+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 июнь 2016, 02:00

“Кызыл таң” — Стәрлебашта

Сез гәзиткә килмәсәгез, гәзит сезгә үзе килә.“Кызыл таң”ның күптәннән килгән матур йоласы бу: матбугатка язылу чорында редакция хәбәрчеләре республика районнарына чыгып, укучылары белән очрашулар, иҗат кичәләре үткәрә. Шул рәвешле, төбәкләрдә хәлләр торышы белән якыннан танышып була. Халык исә журналистлар белән күзгә-күз очраша, кирәк тапса, дәгъваларын белдерә, киңәшләрен җиткерә. Бик уңайлы!

Чираттагы мондый очрашулар Стәрлебаш районында узды. Башта Айдарәле авылында, соңрак район Мәдәният сараенда республиканың танылган артистлары катнашлыгында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дигән күркәм бәйрәмнәр үтте.

Ничек Инсаф Галимов “заправка”сыз калды

Айдарәледәге концертта Стәрлебашның үз якты йолдызы Инсаф Галимов та катнашты. Аның туган ягындагы популярлыгын җиткерү өчен кечкенә бер мисал да җитәдер. Авылым Карагышка кайтканда Стәрлебашта заправкага туктадым. Чират, көтәбез. Шулчак халык рульләрен ташлап, бер машина янында бөтерелә башлады. Баксаң, Инсаф Галимов та туган авылы Бузатка кайтып барышлый туктаган икән. Җырчы белән кочаклашырга, күрешергә яңа чират тезелде. Машиналар онытылды. Ачык күңелле Инсаф һәр кешене зур игътибар белән тыңлап, һәркайсына җавабын кайтарды.

Айдарәле авылындагы концертта катнашу тәкъдимен дә берсүзсез кабул итте Инсаф. Җитмәсә, үзенең операторын да, аппаратурасын да алып кайтты.

Зур кунаклар

Бәләкәй авылларга, бигрәк тә алар үзәктән читтә урнашса, зур артистлар, теләсә дә, бик еш килә алмый. Аннары, артистны да бит үз “икмәге” борчый. Халык киләчәкме? Билет алачакмы? Җыелган акча чыгымнарны каплаячакмы? Ләкин бу — кагыйдә түгел. Кайчагында зур дәрәҗәле артистлар да хәйрия акцияләрендә катнаша. Нәкъ менә безнең очрактагы кебек!

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дә — түләүле концерт. Әмма аннан кергән бар табыш тиененә кадәр тама­шачының үзенә гәзит рәве­шендә кайта. Шулай итеп, концертка килүче һәр кеше я “Кызыл таң” гәзитенә, я “Тулпар” яисә “Әл­лүки” журналларына язылды.

Хәйрия акциясендә катнашучылар, алдан әйтеп үтелгән Бузат егете, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре Инсаф Галимовтан гайре, Башкортстанның халык артисткасы Асия Смакова, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисалары Дамира Сәетова белән Алина Дәүләтшина-Сабирҗанова, танылган баянчы, күп шигырьләр һәм җырлар авторы Салават Әхсәнов булды.

Асия Смакова күрше Стәрлетамак районының Латыйп авылында туып-үскәнгә, Стәрлебашны да үз туган ягы кебек күрә. Юл буе таныш авылларны барлады, хәтта агачларын да сагынуын сөйләде. Дамира Сәетова белән Алина Дәүләтшина-Сабирҗанова Стәрлебаш юлларын беренчегә генә узмый. Күпмедер вакыт элек алар шундый ук концерт белән районның Карагыш авылына килгәннәр иде.

Салават Әхсәнов “Кызыл таң”чылар белән башка районнарда еш йөри, күп чараларда катнаша, Айдарәле авылына исә “гәзит белән” беренчегә килүе булды. Уфаның “Юла” студиясендә тәрбияләнүче кечкенә Алина Юлъякшина үзенең биюләре белән гәзит үткәргән күп чараларны бизи. Бу концертта да чыгыш ясады.

Куаныч

Шунысы сөенечле, авылда халык сәнгатькә, иҗатка тартыла. Ишек төбеннән үк концертны оештыручыларны урындагы “Балкыш” ансамбле – җыр-моң, икмәк-тоз, авыл биләмәсе башлыгы Сабирҗан Хәкимов һәм дә авыл халкы җылы сүз белән каршы алды. Балалар бакчасында тәрбия­ләнүчеләр белән мәктәп укучылары “Кызыл таң”га багышлап шигырьләр сөйләде. Ә инде “Кызыл таң” редакциясе үз чиратында гәзитнең тугры дусларын бүләкләде. Концерт барышында күренекле язучы Зәки Зәйнуллин, районның шәрәфле шәхесе Ягъфәр Хисмәтуллин, “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзите мөхәррире Мансаф Ганиев, гәзит укучылар сүз тотты. Кичәнең төп өлеше, әлбәттә, концерт булды. Очрашу кабатланмас тәэссоратлар калдыргандыр, дигән ышанычтабыз.

Тәкъдим

Уфа шәһәренең “Регионстрой” җәмгыяте директоры Фәзит Фаткуллин районның Бакый авылында туган. Киң күңелле эшкуар туган авылын ямьләндерүгә көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмый. Зур эшләренә тукталып китмичә, “Кызыл таң”га кагылышлысын гына әйтеп үтәбез. Ул елның-елында авылдашларына бүләк итеп “Кызыл таң” яздыра. Быел да бакыйлыларны гәзит белән куандырды ул, икенче яртыеллыкта гәзит берничә дистә йортка “ишек кагачак”.

Район Мәдәният сараенда концерт үткәрү тәкъдимен дә Фәзит Әхәт улы ясады. “Бина иркен, тамашачы да җыелыр, хакимият башлыгы Фәнүр Туктаров сәнгатьне үз иткән кеше буларак, каршы килмәс. “Кызыл таң”ның тиражы артыр. Мин райондашлар өчен “күчтәнәч” әзерлим”, — диде. Баштан мең төрле уй уза. Район Мәдәният сарае — ул авыл клубы түгел, аренда хакын түләргә туры килмәсме икән, дип борчылдым. Аннары, районда бер-бер артлы фести­вальләр уза, чаралар үткәрелә, бинаның билгеләнгән көндә буш булуы да кирәк. Фәзит Фаткуллинның сүзе чынга ашты. Хакимият башлыгы Фәнүр Зөфәр улы “гәзит бәйрәме”н үткәрүдә, чараны оештыруда зур булышлык күрсәтте. Беренче артист килгәннән алып, соңгы кунакны озатканга кадәр безнең белән бергә булды.

Вакыйга

Район үзәгендә үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” чын мәгънәсендә мәдәни вакыйгага әверелде. Алда әйтеп үтелгән “күчтәнәч” — ул стәрлебашлылар белән очрашуга кайткан күренекле драма актеры, РСФСРның, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров булып чыкты. Фидан Сафа улы үзе генә дә ярты концертны алып барды, тамашачының йөрәк түрендә йөрткән, ярат­кан, һәркайсыбыз яттан белгән җырларны башкарды. Стәр­лебашта мәдәниятнең нык үсешкән булуын билгеләде ул.

Икенче көнне Фидан Гафаров белән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, ул катнашкан “Мин синең каенанаң булам” дигән премьера спектакленә багышланган матбугат конференциясендә очраштык.

Җыелучыларның: “Фидан Сафич, ни яңалыклар?” — дигән соравына, җырчы: “Кичә Стәрлебашта бик матур концерт булды”, — дип сөйләп китте. Аның ялкынлы чыгышлары стәрлебашлылар кү­ңеленә май булып ятса, Стәрлебаш та Фидан Сафа улының күңелендә якты хисләр калдырган. Җырчы төбәк халкының кунакчыллыгын, Стәрлебаш урамнарының чиста һәм төзек булуын билгеләде.

Күңел бирү шулай була!

Концерттан соң машинада сөйләшә-сөйләшә Уфага кайтып киләбез. — Аптырыйм мин, — ди гүзәл җырчыбыз Алина Дәүләтшина. — Кайчагында концертларда чыгыш ясау шулкадәр дә хәлне ала, арыта. Ә әле дәртләнеп, илһамланып кайтып киләм. Төн буе да җырлый алырмын кебек. Күңелдә шундый рәхәт!

Аңа җырчы егетебез, үзе дә җырлар язучы Айнур Такиулла кушыла:

— Алина, чынлап та шулай бу. Бәрәкәтле җир булды, күрәсең... Стәрлебашны яраттым мин...
Стәрлебашның талантлы игезәк-җырчылары Венера белән Регина Әхмәровалар­ның йөрәкләргә үтеп җырлавы, аларның район данын чит якларга да таратуы хакында сөйләшеп кайттык. (Венера белән Регина — “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” кичәсен башлап җибәрүчеләр булды).

Биюче кызыбыз Алина Юлъякшина исә бүләккә алынган ак аюын кочаклап, елмаеп, татлы йокыга талды. Ул да канәгать.

Яңадан очрашканга кадәр!

Әлбәттә, бүгенге заман авырлыклары кешенең кү­ңелен төшерергә мөмкин. Әмма рухы бирешми, яктылыкка, иҗатка тартыла, илһамлана-моңлана икән, кеше сынауларга бирешми. Гәзит укучыларыбызга да якты киләчәк, бүгенгесенең исә “гәзитле” булуын телибез. Бергә булыйк, дуслар!

Cүз ахырында. Район күләмендә “Кызыл таң” үткәргән чараларга булышлык иткәне, гә­зитне пропагандалаганы өчен редакция коллективы район җитәк­челегенә, аерым алганда хакимият башлыгы Фәнүр Туктаровка, мәдәният бүлеге хез­мәткәрләренә һәм мә­дәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиевага, почта бүлекчәләре хезмәт­кәрләре һәм почта начальнигы Люзия Исән­гужинага, “Регионстрой” җәмгыяте җитәкчесе Фәзит Фаткуллинга һәм артистларга олы рәх­мәт белдерә.
Читайте нас: