+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
17 Мая 2017, 21:00

Музейлар көне дә, төне дә — бәйрәм

18 майда Халыкара музейлар көне билгеләнә. Бәйрәм уңаеннан шушы көнне күп кенә күргәзмәләр, фестивальләр, лекцияләр, экскурсияләр, фәнни укулар оештырыла.

Бәйрәмнең тарихы 1977 елдан башлана. Һәр елны Музейлар көненең аерым темасы була.
Менә берничә ел инде музейларга бәйле тагын бер бәйрәм билгеләнә. Ул — Музейлар төне. Әлеге бәйрәм безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда популярлашып килә. Бу көнне, дөресрәге, төнне, музейларга бушлай керергә мөмкин.
Быел Русиядә Музейлар төне 20сеннән 21 майга каршы төндә билгеләнәчәк. Төп тема — 1917 елгы инкыйлабның 100 еллыгы. Кайбер музейлардагы чаралар Русиядә игълан ителгән Экология елына багышлана. Музейлар төнендә илнең барлык галереяларында чаралар узачак. Акциядә барлыгы 80нән артык төбәк һәм 2000нән күбрәк музей катнашачак, дип көтелә.
Уфада “Музейлар төне” җиденче тапкыр оештырыла. Акция башкаланың 17 мәйданчыгында узачак.
Читайте нас