Быел конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланды, кич дәвамында аның шигырьләре яңгырады. Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов катнашты.
Җиңүчене иҗади зыялылар, сәнгать эшлеклеләре, шулай ук Татарстан белән Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыклары вәкилләреннән торган жюри билгеләде.
Матур һәм талантлы татар кызы титулына һәм яңа машинага Башкортстаннан Эдельвейс Ихсанова ия булды. Эдельвейс Альберт кызына 18 яшь, ул Башкортстанның Федоровка районы Юрматы авылында туган. Салават медицина колледжында укый. Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Ул җиңүчегә конкурсның төп бүләге — Татарстан Президентыннан яңа автомобиль ачкычын тапшырды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе конкурсны оештыручыларга киләсе елда финалны җиңүче яшәгән төбәктә үткәрү идеясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу конкурс географиясен киңәйтүгә һәм катнашучылар санын арттыруга булышлык итәчәк.