– Һәр кеше өчен туган көн – зур бәйрәм. Ә бүген – без барыбыз да яраткан Мостай Кәримнең туган көне. Бөек әдип – безнең милли байлыгыбыз ул, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Римма Үтәшева һәммәсенә котлау сүзләрен җиткереп. Ул өч әдипне әдәбият күгендәге өч йолдызга тиңләде, Мостай Кәримнең шигырен сөйләде.
Тәүдә Пушкин әсәрләре буенча төшерелгән рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов яшь рәссамнарны ихлас тәбрикләде:
– “Барысы да җанлы монда, ямьле монда...” – гимназиягә килеп керү белән шул сүзләрне укыдым. Биредә чынлап та шулай икән, – диде Сынтимер Биктимер улы һәм шәһәр хакимияте исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Габдулла Тукай иҗаты буенча төшерелгән рәсемнәр конкурсына Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов йомгак ясады.
– Сезнең гимназия Мостай Кәримгә тере һәйкәл төсле, – диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп. – Рәсем төшерергә яратасыз икән, гомер буе төшерегез. Җырлап-биеп яшәгез, сәнгатькә омтылу җанны камилләштерә ул.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Эльвира Аеткулова бәйрәмнең бик җанлы һәм фәһемле булуын билгеләде, яхшы теләкләрен җиткерде һәм Мостай Кәрим иҗаты буенча бәйгедә җиңү яулаган балаларга бүләкләр, грамоталар тапшырды.
Чарага Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова да килгән иде.
– Бүген безнең барыбызны да сәнгатькә булган мәхәббәт берләштерде. Бүгенге көннән бик күп яңа матур хисләр, кичерешләр алып кайтам, рәхмәт сезгә! – диде ул һәм залдагы барлык балаларга уңышлар теләде.
Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды.