+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 апрель 2017, 12:35

Кем үлемнән ныграк курка?

Ислам.ру сайты язуына караганда, халыкара галимнәр төркеме җитди тикшеренү үткәргән. Алар үлемнән курку белән динилекнең бер-берсенә бәйлеме-юкмы икәнлеген ачыкларга тырышкан.

Мельбурн һәм Оксфорд университетлары психологлары һәм социологлары 1961 елдан 2014 елга кадәр чыккан йөзләгән фәнни мәкаләне өйрәнгән. Анда 26 меңнән артык кешенең үлемнән курку дәрәҗәсе анализланган. Нәтиҗәдә шул ачыкланган: чын-чынлап дингә ышанучы кешеләр үлемнән алай ук курыкмый. Шул ук вакытта, диндар булуның социаль өстенлекләрен күз уңында тотучы “тышкы яктан гына дини кешеләр” үлемнән ныграк курка икән.
Читайте нас: