+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
13 октябрь 2016, 02:00

Энциклопедия — дәрәҗәлелек билгесе!

Уфада “Русиянең хәзерге фәнни инфокоммуникацион системасында төбәк энциклопедияләре” дип аталган халык­ара фәнни-гамәли конференция узды. Русия Гуманитар фәннәр фонды гранты ярдәме белән оештырылган чарада катнашу өчен илнең 16 төбәгеннән, шулай ук Казахстан белән Молдовадан 50дән артык энциклопедия коллективы гариза биргән.

Конференциядә фәнни-белешмә басмалары булдыру өстендә эшләүче галимнәр, “Башкортстан энциклопедиясе” фәнни консультантлар Советы әгъзалары, төбәкне өйрәнүчеләр катнашты.

Беренче көнне “Башкортостан” кунакханә комплексының конференцияләр залында — пленар, икенче көнне Башкортстан Фәннәр академиясендә “Русия төбәк энциклопе­дистикасының оештырылу тарихы, юнәлешләре һәм үсеш перспективалары” белән “Универсаль һәм махсуслаштырылган төбәк энциклопедияләрен әзерләү методикасы” дигән темаларга секция утырышлары узды.

Форум башланыр алдыннан Башкортстан Фәннәр академиясе, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә, Чувашстан дәүләт гуманитар фәннәр институты һәм башка учреждениеләр исеменнән сәламләү сүзләре җиткерелде. Илдәге төбәк энциклопедиясенең үсеш этаплары һәм бүгенге хәле (“Башкортстан энциклопедиясе” фәнни-тикшеренү комплексының генеральный директоры Вилдан Сәетов), электрон милли энциклопедия порталы, мондый ресурсларны куллануда дөнья тәҗрибәсе (“Зур Русия энциклопедиясе”нең электрон версиясе техник директоры Павел Конотопов), Русия төбәкләренең электрон энциклопедиясе (видеоязмада Русия Милли китапханәсенең тарихи библиография төркеме мөдире Алексей Раздорский), терминнар системасы, төбәк энциклопедияләрен әзерләү методикасы һәм башка темаларга чыгышлар тыңланды.

Икенче көнне, аерым алганда, тематик энциклопедияләр булдыру методологиясе мәсьәләләре, өлкә һәм универсаль төбәк энциклопедияләрен әзерләү методикасы, фактларны тикшерү принциплары, басмаларның белешмә-библиография аппараты эше хакында дискуссияләр узды.

Конференция ахырында төбәк энциклопедистикасы белән фәнни китаплар бастыру өлкәсендә “Башкортстан энциклопедиясе” Тыва гуманитар һәм кулланма социаль-икътисади тикшеренүләр, Коми Респуб­ликасының Тел, әдәбият һәм тарих институтлары белән хезмәттәшлек турында килеште.

“Түгәрәк өстәл” барышында кон­ференциядә катнашучылар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде, чараның югары дәрәҗәдә үтүен ассызыклады һәм эш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.
Читайте нас: