“Театр язы-2017” Башкорт академия драма театры каршында чагу тамаша һәм катнашучылар парады белән башланып китте. Фестивальдә Башкортстанның барлык профессиональ театр коллективлары белән очрашып булды. Шулай ук, А. Бахрушин исемендәге Мәскәү дәүләт театр музее да чакырылган иде.
Алты көн дәвамында Уфаның төрле сәхнәләрендә 15 спектакль, аларның өчесе — Бахрушин музее, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры белән Драматургия һәм режиссура үзәге спектакльләре — фестивальнең конкурс программасыннан тыш күрсәтелде.
Тәнкыйтьчеләр коллегиясенә һәм жюрига Валентина Федорова, Евгения Розанова (Мәскәү), Рида Буранова, Айсылу Сәгыйтова, Динә Дәүләтшина кебек билгеле театр белгечләре кергән иде.
“Театр язы” кысаларында осталык дәресләре, лекцияләр узды, актерлар клубы эшләде, Башкортстанда театр эшенең торышы мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” оештырылды. 26 апрельдә фестиваль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында тантаналы рәвештә ябылды, җиңүчеләрнең исемнәре аталды.
Тугыз төп номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, дипломнар, статуэткалар һәм махсус бүләкләр тапшырылды.
Иң яхшысы булып Салават башкорт драма театры куйган “Җирдәшләр” спектакле (Мостай Кәримнең “Авыл адвокатлары” повесте буенча, режиссеры — Антон Федоров) танылды. Бу спектакльдә Корбангали ролен башкарган Радик Галиуллин “Икенче пландагы иң яхшы ир-егет роле” бүләген алды.
“Хыялга каршы” спектаклен (Айгиз Баймөхәммәтов, Әнгизә Ишбулдина) куйган Башкорт академия драма театры режиссеры Илсур Казакбаев “Иң яхшы режиссер эше” өчен бүләкләнде. Шул ук спектакльдә “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” өчен Илшат Яхин билгеләнде. Саша, Икенче малай һәм Икенче кыз рольләрен уңышлы башкарган Ринат Баймырзин махсус бүләк белән бүләкләнде.
Башкортстан курчак театрының “Урал-батыр” спектакле (Владимир Аношкин, режиссеры — Илмар Әлмөхәммәтов) тамашачы сөюе бүләген алды һәм “Урал-батыр” эпосын югары художестволы гәүдәләндергән өчен” махсус бүләккә ия булды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры куйган “Башмагым” спектакле (Хәбибулла Ибраһимов, режиссеры — Байрас Ибраһимов) тәнкыйтьчеләр коллегиясенең махсус бүләгенә ия булды. Спектакльдә Кәрим бай образын гәүдәләндергән Айрат Фатыйхов “Иң яхшы ир-егет роле” бүләге белән билгеләнде.
Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге Стәрлетамак Урыс драма театры куйган “Ай тотылган төндә” спектаклен (Мостай Кәрим, режиссеры — Мөсәлим Күлбаев) махсус приз белән бүләкләде.
“Салават Юлаев” спектаклен куйган (Заһир Исмәгыйлев, Баязит Бикбай, режиссер — Иркин Габитов) Башкортстан опера һәм балет театры “Милли музыкаль мәдәният традицияләрен саклаган өчен” бүләкләнде.
“Иң яхшы сценография” номинациясендә Туймазы татар дәүләт драма театры куйган “Урманнарга керсәң...” (Әлфис Гаязов) белән “Салават Юлаев” (Заһир Исмәгыйлев) спектакльләре өчен опера театрының баш рәссамы Рифкать Арсланов бүләкләнде.
“Иң яхшы хатын-кыз роле” Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт театры куйган “Бәхет” спектаклендә (Тимергали Килмөхәммәтов) Миңҗиһан ролен башкарган Зәлинә Сөләймановага бирелде. “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” өчен Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе куйган “Люксембургка барып кайтканчы...” спектаклендә (Мөнир Кунафин, режиссеры — Айдар Зарипов) Гөлнәзирә ролен башкарган Зиләрә Юлтаева бүләкләнде.
Урыс академия драма театры куйган “Акбузат. Белый конь. Златая птица” спектакленең (Алексей Кортнев, Сергей Чекрыжов, режиссеры Михаил Рабинович) балет труппасы махсус диплом белән бүләкләнде.
Фестивальне ябу тантанасын Сара Буранбаева, Илья Мясников, Алмас Әмиров һәм Хөрмәтулла Үтәшев алып бардылар.
Алина МӘКЪСҮТОВА.