“Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары, билгеле журналист Алик Шакиров, чараны ачып, Марсель Сәлимовның иҗаты һәм казанышлары турында сөйләгәннән соң, сүзне автор дәвам итте. Ул һәр чыккан китапның басылу тарихы, мөхәррирләре, аларны тәкъдим итү чаралары турында сөйләде, шигырьләрен, юморескаларын укып ишеттерде. Урысча чыккан китапларның тәрҗемәчеләрен атады, аларга рәхмәт белдерде.
Чарада сатира-юмор остасының шигырьләрен тәрҗемә иткән профессор Марат Ямалов, шагыйрь Сергей Янаки да катнашты һәм чыгыш ясады. Алар авторга рәхмәт сүзләре белдерде, тәрҗемә иткән кайбер әсәрләрне укып ишеттерде.
Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Җандәүләтов Марсель Сәлимов китапларының киштәләрдә тузан җыеп ятмыйча, бик тиз таралуын билгеләде. “Заманына күрә көлкөһө” китабына исем кушуда үзенең дә өлеше булуын билгеләде.
Сукырлар өчен махсус китапханә директоры Айгөл Әминева авторга яңа гына “табадан төшкән” Брайль шрифты белән басылган “Заманына күрә көлкөһө” китабын һәм аудиокитап бүләк итте. Чарада, шулай ук, Риза Магазов, Камил Әхияров, Гарифулла Яппаров, Марат Абдуллин, Сабир Җиһаншин, Энгель Зәйнетдинов, Ринат Камал, Ләлә Биишева да чыгыш ясады. Чарада, Марсель Сәлимгә совет офицерлары берлеге әгъзалыгы таныклыгы һәм “Җиңүнең 70 еллыгы” дигән истәлекле медаль дә тапшырылды.
Чара ахырында Марсель Сәлимов автограф белән китапларын бүләк итте. Язучы киләчәктә дә сатира-юмор фронтында ал-ял белми хезмәт итәргә ышандырды.