+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 июнь 2016, 02:00

Йөрәгенең уты бар, тормышының коты бар

Республиканың мәдәният дөньясында күренекле шәхес Гөлдәр Моратовага 65 яшь.

Танышканнан бирле үзенә дә, эшләренә дә сокланып бетә алмаган республикабызның билгеле хатын-кызларының берсе Гөлдәр Моратова турында уйлаганда, укучы чагымда пионервожатыйга багышлап, бала инануы белән язылган гади шигырь юллары искә төшә:

Йөрәгендә уты булган гына,
Башкаларга очкын кабыза.


Чынлап та, йөрәгендә сөю, иман, максатка омтылыш, хезмәт чәме, дөнья гаме, изгелек, матурлык утлары йөрткән шаукымлы кеше ул Гөлдәр ханым. Аның белән сөйләшкәндә, хәтта елмаюыннан, күзләреннән бөркелгән ихлас нурлар аша күңелең җылынып, дөнья яктырып киткәндәй була. “Позитив кеше”, “Аурасы уңай”, “Якты йөзле” диләр андыйлар хакында. Гөлдәр Сабит кызын бер күргән кеше аны онытмый, башкалар белән бутамый.

Дистә елдан артык республика­ның мәдәният министры урынбасары, соңгы елларда Башкортстан милли әдәбият музее директоры вазыйфаларын башкарган өчен генә түгелдер, димен. Чөнки бу эшләрдә кемнәр генә эшләмәгән, сагынып, горурланып, хәтерләрлек нинди исемнәрне беләсез?! Юкка гынамы күренекле шагыйрь Сафуан Әлибай 1996 елда аны туган көне бетән котлап:

Болганчыклы заман алга чаба,
Бирешмәбез каршы җилләргә.
Дөнья күптән нурга чумар иде
Күбрәк булса җирдә Гөлдәрләр
, — дип язмагандыр.

Кеше язмышлары хакында уйлаганда, аның гомер баскычларын, үсеш-уңыш серләрен барламый булдыра алмыйм. Чөнки аларсыз геройның булмышын ачыклау мөмкин түгел.

Учалы кызы Гөлдәр Моратова да бүген ап-ак күлмәген киеп, Ирәмәл тавына менеп, алтындай сары чәчләрен җилфер­дәтеп, хәйран итәрдәй туган табигате аша алдагы офыкларга караш ташлап, үткән гомерен, балачак һәм яшьлек максат­ларының тормышка аша баруын, югалту-сагышларын һәм җиңү-куанычларын хәтерләп, алдагы көннәргә яңа планнар корып, уйланып торадыр кебек. Алтмыш бише тулганда йөрәгендә гаме булган кеше ничек артына әйләнеп карап, истәлекләргә чуммасын да, үз-үзенә отчет бирмәсен инде?! Бигрәк тә, канатлы хыялларга бай яшьлеге алдында?! Ул бит: “Тормышка ашыра алдыңмы минем омтылышларымны?” — дип бүгенге юбилярдан җавап көтә сымак.

Җырлы-моңлы эшсөяр гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә Гөлдәр. Әтисе Сабит өздереп гармунда уйный, үзе дә кушылып җырлый. Әнисе Хәсбиямалның да тавышы моңлы. “Сагышланып җырлый да, үзәкләрне өзә”, — ди аны тыңлаган күрше апалар. Апалары Римма белән Минфәрә дә әти-әнисеннән матур җырлар отып “әртис” булып уйнарга ярата. Һәр туган баласын, малай булыр, дип көткән Бөрҗән Сабир (кушаматы Бөрҗән районыннан булганга бирелгән) өченчегә кыз тугач, гаиләсен аерып җибәрә дә икенче хатынны өенә кертә.

Сугыш башлангач кына өйлә­нешеп, авыр елларда иренең тракторында җир сөргән, яу юлларыннан исән-сау кайтуын сагынып көтеп алган, үзенә өч бала бүләк иткән хәләленең хыянәтен авыр кичергәндер инде әни кеше. Кайда гына эшләсә дә чәмләнеп башкара, алдынгылыкны бирми. Авылдашлары, ышанып сайлагач, депутатлык вазыйфасын да ихлас үти.

Ә кызлар күбрәк мәкаль һәм әкиятләр остасы, Коръән догаларын яттан белгән, сәнгатькә гашыйк Хөмәйрә картәнисе тәрбиясендә үсә. Аның шушы матур сыйфатлары игелекле орлык булып шытып чыкмый буламы сабыйларның саф күңелендә.

Үч сакламау, гафу итә белү дә — гаилә йогынтысы булуы мөмкин. “Ир бирмәк, җан бирмәк” дигәндәй, әнисе дә үзенең беренче мәхәббәтен, балаларының газиз әтисен гафу итә. Гөлдәргә алты яшь тулгач, гаилә яңадан бергә яши башлый. Әтисенең хыялы да тормышка аша: ике улы дөньяга килә. Гөлдәрнең туганнары сәнгать яратып үсә: сурәт тә төше­рәләр, өздереп баянда да уйныйлар, сокландырып җырлыйлар да.

Зәңгәр күк төсле күзләрен күккә төбәп, җиһан хакында да хыялланырга ярата Гөлдәр. Нинди серле дә соң бу күк йөзе? Ай-кояштан, йолдызлардан башка анда тагын ниләр бар икән?

Югары сыйныфларга җиткәч тә бу сорауларны Гөлдәр астрономия фәнен өйрәткән Фәния Нургали кызына бирә, чөнки астрономия аның яраткан дәресе була. Киләчәктә аның серләрен белергә тели ул. Бу хыялы да эзсез үтмәгәндер, уйчан кызның югарыга карап фикер итәргә, яктылыкка юл ярырга кирәклеген күңеленә салгандыр.
Туган авылында башлангыч мәктәп кенә булгач, Кунакбай мәктәбенә йөреп укырга туры килә Илтабан балаларына. Моның да авырлыклары белән бергә яхшы яклары да бар: иртәрәк торасың, беренче дәрескә өлгерергә тырышып, йөгерә-атлый барасың. Иртәнге саф һава, көндәлек физзарядка, язгы, көзге, кышкы матур табигать күренешләре... Юлдагы карлы бураннар, койма яңгырлар чыныктыра да, ныкышмалылыкка, ару-талуга игътибар итмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, тагын да бик күп яхшы нәрсәләргә өйрәтә. Мәктәп юлында мәсьәләләр чишелә, шигырьләр ятлана, тәүге хис-тойгылар уяна... Баштан үткән хәлләр.

Йөреп уку Гөлдәрнең дә характерын камилләштерүдә үз ролен уйнагандыр. Бәләкәйдән үзаллылыкка омтылган сөйкемле һәм сәләтле кызыкай беренче сыйныфтан ук сәхнәгә күтәрелә: биергә, җырларга, шигырь укырга ярата, тамашачылар алдында үзен чын артистларча итагатьле һәм кыю тота. Аның уңышларына әти-әнисе, туганнары гына түгел, тәүге укытучысы Рәзифә Казыева да шатланып бетә алмый. “Бу баланы арытаба укытырга кирәк, күрерсез, зур кеше булып китәр әле ул”, — ди укучысының якыннарына. Ә Гөлдәр­нең иң изге хыялы янында гына: әтисенең гармун уйнаганын ишетсә, барлык мәшәкатьләрдән, ыгы-зыгылардан югарырак күтәрелә, илаһи моң дөньясына чума. Өйдә кеше булмаганда, унике рәтле зур гармунны көчкә алдына салып, уйнарга, үзе дә тылсымлы көйләр чыгарырга тырыша. Әнисе берчак әтисенә: “Сабит, бу бала гел гармун кочаклап утыра башлады, кыз кеше җитдирәк шөгыль­ләргә өйрәнсен иде, нишлибез?”, — ди. Киңәшләшәләр дә, гармунны сатып җибәрәләр, кызларының күңелен китмәс өчен аңа матур бүрек алып бирәләр. Музыка шаукымы кагылган кеше өчен тылсымлы гармунны кием генә алыштыра аламы соң?! Бүрекне ул ишек төбенә ыргыта. Кайгыра, сагышлана бала. Берәү булса, җайлап күнегер дә иде. Тик Гөлдәргә киләчәк язмышына юнәлеш бирердәй холкы ныгый бара. Бу бары тик мөмкинлегенә, үз булдыклылыгыңа, үз көчеңә генә ышану, хыялларның тормышка ашуына җирлек була. Кешене хәрәкәткә, нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә. Ә чынбарлыкка әйләндерә алмасаң, буш куык сыман инде ул. “Мин гармунны үзем сатып алачакмын, үзем эшләп тапкан акчама. Ул чакта инде аңа беркем дә хуҗа була алмаячак: хәтта әтисе белән әнисе дә!” — дип ниятләп куя ул.
Читайте нас: