Зилә Шакир кызы гомерен аң-белем таратуга, халыкның мәдәниятен күтәрүгә багышлады. Мәктәптә 9нчы сыйныфта укыганда аны кечерәк сыйныфларга пионервожатый итеп куялар. 1954 елда урта мәктәп тәмамлаганнан соң, авыл китапханәсендә эшләгәндә ул авылдашларында әдәбиятка сөю тәрбияләде.
Мәдәниятне төптәнрәк өйрәнү теләге 1955 елда аны Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәтчелек училищесына алып килә. Көндәлек уку, төркемдә староста бурычларын үтәү Зиләгә мәдәниятне, аң-белемне халык арасында таратуга комачауламый. Шәһәрдә генә түгел, хәтта Стәрлебашына кайтып спектакльләр куеп, фестивальләр үткәреп йөрергә дә вакыт таба.
1957 елда училищены кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч Стәрлебашка кайтып төшә. Аны Яңгырчы авылына клуб мөдире итеп билгелиләр. Шунда ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очрата. Мәскәү мәдәният институтын тәмамлап, Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеген җитәкләгән Калкаш авылы егете Хәернас Карамышевка кияүгә чыга. Икесенең дә мәдәният белгече булуы Зиләнең аң-белем тарату эшендә зур роль уйный, ул тагын да киңрәк планнар, хыяллар белән яна. Максатларын тормышка ашыру өчен белемен баетырга кирәклеген аңлый. Шуңа да 1958 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Институтта укыганда гаиләсе, яшь баласы булуга карамастан, өстәмә белем алырга да өлгерә: шәфкать туташы танытмасына ия була.
1965 елда институт тәмамлагач, Зилә Шакир кызы өч ел Стәрлетамакның 8нче мәктәбендә, 42нче һөнәри-техник училищесында урыс теле һәм әдәбияты, эстетика фәннәре укыта. Укучыларны тел, әдәбият, сәнгать, мәдәният казанышлары белән таныштыра, аларда әхлакый-эстетик аң тәрбияли.
Зиләне 1969 елда Стәрлетамак педагогия институтына эшкә чакыралар. Анда ул педагогика фәнен укыта. Эзләнүчән, алга омтылучан Зилә “белгәнеңне башкаларга өйрәт” девизын сыйфатлырак тормышка ашыру өчен үзенең белем дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрергә була — 1977 елда СССР Педагогика фәннәре академиясе аспирантурасына читтән торып укырга керә. Куйган максатына ирешә: “педагогика фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.
Зилә Шакир кызы тәҗрибәле укытучылар, мәгариф җитәкчеләре белән эш җәелдереп җибәрә. Мәктәп укучылары белән дә эш алып бара. Институт базасында педагогик класслар ачып, балаларны укытучы һөнәре белән кызыксындыра башлый. Бу эшне оештыру тәҗрибәсе Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куела.
1987 елда ире Хәернас Габбас улы Уфага, партия Өлкә комитетының редакция-нәшрият бүлегенә мөдир итеп күчерелгәч, Зилә Шакир кызы М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтына эшкә урнаша. Монда аның хезмәт офыклары тагын да киңәеп китә.
Зилә Шакир кызы педагогика фәненең бүгенгесен, тарихын бергә бәйләп укыта. Аның дәресләре белән студентлар да, коллегалары да, кафедра, университет җитәкчеләре дә канәгать була. Студентлар аңа хәтта кулдан эшләнгән үзенчәлекле диплом да тапшыра. Анда болай дип язылган: “Бу диплом иң гадел, иң егәрле, иң сөйкемле, иң изгелекле Педагогка – Зилә Карамышевага студентлар тарафыннан бирелә”. Аны Зилә Шакир кызы бүләкләренең иң зурысы дип исәпли.
Студентларга сыйфатлы белем, тәрбия биргәне өчен Зилә Шакир кызы “Башкортстанның мәгариф алдынгысы” исеме, Сухомлинский медале белән бүләкләнә.
1992 елда пенсия яшенә җитсә дә, тәҗрибәле педагог эшен ташламый. Бай тормыш юлы үткән тәҗрибәле ветераннар — яшьләрне тәрбияләүдә искиткеч зур хәзинә бит ул. Ул байлыкны Зилә Шакир кызы бик оста файдалана. Университетның үткәнен чагылдыручы кабинет ачып, аны тарихи материаллар белән тулыландырдылар. Зилә Шакир кызының тырышлыгы белән югары уку йортында яңа тәрбия учагы — музей булдырылды. Бүген аның эшчәнлеге, даны университеттан читтә дә киң билгеле.
Зилә Шакир кызы быел 80 яшьлек гомер үрен билгели. Ул бүген дә коллегалары һәм студентлар өчен остаз, киңәшче булып тора.
Фәрваз СӘЙФУЛЛИН,
педагогия фәннәре кандидаты.