“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган чаралар да күңелләрдә җылы тәэсир калдырды. Төрле оешмалар, вокаль төркемнәр, ансамбльләр тарафыннан шагыйрә котлаулар кабул итте, лирик-фәлсәфи шигырьләрен укып, тамашачы күңелен тибрәтте. Мәтәүбаш авылы хакимияте башлыгы Марат Зәйруллин чыгышында болай диде:
— Безнең яклар — урман-таулы, илһамлы як. Авылдашым Зәйфә Миргазиян кызына Әбүбәкер тауларыннан искән йомшак җилләр чәчкә исләрен бөркегән, шифалы, эчеп туйгысыз Мәтәү суы илһам куәте сеңдергән. Безнең Мәтәүбаш авылында тумаса, ул да, башкалар да талант ияләре була алмас иде. Кәшфи Басыйров, Зәйфә Салихова, Мөнир һәм Габдулла Вафиннарны, Азат Әхмәтне тудырган безнең як! Алар – төбәгебез горурлыгы!
Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Флүр Яһүдин, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасыннан Галия Әхмәтшина, Гөлфия Зиннәтуллина шагыйрәнең милли җанлы булуына, телне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, тергезү өчен барлык иҗади, рухи көчен салуын билгеләделәр.
Аннары юбилей кичәсе күрше Тузлыкуш авылына күчте. Биредә Зәйфә Салихованы урындагы “Гөлнәзирә” вокаль җыр төркеме алкышлады. Мәтәүбаш авылыннан килгән кунаклар — бертуган ветеран укытучылар Әдибә һәм Габидә Еркеевалар шагыйрәнең тамырлары Тузлыкушка — Газизовлар, Башкортстанның халык комиссары Гыймад Яһүдиннар нәселенә барып тоташуы хакында тәфсилләп, дәлилләп аңлатты. Тарих шәҗәрәсен байкау тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Кызыксындарган сораулар да, чыгышлар да күп булды. Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова, юбилярны котлап, болай диде:
— Зәйфә Сәлиховага иҗади сәләтне, миңа калса, безнең Шарлама, Ташчишмә, Өммеки сулары, бөдрә таллы Өсән тугайлары биргән, чөнки барча иҗаты белән табигать баласы ул. Аның шигъри-
ятеннән былбыл сайравы
да, чишмә челтерәве дә, кылган шаулавы да ишетелә. Безнең талантыбыз ул!
Шагыйрә тамашачыга күпсанлы шигырьләрен укып ишеттерде.
— Мине тылсымлы иҗатка алып кергән ике укытучым — район гәзитенең ике баш мөхәррире Рифгать Усманов һәм Рөстәм Идиятуллин шушы Тузлыкуштан. Иң олы рәхмәтләрем аларга! Биредәге каләмдәшләрем Илдар, Илдус, Камил Фазлетдиновлар белән кулга-кул тотынышып, укучы өчен иҗат итәбез. Укучың булмаса, шагыйрьлегең юк дигән сүз. Йөрәгем парәләре булган шигырьләремне синең хөкемеңә тапшырам, укучым. Алар миңа, ике бөртек кызым кебек үк, газиз һәм кадерле. Чөнки алар да илаһи вә серле Мәхәббәт җимешләре. Гомер диңгезендә йөзгәнемдә җиргә һәм күккә, айга һәм кояшка, туган җиргә һәм туган нигезгә, телемә һәм халкыма булган сөюем кулыма каләм тоттырды. Мин, безне бар иткән һәм шушы бөек көчне биргән Аллаһка рәхмәтле булып, йөрәгемне шигырь итеп, сиңа илтәм. Күңел ишегеңне шакып, уйландырырга, җылытырга телим.
Безнең яклар гел чишмәле, җырлы.
Тау чишмәсе, Илһам чишмәсе...
Адым саен изге чишмә тибә —
Шагыйрәнә булмый, нишлисе?..Тузлыкушлылардан юбилей эстафетасын Бәләбәй татар гимназиясе кабул итте.
Камил Фазлый.