+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 апрель 2016, 02:00

Туган халкы күңелендә моң булып калды

Стәрлебашта шагыйрь Фәйзи Гомәровның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды.Күренекле шагыйрь һәм журналист, сатира һәм юмор остасы, 13 китап авторы, Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Фәйзи Гомәров 1926 елның 3 мартында Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында туган. Ул бөтен гомерен туган ягына, якташларына багышлаган, иҗаты аша кешеләрне яхшылыкка, хак тормышка өндәгән.

Якташлары аны бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. Стәрлебашның бер урамына, яңа микрорайонга Фәйзи Гомәров исеме бирелгән. “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзите редакциясе урнашкан бина диварына аңа багышлап мемориаль такта эленгән. Яшь язучылар, мәктәп укучылары арасында “Фәйзи Гомәров укулары” уза. Шушы көннәрдә генә район биләмәара китапханәсендә аның шигырьләрен уку конкурсы үткән. Ә күптән түгел стәрлебашлылар Фәйзи Гомәровның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

— Бүген әтине төштә күрдем, — дип уртаклашты кичәдә шагыйрьнең кызы Зөлфия. — Нинди сүзләр белән чыгыш ясыйм икән дисәм, кулыма ялгыш кына әтинең үз кулы белән язган язмасы килеп керде. “Хөрмәтле авылдашлар, каләмдәш дуслар! Тагын бер тапкыр сезнең белән очрашырга насыйп булды. Гомер бәйрәмемне шушы залда сезнең белән бергә билгеләп үтү — зур бәхет”, — дип әтисе үзенең юбилее уңаеннан язган язманы укыды Зөлфия Фәйзи кызы һәм әдип тә безнең янда утырадыр кебек булды.

Фәйзи Муллагали улына язмыш туры һәм җиңел юллар гына әзерләмәгән. Ул, әлбәттә, ил кичергәнне кичергән. 12 яшьтән сабан сөреп, печән чабып, авыр елларның ачысын-төчесен татыган, хезмәт эшчәнлеген “Мәдәният” колхозында башлаган. 1943 елда, 17 яшендә Кызыл Армия сафларына чакырылган, аннан Ерак Көнчыгышка җибәрелгән. Япония белән сугышта катнашкан.

Сугыштан соң Фәйзи Гомәров алты ел ябык шәһәр — Чиләбе-40та хезмәт иткән. Аннары урындагы “Колхоз ударнигы” гәзите журналисты, район Мәдәният йорты директоры, КПСС район комитетында пропагандист булган, “Һәнәк” журналында һәм “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән. 1957 елда ул — БАССР һәм СССР Журналистлар, соңрак Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы булган. Ленинград партия мәктәбендә укыган. 1962 елдан “Ленин юлы” район гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, өч елдан мөхәррир итеп тәгаенләнгән һәм пенсиягә киткәнче, 22 ел дәвамында район гәзитенә җитәкчелек иткән. Соңгы елларда аеруча юмористик жанрны үз иткән, миниатюра, эпиграмма, мәсәл, фельетоннар язган, робагыйлар иҗат иткән.

Кичәдә һәр чыгыш ясаучы якташ­ларының үзләре өчен зур горурлык булуын ассызыклады. Тамашачылар алдында район хакимияте башлыгының урынбасары Альбина Әбүзәрова, Хәлекәй авылы хакимияте башлыгы Фәрит Баһаветдинов һәм язучы белән бер авылда туган шагыйрә Наилә Гыйз­зәтуллина, Фәйзи Муллагали улының иҗатташ дусты, язучы Рәфгать Рысаев, шагыйрьне белүчеләр, якын күрүчеләр чыгыш ясады. Истәлекләр әдипнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән аралашып барды. Фәйзи абый, исән булса, мондый бәйрәмгә бик риза булыр иде, мөгаен.
Читайте нас: