Ниһаять, төгәл бер елдан соң, Роберт Миңнуллин төзегән “Тәмле ашлар җырчысы Юныс Әхмәтҗанов” дигән китапны мин, иң беренчеләрдән булып, кулга алып уку бәхетенә ирештем. Ирешмәс тә идем, бәлки, Уфага җыелышка баргач, хезмәттәшем Фәрит Фаткуллинның эш өстәлендә яткан китапны күреп алдым. “Роберт Миңнуллин менә нинди шәп китап чыгарган. Берсен миңа да бүләк итте. Укып чыгарга да өлгермәдем әле”, — диюгә, “Юныс Әхмәтҗановның тормыш юлы, аның аш-су рецептлары белән күптәннән кызыксынам. Беренче мин укып чыгыйм әле”, — дип, Фәрит абыйдан сорадым. “Укыгач, фикерләреңне язарга да онытма”, — диде ул. Остазымның сүзләрен истә тотып, китап турындагы фикерләремне гәзит укучылар белән дә уртаклашырга булдым.
Халыкта “Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Чыннан да, китапның тышы ук, “Мине ач та укы инде” дигәндәй, әллә каян үзенә җәлеп итә. Милли орнаментлар белән бизәлгән бүлмәдә, милли ашлардан әзерләнгән өстәл янында, колачын киң җәеп, Юныс Әхмәтҗанов басып тора. Ишектән сылу гына бер татар кызы кереп килә. Гүяки, шушы китап аша Юныс ага яшь кызларга: “Милли ашлар пешерү серләренә сез дә өйрәнеп калыгыз!” — дип эндәшә кебек.
Тышлыгы матур булган кебек, китапның эчтәлеге дә бик күркәм. Беренчедән, Роберт Миңнуллинның ”кулы” тигәнлеге әллә каян сизелеп тора: китап җиңел, аңлаешлы, халыкчан тел белән язылган. Андагы мәкаләләрне, бөек остазның эшчәнлеген яктырткан гәзит һәм журнал материалларын, шулай ук, аның турындагы истәлекләрне укыганда Юныс Әхмәтҗановның якты образы тулаем күз алдына килеп баса. Күңелдә: “Их, нигә мин дә аның замандашы булмадым икән? Аш-су серләрен остазның үзеннән өйрәнеп калган булыр идем”, — дигән теләк уяна.
Истәлекләрнең һәркайсында Юныс аганың гадилеге, кешелеклелеге телгә алына. Хәер, башкача булуы да мөмкин. Ак уйлы кешеләрнең генә, гадәттә, аш-суы да тәмле була. Менә бу хакыйкать китапның буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла.
“Татар халкының легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов үзенең тырышлыгы, булганлыгы белән, үзенең табигый таланты белән, үзенең безгә калдырган хәзинәгә тиң китаплары белән халкыбызны рухи яктан баетып кына калмады, башка халыклар алдында дәрәҗәбезне дә үстерде, татар ашларын халкыбызның йөзек кашларына әйләндерде, чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия кебек милли ризыкларыбызны халкыбызның, Татарстанның бренды дәрәҗәсенә күтәрде. Югыйсә, ул җырчы-актер да түгел, батыр солдат яисә генерал да түгел! Ул гап-гади бер пешекче, кулинар, аш-су остасы! Әмма шуңа да карамастан, күптән инде легендага әверелгән, халкыбызның иң популяр, иң күренекле, һәм, әйтер идем, иң затлы, кадерле кешеләребезнең берсе! Ул безне затлы милли ризыкларыбызны ничек пешерергә өйрәтеп китте, татар табынын сәнгать дәрәҗәсенә җиткерде, кунак җыюның, кунак сыйлауның серләренә төшендерде, мәҗлесләребезнең күркен арттырды. Татарның милли ашларын, татарның милли табынын ил күләменә, дөнья күләменә алып чыкты. Ул безне ризыкның, бигрәк тә ипекәйнең кадерен белергә өйрәтте, ипекәйнең изге икәнен төшендерергә тырышты. Юныс абый Әхмәтҗановның тырышлыгы белән Казаныбызда, Татарстаныбызда атаклы Татар ашлары йорты барлыкка килде. Ул Казан халкының һәм Казан кунакларының иң популяр урынына әйләнде һәм дистә еллар дәвамында халкыбызга хезмәт итте”, — дип яза Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин китаптагы “Татарның легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов” дигән мәкаләсендә.
Роберт Миңнуллин үз мәкаләсендә, шулай ук, Юныс Әхмәтҗановның үзе исән чагында ук шул заманның иң күренекле һәм популяр шәхесләренең берсе булуын, аш-су пешерү, табын әзерләү серләренә багышланган күпсанлы китаплар чыгаруын, аларның тиз арада таралып бетүен, легендар кулинар турында татарның гына түгел, Русиянең һәм чит илләрнең иң абруйлы басмаларында эшләүче журналистларның күпсанлы мәкаләләр язуын, иң олы кунакларны сыйлау Хөкүмәт тарафыннан фәкать Юныс абыйга тапшырылуын да әйтеп үтә. Бер сүз белән әйткәндә, Юныс Әхмәтҗановның тормышын һәм эшчәнлеген күкләргә күтәрә, аңа китапның буеннан-буена мәдхия җырлый.
“Үткәннәрен оныткан халыкның киләчәге юк”, — диләр. Дөп-дөрес сүзләр бу. Роберт Миңнуллин да әнә шул хакыйкатьне тирәнтен аңлап, Юныс Әхмәтҗановка хөрмәт йөзеннән бу китапны эшләргә алынгандыр, милли аш-суларыбызга булган кызыксыну тагын да артсын, татарның легендар кулинарының исеме онытылмасын, дип уйлагандыр.
Роберт абыйның бу китабын мин аеруча яратып кабул иттем. Чөнки үзем дә озак еллар инде татар аш-сулары белән кызыксынам. Үземә караган районнарның һәркайсыннан татар милли ризыкларының рецептларын язып алып кайтырга тырышам. Өйгә кайткач шуларның һәркайсын пешереп карыйм. Узган елгы Бакалыдагы иҗади сәфәр барышында Роберт абыйга бу хакта әйтмәсәм дә, мин дә, бер ел буена, гәзит эшеннән бушаган арада, “Өй ашлары” китабын эшләп утырдым. Ул китап быел яз башында дөнья күрде. Аның тәүге 1000 данәсе 1 айдан да азрак вакыт эчендә таралып өлгерде. Китап хәтта чит илләргә үк китте. Бандерольләргә адреслар язганда мин татарларның күплеген, аларның бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәвен, иң мөһиме — милли аш-су, көндәлек тормышта кулланыла торган башка рецептлардан төзелгән татар китабына ихтыяҗ барлыгын күрдем. Шуннан чыгып, бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Роберт абый төзегән китапны укып чыккач, үземне күпмедер дәрәҗәдә Юныс Әхмәтҗановның укучысы, аның эшен дәвам итүче меңләгән татар хуҗабикәләренең берсе итеп хис иттем.
Роберт Миңнуллинның китабы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышлап чыгарылган. Күңелем сизә, бу китап дәвамлы булыр кебек. Бирсен Ходай, Юныс абыйның исеме киләчәктә тагын да ныграк таралсын, татар йортларында аның рецептлары буенча милли аш-су пешерелсен, һәр гаиләдә татулык һәм иминлек хакимлек итсен. Тау кадәр зур хезмәт башкарган Роберт Миңнуллин, татарның легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановны зурлап китап чыгарып, үзен зурлады, иҗатын тагын да биегрәк баскычка күтәрде. Сыйфатлы кәгазьдә басылган 335 битле бу китап, иң кадерле ядкарь булып, татар халкына озак еллар хезмәт итәр, дип ышанам.
Шул ук вакытта
Болгария башкаласы Софиядә Бөтендөнья татар кухнясы көненә багышланган кулинария фестивале булып үтте. Казанда яшәгән һәм эшләгән легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә һәр елның бөтен дөньяның татар җәмгыятьләрендә аның киң билгеле китапларына теркәлеп калган рецептлар буенча аш-су әзерләнә. Софиянең Урыс милли үзәгендә үткән фестивальдә дипломатик миссияләр вәкилләре, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре мәртәбәле кунаклар булды. Болгариядә соңгы өч елда бик актив эшләүче “Идел булгарлары” татар оешмасы җитәкчесе Әлфия Димитрова чараны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур тырышлык салды. Фестиваль кунаклары һәм болгар пешекчеләре традицион татар ризыкларын әзерләү, пәрәмәч һәм өчпочмак пешерү буенча осталык дәресләрендә катнаша алды. Кунакларны Мәскәүдәге күренекле татар рестораторлары һәм пешекчеләрнең пылаулары һәм казылыклары белән сыйладылар. Татар классик әсәрләрен башкарган Мәскәү җырчысы Зөлфия Хәлилованы болгар тамашачылары җылы кабул итте.
Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.