+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 март 2017, 12:03

Сөенче – \"Тулпар\"ның чираттагы саны!

Көннәрдән бер көнне редакциягә Әлфия исемле ханым шылтыратты: "Былтыр "Тулпар"га язылмый калган идем – нәрсәнедер югалткан кебек булдым, – ди. Аннары өстәргә ашыкты: – Ә инде бу яртыеллыкка алдан ук язылып куйдым!"

Чынлап та, "Тулпар"га язылмый калган кеше күп нәрсә югалта. "Тулпар"да – өр-яңа һәм иң-иң укымлы әдәби әсәрләр дөнья якүрә. Ул – әдәби һәм мәдәни елъязма, ул – әдәбият сөючеләр өчен чын-чыннан зур хәзинә!
Яраткан журналыбыз "Тулпар"ның быелгы 1нче саны "табадан төште". Тышлыкта популяр яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинның фотосурәте урын алган, ә аның хакындагы кызыклы язманы хезмәттәшебез Венера Мәҗитова әзерләгән. Гадәттәгечә, басмада чәчмә һәм шигъри әсәрләргә урын мул бирелә. Разил Вәлиев, Галимҗан Гыйльманов (аның белән әңгәмә дә тәкъдим ителә), Салават Әбүзәр, Рамай Каһир, Эдуард Әгъзами кебек иҗатчылар – әдәби әсәрләре, Рәдиф Тимершин һәм Мөнәвир Закиров истәлекләре белән уртаклаша. Фәрит Фаткуллин исә Салават районыннан күренекле Сәгадиевлар нәселе турында бәян кыла. Агыйдел шәһәренең "Агыйдел чишмәләре" әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗаты шулай ук игътибарга лаек. "Тузганак" сәхифәсендә Мөдәрис Мөсифуллинның, Нуриман районы Яңа Субай мәктәбеннән Лиана Низамованың шигырьләре дөнья күрде.
"Тулпар" журналы игълан иткән "Илһамлы мизгел" конкурсы кысаларында Кәүсәрия Шәфыйкова һәм Гөлнара Махиянованың нәсерләре тәкъдим ителгән. Шулай ук мөхәрририят, журналның 25 еллыгына багышлап, "Мизгелдә – Мәңгелек" фотоконкурсын да башлап җибәргән – төсле кушымтаны Рәиф Бадыйков фотолары бизи.
Кыскасы, һәркем журналдан үзе өчен җан азыгы таба алачак. "Тулпар"дан аерылмагыз, "Тулпар" белән бергә булыгыз, дуслар!
Читайте нас: