Ул вакыттан соң егерме ел үтте. Ә җырчы һаман да искиткеч популяр һәм ел саен яңадан-яңа моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулап тора. Быел ул Уфада беренче тапкыр матбугат конференциясе үткәрде. Чара җырчының Башкортстанда “Хәзинә- Тур” ярдәме белән үтәчәк концертлары (28 март-9 апрель) алдыннан оештырылды.
Гадәттә, матбугат конференцияләре бер сәгать дәвам итә. Ә Салават Зәки улы белән журналистларның ике сәгать сөйләшеп тә сүзләре бетмәде. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, бернәрсә яшермичә, һәм ихлас итеп, 28нче иҗат сезоны, тормышы, гаиләсе, спорт белән шөгыльләнүе, заман җырчыларына карашлары һәм башка темаларга ачыктан-ачык сөйләде.
– Безнең җыр театры – гастрольләрдә иң күп йөрүче театр. Бу мактану түгел, киресенчә, сәламәтлекне какшата. Ләкин туктап булмый. Туктарга ярамый да. Яшермим, кайвакыт ял итәсе, укыту белән генә шөгыльләнеп аласы килә. Тик артист тамашачы күзеннән бер югалды икән, башкача күренә алмаска да мөмкин. Югалырга ярамый, – ди җырчы. – Ә кем ничә ел күренә ала, монысы икенче мәсьәлә. Мин тамашачыма бик рәхмәтлемен. Аеруча гади халыкка. Иң ихлас, иң яхшы тамашачы алар.
Ә Салават Фәтхетдинов йолдызының әле эстрада күгендә озак балкыйсы көн кебек ачык. Артист, чын мәгънәсендә, кайнап яши. Бихисап концертлар куя, иҗат итә, автоузышларда катнаша. Ул – автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры. Соңгы елларда афоризмнар язу белән дә шөгыльләнә. Педагогик эшчәнлеген дә күңел биреп башкара. “Талантларга ярдәм кирәк, талантсызлар үзләре дә юл табар”, дигән принцип белән эшләвен әйтте ул. Бернинди “блат”ка карамыйча, чынлап тавышы, моңы булганнар гына – аның укучылары.
Гаиләсе хакында да бик яратып сөйли җырчы. Ике кызы да кияүдә, өч оныгы бар. Улы Рөстәмгә – 14 яшь. Хатыны Ләйсән турында ул “Искиткеч акыллы, яхшы хатын, ныклы терәгем, юанычым булып чыкты. Гастрольләрдә озак йөрсәм, аны бик сагынам”, – дип телгә алды. “Һәр бөек ир-егет артында бөек хатын-кыз тора”, дип юкка әйтелмәгән шул.
Икътисад, фән, сәясәт кебек үк, сәнгатькә дә караш беренче урыннарда булырга тиеш, дип саный артист. Аның сүзләре белән әйткәндә: “Телне, динне һәм милләтне бары тик язучылар һәм җырчылар гына саклап кала ала”.
Бүгенге заманча татар эстрадасында билгеле артистны аеруча җырларда милли яңгырашның югалуы һәм кайбер яшь җырчы кызларның тыйнаксыз киенүе борчый. Бу уңайдан Татарстан дизайнерларының бер-берсен кабатламаган искиткеч матур, мөселманча 60 сәхнә костюмы иҗат итүенә соклануын белдерде.
Әйткәндәй, Салават Фәтхетдинов быел журналистларга игътибар бүлүенең сәбәбен болай аңлатты: “Концертларыма кешенең күп килүен телим. Килгән беркем дә үкенеп кайтып китмәячәк. Тамашабыздан тәрбия дә, фәһем дә, рухи азык та алырлар”.
Ә Салават концертлары ел саен гади номерлар чиратлашуы гына түгел, махсус сценарий буенча җырлы-юморлы театрлаштырылган тамаша рәвешендә үтә. Артист быелгысының да серен чиште бераз: 1986 елда йоклап киткән бер кеше 2017 елда уянып китә һәм шаккатмалы вакыйгалар эчендә кайный башлый. Бертуктаусыз үзен Советлар Союзына кайтаруын таләп итә. Нәрсә булыр аның белән? Күрербез!