Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 август 2016, 02:00

Ике тапкыр грант иясе

Флүзә Низамова туган телгә мәхәббәт уяту белән беррәттән, укучыларында ватанпәрвәрлек хисләре дә тәрбияли.Ягымлы карашлы, йомшак сүзле, һәр укучысына игътибарлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флүзә Низамова — бөтен йөрәген, барлык сәләтен мәктәпкә, балаларга белем бирүгә багышлаган шәхес. Дүртөйле районының Мәскәү авылында хезмәт салучы тел белгече ике тапкыр “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Федерациясе Президенты грантына ия булды. Ул “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Мәгариф алдынгысы” дигән мактаулы исемнәргә ия.

— Һөнәремне бик яратам, — ди Флүзә Хәниф кызы. — Белем учагы бөтен гомеремә яктылык бирә.

Флүзә Низамова тамырлары белән Балтач районының Усман авылыннан. Урта мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Дипломлы укытучы булып, туган районының Иске Тимкә мәктәбенә эшкә кайта. Биредә булачак тормыш юлдашы Ризаны очрата, кияүгә чыга. Гаиләсе белән башкалага күчәләр, Флүзә Хәниф кызы 1нче полиграфия училищесында тәрбияче һәм урыс теле укытучысы булып эшли. 1986 елда ирен Дүртөйле районының Мәскәү авылына эшкә җибәрәләр. Флүзә Хәниф кызы шундагы мәк­тәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Тирән белемле, берөзлексез үз өстендә эшләүче мөгаллимә төрле кон­ференцияләрдә еш катнаша, аның укучылары иҗади бәйге­ләрдә, олимпиадаларда җиңү яулый. Казанда үткәрелүче халыкара олимпиадаларда Флүзә Низамованың укучылары ун ел рәттән катнаша һәм бер елны да пьедесталга күтәрелми калмый.

— Һөнәремдә уңышка ирешәм дигән кеше кө­чен дә, вакытын да кызганмаска тиеш. Дәрес­ләрем беткәч, мәктәптән кайтып китәргә ашыкмадым, төштән соң сәләтле укучыларым белән шөгыльләндем, тел, әдәбиятка багышланган төрле мәдәни чараларны еш оештырырга тырыштым, — ди мөгаллимә. — Укытучы өчен иң зур дәрәҗә, мактау – ул укучыларының матур җиңүләргә ирешүе бит.

Бүгенге көндә Флүзә Хәниф кызының ике дистәдән артык укучысы тел белгече, журналист булып хезмәт сала. Әлеге вакытта да ул татар теленә сөю тәрбияләгән егет-кызлар арасында шушы юнәлештә белем алучы студентлар бихисап. Ватанпәрвәр шәхесләр үстерү юлында балалар күңеленә туган илгә, туган телгә мәхәббәт орлыкларын чәчү – укытучының изге бурычы дип саный ул. Дәресләрен мавыктыргыч, истә калырлык итү өчен күп көч сала. Материал үзләштергәндә туган авыл тарихына, аның данлыклы шәхесләре биогра­фияләренә мөрәҗәгать итү кебек алымнарны да куллана.

— Укучыларым халык авыз иҗатын бик теләп өйрәнә, — ди Флүзә Хәниф кызы. — Бәет темасын үткәндә, алар белән авыл халкыннан бәетләр җыябыз, борынгы җырлар темасын үзләштергәндә, аларны тыңлыйбыз. Районыбыздагы авылларның атамалары тарихын аксакалларыбыздан, агъәбиләребездән сорашып өйрәнү — балалар күңелендә үткә­небезгә кызыксыну уятуның тагын бер ышанычлы юлы ул. Дәресләрдә ялкыткыч бер­төрлелектән качу бик мөһим. Китаптагы күне­гүләр генә балага кызык булмаска мөмкин, шуңа видеоматериаллар белән эшләүне киң куллану нәтиҗә бирә. Һәр педагог бераз гына тылсымчы була белергә дә тиеш.

Флүзә Хәниф кызы гаиләсендә хәстәрлекле хуҗабикә, ягымлы әни. Ире Риза белән, авылдашларын сокландырып, матур гомер киче­рәләр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, уллары Ринат, ак хыяллар белән медицина университетында укып йөр­гәндә, фаҗигале рәвештә гүр иясе була. Флүзә апа белән Риза абый, язмышның авыр сынавын сабырлык белән кичерергә, арытаба яшәргә үзләрендә рухи көч таба. Бүген кызлары Эльзага ярдәмләшеп, оныклары Илнар белән Әлфияне тәрбияләшеп, күңелләренә юаныч алалар.

— Эльза да укытучы һөнәрен сайлады. Мәктәптә укыганда, татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда үткәрелүче олимпиадаларда җиңү яулап сөендерә иде, — ди Флүзә Хәниф кызы. — Бүген ул үзебезнең Мәскәү мәктәбендә эшли.

...Август кояшы дөньяга нурларын мул өләшсә дә, тиздән табигатьтә көз хакимлек итәр. Флүзә Хәниф кызының да гомер мизгел­ләренең алтын вакыты: салган хезмәтенең җимешләрен күреп, авылдашларының, укучы­ларының ихтирамын тоеп яши ул.
Читайте нас в