+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 июнь 2016, 02:00

Ә балаларның үз бәйрәме!

Быел ул истәлекле мизгелләргә аеруча бай булды.Шат көлүләр, кызыклы уеннар, шаян клоун, төрле төсләр белән балкыган сабын куыклары, музыка... Яңа Каенлык авылы шаулап торды, чөнки биредә ел саен үткәрелә торган балалар сабантуе үтте. Бу чараны авыл мәдәният йорты “Кызыл таң” гәзите һәм район Советы депутаты, яшь депутатлар ассоциациясе җитәкчесе Рөстәм Әхтәмов белән берлектә үткәрде.

Яңа Каенлык бәхетле авыл ул. Биредә, әнә, йөзләгән бала җыелган. Авылның байлыгы алар, авылның киләчәге! Зурраклары биюгә сикереп төшә, төрле уеннарда катнаша, призлар яулый. Ә кечкенәләре әни­ләренең итәгендә утырган килеш чәбәкәйләп, кызыклы тамашаны манзара кыла.

Ә тамаша искиткеч! “Минем шушы яшемә җитеп клоунны беренче күрүем, бу балалар бик бәхетле инде, алар өчен нинди генә чаралар үткәрелми!” – ди бәйрәмгә оныгын алып чыккан 70 яшьлек апа. Нефтекама шәһәреннән махсус чакырылган клоун балаларга күбекләр шоуы һәм ут, төтен белән трюклар күрсәтте. Бәйрәмдә уеннар да бик күп булды, аларны мәдәният йорты белгечләре оештырды.

– Мәктәп тә, яшьләр бүлеге дә читтә калмады, бергәләшеп эшлибез, бүләген алырга да ярдәм иттеләр. Рөстәм Әлфәрит улы бик актив депутат, яшь депутатлар корпусын да җитәкли, әлеге чараны оештыруга да бик актив кушылды, ә “Кызыл таң” – ул яратып укыган гәзитләребезнең берсе. Балачак иле, минемчә, “Әллүки”дән башлана, шуңа да балалар сабантуен бергәләп үткәрәбез, – ди авыл мәдәният йорты директоры Ралина Мөхәсимова.

Яңа Каенлык менә шундый, эш дип җан атып торган Ралиналары, Рөстәмнәре белән дә бәхетле ул. Биредә авыл тормышы гөрләп тора. Ралина ханым белеп әйтә: күп нәрсә клуб хезмәткәрләреннән тора, үзең эшләмәсәң, авылың да тора-бара сүнә, йокыга тала. Ә инде клуб хезмәткәрләре эшли икән, һәркайда җанлылык күзәтелә.

Менә бит әле барысы да хәрәкәттә, барысы да уйланылган: кызыклы программа төзелгән, уеннар уйнала, призлар тартмасы белән хуҗаларын көтеп утыра, ә читтәрәк, борыннарны тәмле исе белән кытыклап, казанда карга боткасы пешә. Әле уйнап арыган балаларны ямьле өстәл, тәмле ботка да көтә! Болар барысы да иренмәү, эшеңне яратып башкару нәтиҗәсе.

– Ничек үткәрмисең инде, сабыйлар ел буе көтеп тора бу чараны, сабантуй сездә кайчан була, дип күрше авыллардан да алтыраталар. Әйдә, бәләкәчләргә бер шатлык булсын, алар көлсә, үзеңне никадәр бәхетле тоясың! — ди Ралина ханым.

— Бу бәйрәм — җанлы бәйрәм, ул үзебезнең балалар өчен үткәрелә, исем өчен түгел, шуңа да ямьле үтә, — дип сүзгә кушыла Рөстәм Әхияров.

...Менә шулай, районнарда, үзәк усадьбаларда сабантуйлар гөрләгәндә, Яңа Каенлык балаларының үз сабантуйлары үтте. Балаларны кайгырта белүче, аларны зурлаучы, алар өчен тырышучы кешеләр төбәге шул ул Краснокама!
Читайте нас: