“Шулай инде, без талант кадерен үзе үлгәч кенә аңлыйбыз. Исән чакта әйтеләсе мактау сүзләрен үзе үлгәч кенә әйтәбез. Исән чагында күрсәтеләсе хөрмәтне үзе үлгәч кенә күрсәтәбез. Кызганыч, ләкин еш кына шулай... Талантларны тизрәк үтерергә ашыктыра бу дөнья. Һәм алар әйтер сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча, соңгы җырларын тәмамламыйча, көтмәгәндә ашыгып китеп баралар...”
Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев бу әрнүле сүзләрне икенче бер мәшһүр милләттәшебезне югалту уңаеннан әйткән иде. Бу сүзләр дә, авар халкының бөек улы Рәсүл Гамзатов шигырендәге “Сөйгән улларын куенына иртә ала Җир-ана” дигән юллар да Радик Гәрәевка күпмедер дәрәҗәдә туры килә. Тулысынча димим. Чөнки Радик миллионнарча тамашачылар сөюен дә, җыр бәйгеләрендә җиңү шатлыгын да, рәсми зурлауларны да күп татыды. Эшчеләр поселогында (Яңавыл шундый статуста иде ул заманда) 9 балалы гап-гади эшче гаиләсендә 8нче булып дөньяга килгән Радик Гәрәевның япь-яшь кенә башына болар бөтенесе дә ишелеп төште.
Үзегез уйлап карагыз! 22 яшьтә — яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсы лауреаты; 24 яшьтә — совет җырларын башкаручыларның Бөтенрусия (Сочи) һәм Бөтенсоюз (Днепропетровск) конкурслары лауреаты; 27 яшьтә — “Кызыл канәфер” халыкара сәяси җыр фестивалендә (Сочи) Гран-при яулау һәм “БАССРның халык артисты” исеме бирелү; 33 яшьтә Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты, РСФСРның халык артисты; 38 яшьтә — Халыкара иҗат академиясе мөхбир әгъзасы...
Боларның берсен дә ул даулашып та, сорап-ялварып та алмады. Конкурсларга да, катнашып карыйм әле, дип түгел, ә җиңәчәгенә тулысынча ышанган хәлдә барды — күңел сиземләве, күрәзәлеге, әүлиялеге аны алдатмады. Чыгып җырлады, халык яратты, белгечләрнең дә аңа гадел бәя бирүдән башка чаралары юк иде. Дан-шөһрәткә, югары дәрәҗәләргә карап ул үзгәрмәде, гап-гади, тыйнак, хәтта оялчан булып калды. Тавышыннан — сафландыргыч аһәң, йөзеннән илаһи нур бөркелеп тора иде.