+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 март 2017, 02:00

“Почтальон малае”нда – илкүләм фикерләр

Журналист һәм язучы Закир Әкбәровка – 70 яшь.Филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировның юбиляр белән әңгәмәсе.

Рәиф Әмиров: – “Почтальон малае” дип исемләнгән повесть һәм сатирик, юмористик хикәяләр җыентыгыңны җентекләп укып чыктым.

Закир Әкбәров: – Җен­текләп кенә түгел, кулыгызга каләм тотып укыгансыз. Рәхмәт. Яшем җитмешкә җитсә дә, мин бит әле иллемне тутыргач кына языша башлаган “яшь” язучы. Әдәбият өлкәсендә Сездәй абруйлы белгечнең иҗатыма карата игътибарын җәлеп итә алганым юк иде әле.

Р. Ә.: – Балачагыгыз турындагы әсәрне укыганда туган кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.

З. Ә.: – Фикерләр туу яхшы инде ул, хәтта кире фикерләр булса да. Тумый калырга да мөмкин иде ич.

Р. Ә.: – Схема, система бер булгач, баланың, ананың, атаның да күргәннәре, ки­черешләре уртак булыр инде. Мондый үзенчәлекне тарихи-революцион роман өлгесендә дә күреп була. Башкорттамы, татардамы, белорустамы — уртак схема, уртак геройлар системасы (Безнең кулак, фронттан кайткан солдат, я сөргенгә җибәрелгән урыс-большевик). Табигый, балачак турында хикәя дә шулай корыладыр. Шул ук вакытта шәхси, аерым үзенчәлекләр дә бардыр бит.

З. Ә.: – Мин үзем балачак турындагы әсәрләрне байтак укыдым: С. Аксаковның – “Багров оныгының балалык еллары”, Горькийның – “Балачаг”ы, Тукайның – “Исемдә калганнар”ы, Мостай Кәримнең – “Озын-озак балачаг”ы, Марат Кәримовның һәм Рәшит Сабитның соңгы елларда дөнья күргән автобиографик әсәрләре... Һәрберсендә аерым язмыш, аерым бер шәхеснең формалашуы. Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: баксаң, һәр баланың да — унсигезенче йөздә яшәгән бай аристократ улымы, әллә XIX гасырда көн күргән мещан оныгымы, ятимлектә интеккән татар баласымы, ике әни тәрбиясендә үскән башкорт малаемы — дөньяны танып белә баруы, аң үсеше, уйлары, фикерләре бер төрлерәк икән.

Минем “Почтальон малае”н югарыда аталган бөек әсәрләр рәтенә куярга уй-ниятем юк. Бу язмам әтием, әнием туганнарым, дөньядан иртә киткән балалык дусларым каберенә бер уч туфрак булып ятса, шуңа да ризамын. Кулъязма хәлендә үк аны берничә иптәшкә укырга биргән идем. “Ошады. Минем балачакны язгансың бит” кебегрәк фикерләр ишетергә туры килде. Уртагы: узган гасырның илленче елларындагы татар авылы, яланаяк малайлар... Үзенчәлеге дип әйтимме инде: утызынчы елда раскулачи­ваниегә эләгеп, утыз җидедә атылган “кулак” бабай оныгы, бар мөлкәтеннән язып Себер китүдән котылып кала алган “кулак” ата улы.

Р. Ә.: – Әйе, автор үзен­чәлекләрне күрә, сизә белә. Әмма әти-әнидән калганнарын, үзеннән башкалары якыннан үтеп китә, аларны саный, искә ала, характер ясамый. Ә потенциалы көчле.

З. Ә.: – Бу бәһагыз өчен рәхмәт.

Р. Ә.: – Автобиография ашыгыбрак язылган төсле.

Тормыш фактларыннан әдәби фактлар ясаган Н. Нәҗми, М. Кәрим, М. Кәримов та бар бит әле. Димәк, язучы, үзе турында язганда да, язучы икәнлеген онытмаска тиештер. Укучы гадәти бер кеше үзе күргәнне язган китапка караганда, язучы язган әсәргә икенче төрлерәк карый, кабул итәдер бит. Документаль фактның үзаллы тәэсир көчен истә тотканда да...

З. Ә.: – Бу фикерегез белән тулысынча килешәм. Документаль факттан зур тәэсир көченә ия әдәби факт ясый алу осталыгын үзләштерергә дә үзләштерергә әле... Булдырып булса?.. Әти-әниемнән һәм үземнән башка геройларны санап кына үтүгә килгәндә... Күп геройлы, күп планлы әсәр тудырырга тотынмаган идем. Анда аталып кителгән байтаклар — төп геройларга “фон” гына. Әмма балалык дусларым Мәнзил, Әсгать, Карамны кабартыбрак бирергә тырыштым.

Р. Ә.: – “Мин” — Закирмы? Алай булгач, нигә икенче исем бирәсез? Димәк, геройның киңрәк, икенчерәк икәнен сизәсез, беләсез. Бәлки, “мин”не тагын да киңәйтебрәк бирү турында уйларга да кирәктер. Мостай Кәрим дә: “Кендек” — мин. Һәм мин генә түгел”, — дип өстәп тә куйган. Дөрес. Кендек — Мостафа түгел, ул әдәби герой. Шуңа әсәр укымлы да. Шуңа аңа әллә ни күпмене сыйдыра алган да. Калган авторларда да шул ук хәл.

З. Ә.: – Төп геройны үз исемем белән атамау — бәлки, әдәби гомумиләштерүгә омтылуымдыр ул. Мостай Кәримгә ияреп: “Закир — мин дә, мин түгел дә”, — дип әйтергә телем кычытып тора. Тик әйтмим. Бөекләр фикерен кабатлау — юньле кеше эше түгел.

Р. Ә.: – Автор татар мәктәбендәме, башкорт мәк­тәбендәме укыган? Башкорт теле йогынтысы шактый көчле. Автор сөйләшендә дә. Мин авторларга, Әмирхан Еникидән өлге алып, урындагы башкорт сүзләрен киңрәк кулланырга тәкъдим итәм, чөнки безнең телләрнең тамыры бер бит.

З. Ә.: – Авторның җиде сыйныфы — татар мәктәбендә, өч сыйныфы — башкорт мәк­тәбендә, югары белеме — урыс-башкорт филологиясе, бар хезмәт эшчәнлеге — урыс мохитендә. Башкорт сүзләрен урынсызрак куллану да, урыс фразеологизмнарын татарчага турыга тәрҗемә иткәләве, ягъни калькалар куллануы да менә шушыннан килә. Тәнкыйтегезне тулысынча кабул итәм. Бу мәсьәләләрдә игътибарлырак булырга кирәклеген аңлыйм. Аннары... Кайбер хаталарга килгәндә... Үзнәшер — үзнәшер инде ул. Үзең — автор да, үзең — мөхәррир дә, үзең — корректор да, үзең үк китапны дөньяга чыгарырга ярдәм итүче “спонсор” да. Бу аклану түгел, кайбер укучыларга хәлне аңлату гына. Минекен генә түгел, бик күп әдипләребезнең хәлен. Чиратын көтеп яткан кулъязма берәр вакыт нәшрият планына кертелсә, бәлки, авторда әсәрне әле аталып кителгән җитешсезлекләрдән арындыру омтылышы да туып куяр иде.

Шуны да әйтә алам: әсәр ярыйсы ук укымлы булып чыкты. 2014 елда “Тулпар”ның икенче, өченче саннарында дөнья күргәч, бик күп иптәшләрнең, коллегаларның уңай бәһаларын, җылы сүзләрен ишеттем. Журналның “Ел лауреаты” исеменә дә лаек булдым.

Р. Ә.: – Әлбәттә, тәкъ­димнәрем күрсәтмә түгел, дусларча фикер йөртү генә. Автор ихтыяры — закон. Кабул итү-итмәү — аның ихтыярында.

З. Ә.: – Алдан әйтеп киткәнемчә, минем зур булмаган иҗатыма, шушы әсәремә игътибар итүегезне рәхмәт белән кабул итәм.
Читайте нас: