+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
22 март 2016, 02:00

“Республикам минем”

Дәүләт-җыелышы Корылтайда шушы исемдәге әдәби иҗат конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.“Республикам минем” укучыларның әдәби эшләре конкурсы тәүге тапкыр уздырылды. Ул Дәүләт-җыелышы Корылтай ярдәме белән оештырылды. Сәләтле балаларны һәм үсмерләрне дәртләндерү, аларны таныту, әдәби иҗатка, милли мәдәниятне һәм сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә омтылышын арттыру төп максат итеп куелды.

Куелган максатка тулысын­ча ирешелгән дип әйтергә нигез бар. Чөнки республикабызның төрле төбәкләреннән 300дән артык эш кабул ителеп, мәр­тәбәле жюри тара­фыннан бәя бирелде.

– Конкурс безне бик нык куандырды. Республикада балалар алты телдә укыса, шул телләрдә без аларның иншаларын, хикәяләрен алып сөендек. Аларның бүген үк һәрберсен кеч­кенә китап итеп чыгарырга мөм­кин, – диде Дәүләт-җыелышы Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова. – Әдәбият­ның киләчәгенә ныклы өмет уянды.
Башкортстаныбызда төрле телдә иҗат итүче талантлар үсүе куанычлы күренеш, алар бүгенге көндә иң зур байлыгыбыз, дип исәплим.

Бүләкләнү тантанасына шәһәр-районнардан барлыгы 30 укучы укытучылары белән килгән иде. Беренче урын алган 4нче сыйныф укучысы Динара Рамазанова һәм Октябрьский шәһәре 10нчы мәктәбенең башкорт теле, әдәбияты һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Рәмүзә Нәбиуллина белән сөйләшәбез. Динара конкурска йолдызларның дуслашып, матур итеп гаилә коруы, балкып яшәве турында әкиятен тәкъдим иткән. Халкыбызга хас бердәмлек, дуслык сыйфатлары, күркәм гаиләләр гәүдәләндерелгән аның әдәби әсәрендә.

- Бик сәләтле кыз. Сюжетын, вакыйгалар агышын үзе уйлап язды. Әкиятне киләчәктә балалар басмаларына да җибәрәчәкбез, - диде Рәмүзә Фаяз кызы.

Икенче урынга чыкканнар арасында 10нчы сыйныф укучысы Рәмилә Галкова да бар. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мостафина белән Борайның 1нче мәктәбеннән килгән алар. Рәмилә республиканың гүзәл табигатен тасвирлап инша язган.

Лауреатларның берсе — Бәләбәй татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Чулпан Арсланова белән әңгәмә корабыз. Ул туган шәһәре турында инша язып җиңүче булган. Укытучысы Лилия Арсланова бүләкләү тантанасы катнашучыларның күңелендә якты бер хатирә булып сакланачак дип, оештыручыларга рәхмәт белдерде.

— Шундый күркәм башлангыч өчен Йомабикә Сәләхетдин кызына Мәгариф министрлыгы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Шушы конкурс безнең республикадагы туган телләрне өйрәнү, саклау педагогик эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе. Төбәгебез туган телләрне саклауда үрнәк булып тора, — диде министрлыкның бүлек җитәкчесе Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова.
Читайте нас: