+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 ноябрь 2016, 02:00

60 яшь тула? Кызык икән...

Сатира һәм юмор остасы Вәлит Илембәтов түгәрәк юбилеен билгели.“Ленин дип әйтәбез икән, партияне күз уңында тотабыз”, дигән кебек, Вәлит Илембәтов турында сөйләгәндә дә һәрчак “Кызык һәм мәзәк” төркеме искә төшә. Нәкъ шушы артист 1990 елның апрелендә “Кызык һәм Мәзәк” эстрада төркемен булдыра һәм әлегә чаклы шушы “көлке театры”ның художество җитәкчесе булып тора. Җәмгыятьтә нинди актуаль проблема бар — аларның барысы да “кызык-мәзәк”челәрнең тел очында.

Төрле елларда бу коллективта Башкорт­станның атказанган артистлары Фәрит Шәйхетдинов, Юнир Салаватов, Фәрвәз Мөхәммәтшин, артист Салават Кучкарбаев кебек билгеле шәхесләр эшләгән. “Кызык һәм Мәзәк” — “Башкортостан” дәүләт теле-радиокомпаниясе тапшыруларының даими катнашучысы. Әлеге көндә коллективта Хәмит Тләмов, Фаяз Янтүрин, Галия Тимербулатова, Зөлфия Әхмәтова хезмәт сала, сәнгать академиясеннән яшь артистка Зөлхиҗә Галикәева эшкә килгән. Бригаданың төп җырчысы — Башкортстанның атказанган артисты Рамил Хаҗиев.

Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтовның сәләтләре күпкырлы. Ул — төрле интермедияләрдә йөзләгән кабатланмас образ тудырган, республикада киң билгеле композитор, шагыйрь, музыкант­ларның иҗат кичәләрен оештырган кеше. Сатирик хикәяләр, интермедияләр, скетчлар, сценарийлар, күпсанлы популяр җыр текстларының авторы да ул.

Вәлит Халит улының күп әсәрләре башкорт һәм татар эстрадасы артистларының репертуар нигезен тәшкил итә. Моңа аптырыйсы да юк, табигый сәләтләрен ул Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укып, шунда ук аспирантура тәмамлап үстергән. Озак вакыт Вәлит Илембәтов башкорт халык иҗатына багышланган “Чәчән” театрлаштырылган телевизион тапшырулар циклының үзәк персонажы да булып тора.

— Мин үзем тормышта бик юморлы кеше түгел, — ди артист. — Эчке торышымны минем сүзләргә язылган җырлар аша белеп була. Тормышта шаярта да белмим сыман, сәхнәдә килеп чыгадыр, күрәсең. Эстрада артисты Әхәт Уразмәтов, мәсәлән, тормышта бик шаян кеше булмады, әмма шаярырга тырыша иде. Үзенең бик якын хезмәттәшләре арасында гына ачыла иде бик җитди, тиз рәнҗи торган булуы. Ипле кеше иде.

Мин Стәрлетамак мәдәният-мәгъри­фәтчелек училищесында укыдым, аның икенче курсыннан вакытлыча дип Салават драма театрына эшкә алганнар иде, баш режиссер Әнвәр Нурмөхәммәтов “Кал да куй!” диде. Һәм мин калдым. Дөресен генә әйткәндә, “Кызык белән Мәзәк”нең башланып китүе дә Әнвәр Нурмөхәммәтовка бәйле. 1986 елларда ул Уфага телевидениегә эшкә килде. Безнең филармониядә төркем бар иде инде, әмма аңа исем таба алмый йөрдек. Әнвәр Нурмөхәммәтов белән сөйләшүдән соң исем дә табылды, “Кызык белән Мәзәк” филармониядә дә, параллель рәвештә телевидениедә дә эшли башлады. Исеме үзгәрешләр кичерде. “Бер кызыкка ике мәзәк”, “Бер кызыкка дүрт мәзәк” булып алды, ә 2004 елда филармониянең директор урынбасары Заһир Котлычурин: “Нишләп арифметика белән мавыгабыз әле? “Кызык белән Мәзәкләр эстрада театры” дип йөртик, дигән тәкъдим белән чыкты һәм шулай иттек тә. Эстрада-миниатюралар театры 13нче ел шул исем белән йөри.

Салават театрында 1978-82 елларда актер булып эшләдем. Трагик образлардан алып комик рольләргә кадәр, 13 яшьлек малайдан 80 яшьлек бабайга кадәр уйналды.

Бервакыт Салават театрына режиссер Фатих Ихсанов килеп, “Үкенечкә калмасын” лирик комедиясен куйды. Мин шунда төп герой, гармунчы Миңнеәхмәт ролен башкардым. Фатих Ихсановка уеным бик ошаган, күрәсең. Спектакль ике ел чамасы баргач, бөтен якларга йөреп чыккач, ул мине Уфага, филармониягә эшкә чакырды. Башта тормышны үзгәртергә кыймый торсам да, ризалык бирдем. Килү белән Фатих Ихсанов мине “Кәтүк” бригадасына урнаштырды. Аның эстрада миниатюралар театры булдыру хыялы бар иде, шуңа артистлар җыярга тырыша иде, мине дә шул максат белән чакырды.

Әмма шул арада филармониядә кинәт кенә җитәкчелек алышынды, безнең башлаган эшкә каршы төштеләр. Чакырып алынган актер Равис Заһитов кире Башкорт драма театрына китте, мин калдым. Эшләгән эшләр әрәм булды, тик барыбер бирешмә­дек. Лилия Фатыйхова декрет ялыннан чыккан иде, өчәүләп (Фатих, Лилия һәм мин) “Кәтүк курорттан кайта” дигән программа булдырдык. Төрле интермедияләр эшләнде. Сатира-юморга шулай кереп киттем.
Әйткәндәй, укырга керүем дә Фатих Ихсанов белән бәйле. Беркөн ул миңа шалтыратты да, берни аңлатмыйча, тиз генә килеп җитәргә кушты. Килсәм, кухнясында котлет кыздыра, мине ашыктырып ашатты, бер җиргә барабыз хәзер, ди. Автобуска утырып бардык, Башкортстан дәүләт университеты тукталышында төшеп калдык. Эшнең нидә икәнен һаман белмим! Дүртенче катка мендек. Декан Марат Зәйнуллинның ишек төбендә халык җыелган. Чиратсыз узып, ишекне шар ачып җибәрде дә, Фатих: “Әссәламәгаләйкүм!” дип кычкырып килеп керде. Моны көтмәгән декан урыныннан сикереп торды. Ихсанов: “Минем вакыт юк, имтиханын ничек бирсә дә, шушы егетне укырга алырга кирәк, сәнгатебезнең киләчәге өчен шулай тиеш!” — дип ярып салмасынмы! “Ярар, алырбыз”, — дигән сүзне ишетмичә чыкмады.

Менә шулай тормышта да мәзәкләр чыккалый. Сәхнәдә уйнаганнар барысы да көндәлектән алынган бит инде.
Әле дә иҗат итәм. Гармунда, баянда уйныйм. Интермедиягә кирәк булганда, биеп һәм җырлап җибәрәм. Тырыша торгач, шулай тормыш “кызык”ланып китә!
Читайте нас: