылар күңелен яулап өлгергән спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Театрның иҗат юлы утызынчы еллардан башлана. 1933 елда ударник колхозчыларның беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан колхоз-совхоз театрына, башта Республика күчмә театры, арытаба, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.
Ул вакытта труппаның нигезен Г. Болгарская, Ә. Яһүдин, Г. Камская, Г. Гыйматов, М. Рәхмәтуллина, Х. Исмәгыйлев кебек данлыклы артистлар тәшкил итә. Алдагы елларда В. Минкина, Р. Кушловская, М. Шаһидуллина, Л. Фарсина, С. Исмәгыйлева, Г. Нуруллин, Ф. Фарсин, К. Нуруллина, Н. Латыйпова һ. б. артистлар халыкның мәдәниятен үстерү юнәлешендә хезмәт итә.
Театр оешкан көннән башлап аның җитәкчеләре һәм режиссерлары булып Р. Ишморатов, Г. Ильясов, соңрак Ә. Мәҗитов, М. Хәмзин кебек билгеле сәнгать осталары эшли. Репертуарда татар драматургиясен тәшкил иткән К. Тинчурин белән К. Нәҗминең “Булат бабай гаиләсе”, Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М. Фәйзинең “Галиябану”, тәрҗемә әсәрләреннән Ж. Мольерның “Жорж Донден”, А. Островскийның “Кичеккән мәхәббәт” һ. б. спектакльләрне күрергә була.
1988 ел — театр тарихында кискен борылыш чоры. Шул елны театрга үзенә нигез салучыларның берсе булган бөек татар артисты, режиссер, драматург Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Нәкъ шушы елны театр стационар буларак эшли башлый һәм Казанның М. Горький урамында урнашкан бинага күчә. 55 елга сузылган кагылып-сугылып йөрүдән соң, ниһаять, театр туган йортына әйләнеп кайта. Шул вакыттан театр тормышының яңа чоры башлана: яңа репертуар төзелә, актив рәвештә яңа форма, стиль һәм жанрлар эзләү башлана.
1984-2002 елларда театрга Р. Әбелмәмбәтов җитәкчелек итә,
2002 елдан әлеге вазыйфа Фәнис Мөсәгыйтовка тапшырыла. Ул бүгенгәчә театрга уңышлы җитәкчелек итә.
1993 елда Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Рәшит Заһидуллин билгеләнә. Яңа режиссер чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә мелодрама, сатира, эпос, водевиль кебек төрле жанрдагы спектакльләр куеп, театр репертуарын тулысынча диярлек яңарта. Ул чит ил авторларын гына түгел, ә хәзерге татар драматургия әсәрләрен дә зур уңыш белән сәхнәләштерә.
Театрда лирик һәм фәлсәфи спектакльләр белән беррәттән, милли мәдәниятнең әдәби мирасын пропагандалаучы Г. Тукайның “Сөй гомерне!”, М. Мәһдиевнең “Без — кырык беренче ел балалары”, Р. Вәлиевның “Язмышым юллары” кебек шигъри-музыкаль cпектакльләр дә куела.
Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара. Шулай ук театр милли классик драматургиянең К. Тинчурин исемендәге Республика театр фестивален оештыручыларның берсе булып санала. Менә ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авылныкыларны да саекмас иҗаты белән сөендерә, Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә: Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижевск, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәһәр, Әнкара, Брюссель, Брюгге һәм башка шәһәрләрдә дә киң танылу тапкан.
Югары һөнәри дәрәҗәдәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү — болар барысы да Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренең үзенчәлекле яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. 80 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш керткән.
Кайчандыр театр Башкортстанда да еш була һәм затлы репертуар белән чыгыш ясый иде. Тамашачының кайнар алкышлары, ихлас күңелдән биргән чәчәкләр, зал тутырып йөрүләр әле бүген дә Тинчурин театрының иҗат коллективын илһамландырып, канатландырып тора. Әмма бу очрашулар тукталып торган иде. Менә, ниһаять, театр сөекле тамашачылары белән кабат очрашырга, элекке күркәм традицияне яңартып җибәрергә җыена.
Быелгы гастроль афишасын өч спектакль бизи: 5 апрельдә Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча “Эх, алмагачлары!” комедиясе, 6 апрельдә Хәй Вахитның “Туй алдыннан” моңсу комедиясе һәм 7 апрельдә Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасы. Әлеге спектакльләрдә театрның иң талантлы, халык мәхәббәтен яулаган артистлары катнаша.