Роберт абыйның Илдар Юзеев белән очрашасы килүе очраклы түгел: Илдар Юзеев, агачны юнып, аю сыннары ясый, ә шагыйрь шуларны җыю белән мавыга. Бүген аның коллекциясендә 100дән артык аю сыны бар икән.
Бирәсе килгән колына —чыгарып куя юлына, диләр бит. Роберт Миңнуллинның Илешкә сәфәре чорында бер буш көн табылды һәм без Бакалы районына юлландык. Хакимият башлыгы Александр Андреев белән очрашканнан соң туп-туры останың өенә бардык. Анда барышлый Роберт Мөгаллим улыннан ни рәвешле аю сыннары җыя башлавы белән кызыксындым.
— Мин бик озак еллар “Бердәм Русия” партиясендә әгъза булып тордым, — диде ул. — Аның эмблемасында, белүегезчә, аю төшерелгән. Икенчедән, шул партияне озак еллар “аю” фамилиясен йөртүче Дмитрий Медведев җитәкли. Өченчедән, Казан янындагы дача йортыбыз нәкъ Медведково авылында урнашкан. Дүртенчедән, халык әкиятләрендә еш очрый торган аю образы балачактан ук күңелемә якын булды. Менә шушыларның барысы да мине аю сыннары җыя башларга этәрде. Сезнең гәзиттәге мәкаләне укыгач та агач сыннар ясау остасы Илдар Юзеев белән очрашасы килде. Җитмәсә, останың исем-фамилиясе дә үзенчәлекле: Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевныкы белән аваздаш булуы да игътибарымны җәлеп итте!
Без килгәндә оста эшенә чыгып китмәгән иде (ул район Балалар иҗат үзәгендә түгәрәк алып бара). Оста Роберт Мөгаллим улын үзе эшләгән агачтан сыннар белән таныштырып кына калмады, үзенең нәсел тамырларының Татарстан җиреннән булуы, Илдар Юзеевның шигырьләрен балачактан ук бик яратып укуы хакында да тәфсилләп сөйләде.
Илдар Юзеев яшәгән йортка килеп керүгә үк карашым тәпән тотып торучы зур гына аю сынына төште. Күрәм, Роберт аганың да карашы шунда юнәлгән. Моны Илдар Юзеев та күреп алды һәм, ике дә уйлап тормастан, Роберт Миңнуллинга шул аю сынын бүләк итте. Бер уңайдан китап укып утыручы аю сынын ясап бирергә дә вәгъдә итте.
Роберт Мөгаллим улының Бакалыга сәфәре моның белән генә бетмәде. Илдар Юзеев белән очрашканнан соң ул Ахманга — Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның туган авылына барды. Анда шагыйрь укучылар һәм укытучылар алдында чыгыш ясады, үзенең балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Моннан тыш, драматург һәм язучы Нәҗип Асанбаевка, “кара генерал” Даян Мурзинга һәм шагыйрь Миәссәр Басыйровка багышланган мәктәп музеенда булды, аларның замандашлары белән якыннан аралашты. Роберт Миңнуллинны Бакалыдагы сәфәре барышында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гыймалтдинов озатып йөрде.
— Бакалыга күптән барасым килә иде. Ниһаять, бу хыялым да тормышка ашты. Үземне һәм иҗатымны хөрмәт итүче Бакалы халкына мин бик рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә киләчәктә тагын да шушындый матур очрашулар насыйп итсен иде, — диде Роберт Миңнуллин, сәфәренә йомгак ясап.
Роберт Мөгаллим улының сүзләренә “Амин, шулай булсын!” диясе генә кала.