Мишкә районы үзәгендә яшәүче Илгиз Шәкүров район хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып эшли. Моннан тыш, ул — төбәктәге татар хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең берсе, “Әнисә” мәчетендә “Атнакич” түгәрәген алып бара, “Әс-Сәлам” гәзитен чыгаруда катнаша, туган авылы Бабайда үткән зур чараларга сценарийлар яза, аларны алып бара, җырлый, клиплар төшерә, тавышы радио-телевидениедә яңгырап тора, район үзәгендә зур, матур йорт салып кереп, хәләле белән ике бала үстерә... Болар әле күзгә күренеп торганнары гына, гамәлләре күп Илгиз Сәхил улының.
Мишкәгә концерт белән килгән артистларның күбесе аның ярдәменә таяна. Ике республикадан да җырчылар, бу якларда чыгыш ясарга булса, башта Илгизне эзләп таба. Ә күптән түгел бер төркем җырчы аның туган көне – 45 яшенә багышланган кичәгә җыелды. Мәдәният йортында узган әлеге чара район тормышында күренекле вакыйгага әверелде. Башкортстанның атказанган артистлары Фәрвәз Урманшин, Ришат Галиханов, Резеда Әминева, популяр җырчылар Зарема Әюпова, Флера Шәрипова, Айдар Фәтхетдинов, Венер Каюмов, Гөлшат Арсланова, “Юлдаш” радиосы алып баручысы Филүс Касыймов, башка кунаклар аңа мәртәбә өстәде.
Тамашаны Илгиз Шәкүровның шәхси архивындагы видеоязмалар тезмәсе ачты. Биредә аның егет чагы, өйләнү тарихы, районда башкарган эшләре чагылган, клиплардан өзекләргә дә урын бирелгән. Ниһаять, сәхнә ачылды һәм тамашачы алкышлап җырчының үзен каршылады.
Илгиз Шәкүровны мишкәлеләр райондагы барлык чараларның уртасында күрергә өйрәнгән. Күпләр аның ярдәменә, акыллы киңәшенә таяна. Әмма якташлары аны сәхнәдә күрүне аерым бер дулкынлану белән көтеп ала. Ул башкарган “Сулар булып ага”, “Әнием өчен”, “Балаларга теләгем”, “Әтием” һәм башка бик күп җырлар республика тамашачысына да яхшы таныш. Әмма Мишкә сәхнәсендә алар башкачарак яңгырый кебек. Залдагылар Илгизнең һәр хәрәкәтен, җан тирбәлешен, күз карашын аңлап тора. Монда аны малай чактан башыннан сыйпап, “Үскәч, җырчы булырсың әле”, — дип дәртләндергән апалар, аның белән бергә таганда атынып, Бөредә балык каптырып үскән яшьтәшләре, дөнья йөген бергә тарткан фикердәшләре, кордашлары... Алар өчен күңеле ачык Илгизнең, аның үзенә дә шундый ук мөнәсәбәт.
Бу концертында Илгиз үз тамашачысын яңа җырлар белән шатландырды. “Тормыш шулай”, “Бәхет”, “Безгә 45 кенә”, “Сакла якыннарымны”, “Рәхмәт булып җырым барсын” кебек әсәрләр залдагыларның күңеленә хуш килде. Моңа кадәр билгеле җырларны тамашачы да рәхәтләнеп җырлап утырды, сәхнә белән тамаша залы бер дулкында тибрәлде. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки җырчы аларның халыкка якыннарын сайлый, “мөгез чыгару”, шаккаттыру — аның өчен ят күренеш.
Ә менә хатыны Гүзәл белән аларның уртак сөю җимешләре – балаларына халык шаккатты. Кызлары Самира искиткеч матур бии. Бу кечкенә фәрештә сәхнәгә тияр-тимәс очып йөри кебек. Ә күзләре — ике ут!
Саматның тавышы сәхнәләрдә инде күптән яңгырый, ул “Туган тел”, “Юлдаш” каналларын тыңлаучыларга да таныш. Әтисенең Уфадагы концертында башкала тамашачысының күңелен яулады. Бу концертта да ул әтисенә кушылып та, ялгызы да җырлар башкарды, алкышларга, чәчкәләргә күмелде. Сүз дә юк, аның киләчәге өметле. Үзе — мәктәптә уку алдынгысы, өйдә әти-әнисенең ярдәмчесе, иң мөһиме, иманлы, тәүфыйклы бала. Балаларына соклангыч тәрбия бирә Шәкүровлар. Гомумән, бу гаиләдә туганнар арасындагы якынлык, бер-берсенә булган ихтирам сокландыра.
“Безгә 45 кенә” дип аталган чагу тамашага республика сәхнәләреннән төшми иҗат иткән җырчылар җыелды. Аларның һәрберсенең карьерасы тауга менгән, яңа үрләр яулаган чоры. Бер сәхнәдә бу кадәр талант ияләрен бергә күрү мишкәлеләргә Илгизнең зур бүләге булды, әлбәттә. Бу хакта район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин да билгеләп үтте:
— Илгиз Сәхил улы хакимияттә җитди эш башкара, аның тырышлыгы белән район мобилизация эше буенча республикада алдынгылардан санала. Иҗатта да тынгы белмәс кеше ул. Башкаладан еракта яшәсә дә, әледән-әле клиплар төшереп, җырлар яздырып, халыкны сокландыра. Ә аның концерты һәрвакыт йолдызлар парадын хәтерләтә. Шуңа да ихтирамга лаек ул.
— Аллага шөкер, туган районым тормышында кайнап яшим, — ди Илгиз. — Башкарган вазыйфаларым бик жаваплы булуына карамастан, төбәктә үткәрелгән чаралар: сайлау, сабантуй, дини бәйрәмнәр оештырумы — берсеннән дә читтә калганым юк. Район татарлары конгрессының җаваплы сәркәтибемен. Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда, үстерүдә бик күп эшләр башкарыла. Булмышымның күп өлешен җыр били.
Халкыбыз элек-электән җырсыз яшәмәгән. Мәхәббәт хисләрен, бәхетен-шатлыгын, югалту кайгысын, хәтта нәфрәтен дә җырга салган ул. Ямансу, кайгылы җырлар жырларга сәбәпләр булмасын. Җырларның күңеллесе көннәребезне нурландырсын. Иң мөһиме — дөньялар тыныч, имин булсын! Балалар әти-әниле булып үссен. Аларның шат тавышлары дөньябызны ямьләсен. Аналарның кайгылы яше таммасын. Алмадай гомерләр вакытсыз өзелмәсен.
Гадәттә, мондый кичәләрне үткәргән иҗат кешеләре турында “якташлары алдында имтихан тотты”, диләр. Бу очракта имтихан булмады ул, дөнья ямен бердәй күрүче, аның тәмен бердәй тоючы җан кардәшләр очрашуы булды. Илгиз фәкать үз көче белән оештырып, гөрләтеп үткәрде бу тамашаны. Аның алдыннан йокысыз төннәр, борчылулар, мәшәкатьләр, барысы да онытылды. Зал тутырып килгән тамашачы, дуслар ихтирамы, иң мөһиме – дәррәү алкышлар барысын да оныттырды. Күңелдә бер яктылык, илһам нуры калды.