+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 Май 2016, 02:00

Халык бәхете өчен хезмәткә багышланган гомер

Башкортстанның билгеле җәмәгать эшлеклесе, сәясмән, күренекле авыл хуҗалыгы белгече, профессор Рәдил Мөхәммәтдиновка 80 яшь.

Биографик белешмә.

Рәдил Мөхәммәтдинов 1936 елның 2 маенда Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында туган. 1959 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, туган районында агроном, комсомол райкомының беренче секретаре, колхоз рәисе, партия райкомының икенче секретаре вазыйфаларында эшли.

1965-82 еллар. КПССның Салават райкомы беренче секретаре.

1982-87 еллар. КПССның Тәтешле райкомы беренче секретаре.

1987-91 еллар. БАССР Агропромсоюзы рәисенең беренче урынбасары — министр.

1991-97 еллар. Башкортстан Республикасының Җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе.

1997-2015 еллар. Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры.
Читайте нас: