+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 март 2017, 02:00

“Беренче чирек уңышлы узды!”

25 еллыгын билгеләүче “Тамыр” телерадиостудиясендә эшләүчеләр шулай ди.Эчкә үтәбез. Беренче катта студия кунаклары өчен кәнә­филәр урнаштырылган, стенага эленгән телеви­зор­­ларның берсендә Башкортстан юлдаш телевидениесе күрсәтә, икен­чесендә — балалар өчен “Бавырсак” тапшыруы. Студиянең бер дивары тулысынча диярлек — халыкара, Бө­тенрусия дәрәҗәсендәге, шулай ук төбәктәге казанышлар өчен алынган грамоталар, Мактау һәм Рәхмәт хатлары, ә киштәләр шулай ук төрле бүләкләр белән тулы. Шунда ук билгеле алып баручы Руслан Фархшатовның сыны. Күп грамоталарда телеканал директоры Гөлназ Колсаринаның исеме телгә алынган. Аның кабинетына керәбез. Монда да бүләкләр күп. Русиянең төп телевизион конкурсы “ТЭФИ-Төбәк”тә җиңгән өчен, алты бронза Орфей сыны. Былтыр “Иң яхшы балалар телеканалы” номинация­сендә яуланган Милли премия. Тагын һәм тагын бүләкләр...

Читайте нас: