Алар икесе дә районнарда яшәп иҗат итә. Аида Хәйретдинова Балтач районында гомер итеп, урындагы гәзиттә эшли, ә Сания Шәрипова – Бүздәк районының Каран авылында яшәп, әлеге көндә хаклы ялдагы укытучы.
Ике авторның да хикәяләре моңа кадәр “Тулпар” журналында дөнья күргәне бар. Аида Хәйретдинова 2015 елда басылган “Ветеран” дигән әсәре белән журналның ел лауреаты булып та танылган иде. Әйткәндәй, ул – 2009 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Яшьлек җырым” дигән аерым җыентык авторы да.