+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
23 Апреля 2017, 07:59

“Тулпар”ның бу саны аеруча кызыклы!

...Гитарада әллә уйный - Моңлана соңгы буран.Китәселәр килмидер дә,Күңелләр кардан туйган...Яшь шагыйрә, Стәрлетамак шәһәрендә яшәп иҗат итүче Илүсә Исмәгыйлеваның бу юллары быелгы салкын апрельгә бигрәк тә килешеп тора сыман.


Журнал Илүсәнең фәлсәфәгә, яшьләрчә ярсу хисләргә бай шигырьләре белән ачыла, тышлыкны да аның фотосы бизи.

Шигърият сөючеләргә, шулай ук, Фәния Габидуллинаның шигъри шәлкеме тәкъдим ителә.
Авыр булса булсын:

Үз йөгем бит,
Барам елларымны җитәкләп... –
дип, шагыйрә үткәннәргә фәлсәфи-моңсу караш ташлый. Аның иҗатына багышланган мәкаләне каләмдәше Салават Рәхмәтулла язган.

Чәчмә әсәрләргә бу санда да, гадәттәгечә, урын мул бирелгән. Күмертау шәһәренең Ветераннар советы рәисе, язучы Закир Әкбәров журнал укучыларга өр-яңа романыннан өзекләр тәкъдим итә. Автор аларны “Еллар һәм юллар” дип атаган. Әдип 70 яшьлек гомер үрен генә түгел, роман жанрын да уңышлы яулаган. Заманыбызның соңгы биш дистә елы әсәрдә язучының күңел көзгесе аша үткәрелә, геройның сабакташлары, хезмәттәшләре, якыннарының үзенчәлекле характерлары аша сынлана.

Рәфкать Рысаевның “Карәхмәт хикмәтләре” хикәясе, Зәлифә Кашапова, Майруза Ямалетдинова, Илшат Нәҗмиевның “Илһамлы мизгел” конкурсына тәкъдим ителгән нәсер һәм парчалары шулай ук үз укучысын табар.

Миякә районында туып, бүген Әлшәй районында яшәүче Флүр Солтанов - “Тулпар” укчылары өчен яңа автор. Ул иҗат иткән “Мәхәббәтнең яше юк” хикәяте үтә кызыклы һәм фәһемле. ... Миякә кызы Гөлсылуны төрек солтанына җариялеккә озаталар, ләкин ул туган ягындагы мәхәббәтен гомер буе оныта алмый... Хикәят реаль вакыйгаларга нигезләнгән.

БДПУ студенты Зөлфирә Сөнәгатуллина язмасының лирик герое да ерак төбәкләргә юл ала – Кырымга, Бакчасарайга сәяхәт кыла, Кырым ханнары белән әңгәмә кора.

Фәрит Фаткуллинның һәм Илдус Фазлетдиновның публицистик язмалары күренекле якташыбыз, әдип Галимҗан Ибраһимовның бертуганы Шакирҗан Ибраһимовка һәм аның нәселеннән булган Ирек Сәетовка багышланган.

"Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханованың “Нихао, дәү әти!” дигән язмасы туган тел язмышы проблемасын күтәрә.

Нәниләр өчен “Тузганак” кушымтасында бу санда Бакалы мәктәбе укучысы Илдар Садыйков, Краснокама районының Куян урта мәктәбе укучылары Ильяс Гафаров, Динис Гафаров, Әлфия Адыева, Алинә Кәримова әсәрләре, даими авторыбыз Гөлфизә Кәлимуллинаның уймак хикәяләре басылган.

Журналда Гөлия Гәрәева, Рәйсә Хәдимуллина, Венера Мәҗитованың яңа китаплары хакында, БДУда һәм аның Стәрлетамак филиалында үткән шигъри бәйрәмнәр турында мәгълүмат бирелә.
Төсле кушымтаны фоторәссам Фаил Абсаттаровның конкурс фотолары, тышлыкның 3нче битен рәссам Наил Ваһаповның сюрреализм, абстракционизм рухындагы картиналарыннан репродукцияләр бизи.

“Кызык-мызык” сәхифәсендә Венер Исхаков, Тәнзилә Назарова, Люция Әблиева белән бергә рәхәтләнеп көлешә алсагыз, Рәис Габдулла төзегән кроссворд инде ял сәгатьләрегезне файдалы үткәрәчәк. Хатын-кызлар өчен махсус “Ак калфак” сәхифәсендә икмәк пешерү, тавык асрау серләре белән танышырга мөмкин.

"Тулпар" белән бергә булыгыз, дуслар!
Журналга күзәтүне Дилбәр Булатова ясады.
Читайте нас