+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 июнь 2016, 02:00

“Сәгать”тә очраштык...

Таһир Ахунҗанов данлаган йола Бишбүләк районында бүген дә лаеклы дәвам итә.Күренекле партия эшлеклесе һәм язучы Таһир Ахунҗанов) үзенең туган төяге – Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында гына үткәрелүче үзенчәлекле “Сәгать бәйрәме”нә багышланган документаль повестен “Сәгать”тә очрашырбыз...” дип атаган иде.

Таһир Исмәгыйль улының якташлары борынгыдан калган матур гадәт буенча, ел саен җәй сәгате суккан 7 июнь көнне Уфа ягыннан Усак-Кичүгә алып керүче олы юл буендагы искиткеч хозур акланда җыелуын дәвам итә. Быел ул тагын да ямьлерәк узды, чөнки Усак-Кичүнең 270 еллыгына да багышланган иде. Чарага, һәрвакыттагыча, зур вазыйфалы рәсми кунаклар чакырылды һәм, иң мөһиме, туганнар, дуслар, сыйныфташлар, ерак араларны якын итеп кайтып, шушында очрашты.

“Менә шушы, сәхнәгә терәлеп торучы каенны кочаклап, туган яклар белән хушлашып, яу кырына киткән идек дип сөйләгәнен, “Сәгать бәйрәме”нә кайткан саен шушы каен янында бик озак тын торганын бер дә онытмыйм” дип, Таһир Исмә­гыйль улын олы хөрмәт белән телгә алды Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин.

“Мондый матур бәйрәм башка бер җирдә дә үткәрелми – “Сәгать”тә бер генә тапкыр катнашкан кеше дә Бишбүләкне гомерлеккә үз итеп, яратып китә!” – дип, усак-кичүлеләргә үзенең зур ихтирамын белдерде бәй­рәмне дәртле җырлары белән тагын да ямьлерәк иткән Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Галимов.

Авылдашларын, бәйрәм кунакларын туган ягын күркәмләүгә күп өлеш керткән, даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп килгән кешеләрнең берсе, “Востокнефтезаводмонтаж” заводының генеральный директоры урынбасары Фәнил Хөснет­динов, Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нури­әхмәтов һәм республиканың баш трансплантологы, галим Рифат Нуриәхмәтов кебек егетләрне тәрбияләп үстергән, шушы көннәрдә Бишбү­ләкнең шәрәфле шәхесе исеменә лаек булган, юл төзү һәм ремонтлау идарәсен күп еллар уңышлы җитәкләп килгән Рәмзил Нуриәхмәтов, элекке партия райкомы секретаре, районның шәрәфле шәхесе Җәмил Хәйретдинов, Фәнүз Мөхәммәтов һәм башкалар сәламләде.

Усак-Кичү авылы хакимияте башлыгы Рамил Шиһапов һәм урындагы хуҗалык җитәкчесе Мәгафүр Лотфуллин, Рәсүл Фазуллин, Дамир Сәмигуллин, Вәгыйзь Зарипов, Альберт Заһидуллин, Рәмис Мөхәррәмов, Дамир Шиһапов кебек алдынгы механизаторларга язгы басуда күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырды.

“Сәгать бәйрәме”, һәрва­кыттагыча, төрле спорт бәйгеләренә, халык уеннарына бай булды. Төп бәйге булган милли көрәштә Стәрлебаш районы егете Рушан Рамазановның җиңүе “Сәгать”нең күптән инде бөтен республика бәйрәменә әверелүен ап-ачык күрсәтте. Әлеге чараның могҗизага тиң тагын бер үзенчәлеге бар – һәр елны “Сәгать бәйрәме” Усак-Кичүдә генә коеп-түккән җылы яңгыр белән тәмамлана. Табигать быелгы бәйрәм программасына да үзгәреш кертмәде.
Читайте нас: