Җырчыларның кайсысы нәкъ шулай елмая, дип сорап торасы да түгел, әлбәттә Әнвәр Нургалиев! Менә кемгә биргән дә биргән инде Ходай кояш кебек елмаюны.
– Иҗат юлы башында шул авыз ера гына белә идем инде, ахрысы, зур сәхнәләр тотармын дип кем уйлаган, – ди җырчы үзе бу хакта.
Әйе, табигать бик сирәккә генә бирә торган талантын суга салганнар да, бертуктаусыз эзләнүләр, иҗат газаплары, хезмәт аша шөһрәт алганнар да бар. Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев нәкъ шундыйлардан.
Аның белән ул Уфа сәнгать училищесында укыган чорында юллар кисешкән иде. Беренче караштан ук әсир иткән әлеге дә баягы шул сихерле елмаюы күңелгә кереп калган. Соңрак “Ихлас” теркемендә Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбаков белән берлектә чыгыш ясый башлагач, егетнең үсеш юлына басканы ачык күренде.
Гомумән, ике меңенче елларда “Ихлас” төркеме безнең эстрадада яңалык булды. Моңа кадәр дә ансамбльләр бар иде, әмма аларның күбесенә халыкчанлык, тамашачыга якынлык җитмәде, күбесе таралышып бетте. Ә “Ихлас”тан менә дигән өч җырчы чыкты, хәзер аларның һәрберсе аерым сәхнә тота.
Әнвәрнең халык арасында популяр булып китүенә җиде-сигез еллап кына булыр әле. Иҗат юлы башында ул аңа кадәр популяр булган җырлар белән концертларда катнашты, соңыннан – “Ихлас”та. Кайда да яраттылар, әмма үзе бу чыгышлардан беркайчан да канәгать булмаган икән.
– Бервакыт иҗади көрчек шулкадәр якадан тотты ки, сәхнәгә чыгасым килми башлады, җырны “бу кайчан бетә инде” дип кенә башкарган чаклар булды, – дип хәтерли Әнвәр. – Бу хакта сабакташым, дустым Вәсилә Фәттаховага сөйләдем, булмый миннән, җырлый алмам, ахрысы, дигән идем, ул мине 180 градуска борып куйды. Кирәк чакта иң үтемле сүзне таба белә иде, мәрхүмә, ышандыра ала иде. “Юк, синнән була, Әнвәр, менә нәкъ синнән була да инде, – диде ул. – Күңелеңә авыр чакларда Ходайга табын, мәчеткә бар”. Ходай кодрәте беләндер инде, мин сәхнәдән китмәдем. Үз композиторымны табу, сәхнәдә үз стилемне булдыру өстендә эшли башладым.
Әнвәрнең узган елдагы концертына үтеп барышлый гына кагылып китәргә булдым, башка эшләр көтеп тора, кереп кенә чыгам, янәсе. Кая ул! Кердем дә “әсир төштем”. Концерт бер җепкә тезелгәндәй эзмә-эзлекле, режиссура ягыннан оста корылган. Сәхнә бизәлеше, костюмнар да максатка ярашлы. Иң мөһиме, әлбәттә, җырлар. Аларның һәрберсе “туңган, сүнгән йөрәкләрне җилкендерә торган көй”! Үз авторларыңны табуның сере, җимеше менә кайда күренә ул. Тагын шунысы бар, Әнвәр концертта “мөгез” дә чыгармый кебек, акыл сатмый, шаккатризмнар да юк, әмма һәр чыгышы алдан уйланылган, мантыйкка салынган, күңелгә ятыш, искиткеч үз һәм халыкчан.
Халык арасыннан чыкканнар күп, әмма аның белән бер сулышта булучылар артык күп түгел. Әнвәр Әлшәй районының Әврез-Тамак авылында күпбалалы гаиләдә төпчек булып үсә. “Әти – көтүче, әни – чөгендерче”, – ди ул. Берсе гармунчы, икенчесе җырчы да әле! Мәрвар абый белән Нәсимә апа бүген дә матур итеп дөнья көтә, төпчекләре яңадан корган дөньяларында чөкердәшеп гомер итә.
Әнвәрнең үз гаиләсе дә соклангыч. Хәләле Ирина – ныклы терәге, улы Рафаэль ярдәмчесе, ә кызы Элина – илһамчысы, үзе әйтмешли, мәңгелек мәхәббәте. Җырчының гомере юлда уза, билгеле, әмма концертлар арасында ул гаиләсенә вакыт таба, диванда тик ятмый – бергәләп велосипедын иярли, шугалакка бара, авылга кайта.
Буе җитәр-җитмәс чагында ук та ат биленә атланган Әнвәрнең гомер чаптарлары бүген җырлы юллар буйлап юрта. Аларга якты офыклар һәм тугры юлдашлар телик.