Ләкин иҗат эшенең тәмен һәм күңел хөрлеген татып караган шагыйрь өчен Уральск кысалары тар була, ул Казанга омтыла, “Әл-ихлас”, “Яшен”, “Ялт-йолт” гәзит-журналларында эшли. Анда инде ул танылган шагыйрьгә әверелә, вакытлы матбугат битләрендә аның әсәрләре даими басыла, нәшриятларда беренче шигъри җыентыклары дөнья күрә. Шагыйрьнең бөтен иҗаты газиз халкы өчен җан атуы белән сугарылган. Халкын алдынгы милләтләр арасында күрергә теләү тормышының мәгънәсенә әверелә. “Туган тел”, “Өзелгән өмет”, “Пар ат”, “Туган җирем”, “Милләткә” шигырьләрендә ул халкына, туган җиренә мәдхия җырлый.
Шагыйрьнең соңгы сыену урыны Казандагы Клячкин дәваханәсе була, анда апрель аеның җылы бер көнендә безне калдырып китә. Соңыннан гәзитләрдә Тукайны озату көне хакында: “Казан урамнары халык агымы белән тулды — халык үзенең бөек шагыйре белән хушлашты”, — дип язып чыгалар.
Тукай күзләрен мәңгелеккә йомса да, халкыбыз күңелендә аның илһамлы үткен карашы бүгенгәчә саклана. Менә гасырдан артык инде һәр елның апрелендә милләттәшләребез генә түгел, барча төрки халыклар тупланып яшәүче төбәкләрдә кадер һәм хәтер кичәләре үткәрелә. Әдәбият күгендә бары тик 7-8 ел гына ялтырап, үз йолдызлыгын — шигъри мәктәбен булдырган Тукайның искиткеч бай һәм күптармаклы иҗади мирасы тагын бер тапкыр барлана, ул мирасны киләсе буыннарга җиткерү, халкыбызның, бигрәк тә әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең Тукай рухына тугры булуы һәм башка бихисап мәсьәләләр турында сүз бара аларда.
Габдулла Тукайның бүген Казанда үтүче олуг юбилеена Башкортстаннан да зур делегация юлланды, анда “Кызыл таң” журналистлары да бар. Бәйрәм чараларының ничек үтүе турында гәзит укучыларыбызны тиздән җентекле таныштырырбыз.